Логотип
Белмәсәң бел

Әти-әниләребез сәламәтлегенә аеруча игътибар итәргә кирәк булган 7 факт

Өлкәнәя барган саен әти-әниләребез кайгыртуга мохтаҗ. Кызганыч, сәламәтлекләре буенча тиз арада һәм җитди карарлар кылу вакыты да җитә. Алда язылачак билгеләргә игътибар итегез әле, якыннарыгызда шуларның күрсәгез дә, кичекмәстән ярдәм кирәк.

 
Өлкәнәя барган саен, әти-әниләребез кайгыртуга мохтаҗ. Кызганыч, сәламәтлекләре буенча тиз арада һәм җитди карарлар кылу вакыты да җитә. Алда язылачак билгеләргә игътибар итегез әле, якыннарыгызда шуларны күрсәгез дә, кичекмәстән ярдәм кирәк. 


Авырлык югалту
Кисәк кенә ябыгу – теләсә нинди яшьтә начар билге. Өлкәннәрдә аеруча куркыныч. Ул ашказаны-эчәк тракты проблемалары, йоту функциясе үзгәрү (бигрәк тә, микроинсульттан соң), яман шеш һәм хәтта деменция белән бәйле. Әти-әниегезнең аз ашау сәбәбе белән кызыксыныгыз. Бәлки, тешләре авыртадыр йә йотарга уңайсыздыр. Аппетиты юкмы, ашаганнан соң косасы килмиме? Һәм тиз арада табибка мөрәҗәгать итегез. 


Егылу 
Өлкәннәр өчен егылу – җитди проблема. Сырхауханәгә салу очракларының 60 проценты һәм үлемгә китергән сәбәпләрнең алтыдан бер өлеше егылу белән бәйле. Әгәр дә әти-әниләрегез кисәк кенә тигезлек саклый алмый башлый икән, табибка мөрәҗәгать итегез. Бу йөрәк-кан тамырлары һәм нерв системасы авырулары белән бәйле булырга мөмкин. Алар яшәгән йорт яки фатирны куркынычсыз итәргә тырышыгыз. 


Кәеф үзгәрү, депрессия
Депрессия – өлкәннәр өчен тагын бер проблема. Ул җитди авыруларны кисәтергә мөмкин. Мәсәлән, деменция, гармональ үзгәрешләр. Әгәр дә әти-әниләрегез ике атна дәвамында кәефләренең начар булуыннан, ялгызлыктан, тормышка кызыксыну югалудан зарлана икән, белгечләрдән ярдәм сорагыз. Үзегез дә кулыгыздан килгәнчә ярдәм итегез: ешрак аралашыгыз, аларны социаль тормышка җәлеп итү җаен табыгыз. Бергәләп концерт-театрларга барыгыз, интернетны өйрәтегез. 


 Бәвел тота алмау 
Җитди авыру билгесе булган бик четерекле проблема. Бәвелне тота алмый башлаганнар икән, бу сидек юлында инфекция йә нерв системасындагы проблемалар турында сөйләргә мөмкин. 


Өйдәге тәртипсезлек
Өйдәге тәртипсезлек, пычрак та куркыныч билге. Димәк, өлкән кешегә көнкүреш эшләре башкару кыенлаша дигән сүз. (Алҗу да җитди авыру билгесе.) Бәлки, шикәр авыруы йә нерв системасы авырулары аркасында күзләре начар күрә башлагандыр? Деменция башлану куркынычы да булырга мөмкин. 


Дару эчәргә оныту 
Димәк, өлкәннәрнең хәтере начарлана. Бу хәтер югалту авырулары башлангычы булырга мөмкин. Кызганыч, табиблар әле Альцгеймер авыруын дәвалый алмый, әмма заманча терапия әлеге авыру башлануны кичектерә, кешенең акыл эшчәнлеген озынайта ала. 


Йокысызлык проблемасы 
Йокысызлыкны, гадәттә, картлыкның юлдашы дип йөртәләр. Дөрес фикер түгел. Әгәр әти-әниләрегез йоклап китә алмаудан зарлана икән, кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итегез. Стресс һәм йокысызлык – баш миенең иң куркыныч дошманы, бигрәк тә өлкән яшьтә. Бик еш нервыланган һәм начар йоклаган саен, деменция башлану куркынычы ныграк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар