Уйлап карасаң, бәдрәф – йорт яки фатирдагы иң аз вакыт үткәрелә торган урын. Әмма бу кагыйдә еш кына сакланмый. Элегрәк бәдрәфкә газета яки журнал кыстырып керәләр иде. Имеш, вакытны бушка уздырмыйм, файдалы итим. Хәзер басма матбугатны телефон алыштырды. Бәдрәфкә телефон тотып керү – гадәти хәлгә әверелә бара. Әмма бу үтә дә зыянлы гадәт.
Гарвард галимнәре үткәргән тикшеренүләрдән соң шундый нәтиҗә ясалган: бәдрәфтә утырганда смартфон кулланучыларда геморрой барлыкка килү ихтималы телефон кулланмаган кешеләр белән чагыштырганда 46 процентка югарырак. Моңа стресс та, дөрес тукланмау да түгел, ә нәкъ менә «озаклап утыру» сәбәпче. Тикшерелгән 125 пациентның 66 проценты бу начар гадәте барлыгын әйткән. Алар арасында геморрой очраклары аеруча ешрак булган.
Без бер нәрсәне онытып җибәрәбез: социаль челтәрләр вакытны оныттыру өчен махсус эшләнгән. Әйе, әйткәнебезчә, элек тә кешеләр бәдрәфкә газета яки китап алган. Ләкин алар социаль челтәрләр кебек вакытны оныттырмаган. Хәзер күпләрдән ишетергә була: «кулыма телефонымны биш минутка гына алган идем, бер сәгать үтеп тә киткән». Уңайлы бәдрәфтә дә вакыт турында онытырга бик мөмкин. Моны сораштырулар да раслый:
– Смартфон кулланучыларның 37 проценты бәдрәфтә 5 минуттан артык утыра;
– Телефон кулланмаганнар арасында бу күрсәткеч нибары 7 процент.
Күрәсез, аерма җиде тапкыр күбрәк. Димәк, авыру барлыкка килүчеләр саны да арта. Ә «озаклап утыру» чынлап та җитди авыруларга китерергә мөмкин. Артык озак утыру туры эчәклекнең кан тамырларына көчле басым ясый. Ә бу исә геморрой, арт юлда җәрәхәтләр һәм хәтта туры эчәкнең төшүенә китерү куркынычын тудыра. Гомумән, смартфонсыз да озаклап утыру зарарлы: ул әкренләп тукымаларны йомшарта, кан тамырларын зурайта. Шуңа табиблар киңәш итә: «5 минут эчендә нәтиҗә юк икән, бәдрәфтән чыгыгыз. Кирәк булса, бераздан яңадан керерсез».
Бәдрәфтә смартфон белән утырырга яратучылар нәрсә эшли соң? Бу уңайдан да социаль тикшеренүләр уздырылган: 66 проценты социаль челтәр актара, 40 проценты видеолар карый, 37 проценты хәбәрләргә җавап бирә, 36 проценты яңалык укый. Хәтта «интим эш» вакытында видео аша шалтыратучылар да бар икән.
Россиядәге 65,9% кеше бәдрәфкә телефоннарын алып керә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк