Тефлонмы, керамикамы? Таба сайлыйбыз

Яхшы, матур савыт-саба һәр хатын-кызның хыялыдыр инде ул. Кибеткә керсәң, табаларның нинди генә төре юк та, нинди генә төсе юк. Безгә аның матуры гына түгел, сыйфатлысы, чыдамлысы да кирәк. Кайсысын сайласак, оттырмабыз: тефлонлысынмы, керамикалысынмы?
Тефлон
Тефлон ул – сәүдә маркасы. Ә табаны каплаган полимер үзе политетрафторэтилен дип атала. Фтор һәм углерод атомнарының кушылмасы тефлонны башка төр матдәләр белән реакциягә керүдән саклый. Шуңа да тефлон табада әзерләнгән ризыкка бернинди ят тәм сеңми.
Тефлон табалар 260 градуска кадәр кыздырганга чыдый. Тефлон – сыгылмалы материал, тиз генә купшакланмый.
Шома булганга, тефлон табада кыздырганда ризык таба төбенә ябышмый. Шуңа күрә мондый табада ризык әзерләгәндә күп май тотылмый. Майны гомумән табага агызырга кирәкми, ә майга манылган силикон пумала белән таба төбен ышкып кына алу да җитә.
Тефлон гадәттә кермик табалардан арзанрак тора. Куллану вакыты төрлечә. Тефлон катламы калынрак һәм күзәнәклерәк булган саен, озаккарак чыдый – 10 еллап хезмәт итә. Арзанлы экземплярларның гомере – 2-3 ел гына.
Тефлон табаны буш көе кыздырырга ярамый. Әгәр таба 260 градустан артыграк кыза икән, аны чыгарып атарга гына туры киләчәк.
Тефлон таба тиз кырыла. Кырылган таба ризыкны ябыштыра башлый. Тефлон өслеге нык кырылса, аны кулланмавың яхшырак.
Керамика
Керамик савыт-сабаның үзлеге утка чыдам пыяла савытларга охшаш. Ул хәтта 400 градус кайнарлыкка да чыдый.
Керамик таба кырылу-тырналуларга тиз бирешми. Бер-ике тапкыр тимер кашык белән кагылганнан гына аңа берни дә булмый. Керамик таба тиз юыла да.
Керамик табада кыздырганда ризыкка бернинди дә ят тәм сеңми, андый табада калган ризык үзе дә тиз генә бозылмый.
Керамик таба иң экологик савыт санала.
Керамика температураның кинәт үзгәрүенә бик сизгер. Әйтик, кызган табага салкын әйбер салсагыз, керамик җирлектә вак кына ярыклар барлыкка килә. Тора-бара ул ярыклар зураеп, табаның сыйфаты китә.
Бу мөһим:
Ризыкны көйдерми торган савыт-сабаларны берсе эченә икенчесен тыгып сакларга ярамый. Болай эшләсәң, аның өслеге кырыла. Шулай саклау уңыйлырак булса, ике арага силикон аслык куеп калдырыгыз.
Табалар сайлаганда аның авырлыгына игътибар итегез. Авыр савыт-саба сыйфатлы була, андыйда ризык әзерләве дә уңайлырак.
Штампланган табаларга караганда, алюминий яки корычтан коелган (литая) табалар чыдамрак.
Фото: https://pixabay.com/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.