Май бәйрәмнәрендә, мөгаен, күпчелек хатын-кызлар өй җыештырам, тәрәзә юам дип ният итеп куйгандыр. Кыштан соң тәрәзәләрне юып, чиста пәрдәләр элү – ул инде традиция. Чиста тәрәзәләрдән өйгә яктылык кына түгел, бәхет тә керә сыман.
Артык күп көч һәм вакыт сарыф итмичә генә, тәрәзәләрне ничек юарга икән, дисәгез, безнең киңәшләр сезгә бик файдалы булыр.
Бернинди иске мендәр тышлары, бернинди марля! Болар белән тәрәзәләрне ялтыратып юар өчен үзенә бер көн кирәк. Иң әйбәте – микрофибра тастымал. Әйбәт юа, яхшы корыта, үзеннән соң таплар, җепләр, эзләр калдырмый. Тәрәзә юар өчен бик кечкенәсен алмагыз, кечкенә чүпрәк белән юуы җайсыз. 25 кә 25, ә иң яхшысы – 30 га 30 см зурлыгындагысын алыгыз.
Ә тәрәзә төбендәге тапларны меламин губка белән ышкып бетереп була. Ул ярыкларга сиптергән күбек тапларын да «ялап» кына ала.
Иң авыры – балкон тәрәзәләрен юу. Буй да җитми, биек булгач, куркыта да. Балкон тәрәзәләре тузанлырак та була әле. Кибетләрдә тәрәзә юар өчен озын тоткалы скребоклар (бер ягында губкалысы да була) һәм тәрәзәдәге суны сыпырып төшерә торган «водосгон»нар сатыла. Болкон тәрәзәләрен юар өчен болар бик уңай. Тәрәзәләрне башта швабра башындагы губка белән чылатып, соңыннан бөтен суны «водосгон» белән сыпырып төшерүнең бер авырлыгы да юк. Шушы коралларны куллансагыз, бик күп вакытыгызны экономияләрсез.
Тәрәзәгә кояш карап торганда юарга ярамаганын белмәүчеләр юктыр, билгеле. Кояш нуры чагылган вакытта пыялаларны ялтыратып юу бик кыен. Кояш пыяланы кыздырганга күрә, чылаткан су бик тиз кибә. Тагын да яманы – тәрәзәдән юып бетерүе читен булган элпә булып кибә. Шуңа күрә тәрәзә юар өчен йә болытлырак көнне сайлагыз, йә инде кояшның тәрәзәдән китүен көтегез.
Тәрәзәләрне юар өчен әллә нинди кыйммәтле химия кирәкми. Беренче кат тузан-пычрагын юасы суга бер-ике тамчы гына «Фери» (савыт-саба юа торган сыеклыкның теләсә кайсысы да ярый) салыгыз. Су күбекләнерлек булмасын. Икенче кат арулаган вакытта суга аз гына нашатырь спирты кушыгыз. Нашатырь спирты пыялаларны ялтыратып кына калмый, өйгә чебен-черки керүдән дә саклый, чөнки алар аның исен бер дә яратмый. Нашатырь спирты кулның тиресен «ашый», шуңа күрә перчатка кия күрегез.
Күпләр тәрәзә юарга керешкәч, башта пыяласын юа. Аннары рамасын юарга керешә. Рамадагы бөтен пычрак пыялага ага. Эшне бу тәртиптә башкарсаң, отышлырак – башта тәрәзә яңаклары, аннары эчке яктан раманы, аннары тышкы яктан раманы, аннары урам яктагы калайларын. Ә пыялаларны соңыннан, суны алмаштыргач.
Рамаларны юганда тәрәзәнең резина тыгызлагычларын да юарга онытмагыз. Алар арасына бик нык тузан-туфрак тула. Шуның аркасында резина ката, тупаслана. Кибеттә резина тыгызлагычларны йомшарта торган силиконлы смазка сатыла. Югач, резина тыгызлагычларга шуны тидереп куйсаң, аларның яраклылык вакыты озая.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк