Логотип
Белмәсәң бел

Талпаннар активлаша: сак булыйк!

Хәзерге вакытта талпаннарга каршы махсус саклану чаралары – репеллентлар киң кулланыла. Аларны киемгә дә, ачык тән өлешләренә дә сиптерергә мөмкин. Әмма кулланганда инструкцияне төгәл үтәргә кирәк: кайбер чараларны балаларга куллану чикләнгән булырга мөмкин.

Яз җитү белән табигать уяна: карлар эри, үләннәр яшелләнә, кешеләр саф һавага, урман-кырларга тартыла. Әмма шушы матурлык белән бергә күзгә күренми торган, ләкин кеше сәламәтлеге өчен җитди куркыныч тудыручы бөҗәкләр дә активлаша. Сүз талпаннар турында бара. Алар кечкенә булсалар да, бик хәтәр: урманнарда, паркларда, бакчаларда, хәтта шәһәр читендәге яшел зоналарда да очрыйлар.

Талпаннар гадәттә үләннәрдә, куакларда, агач ботакларының аскы өлешендә яшерегән булалар. Алар сикерми дә, очмый да – бары тик үтеп баручы кешегә яки хайванга ябышып кала. Киемгә эләккәннән соң, алар акрын гына тәнгә үрмәләп менә һәм тиренең иң йомшак, нечкә урыннарын эзли: муен, колак арты, култык асты, тез артлары кебек урыннарга ешрак кадала.

Иң куркынычы – талпан тешләве һәрвакытта да сизелми. Алар махсус сыекча бүлеп чыгара, шуның аркасында кеше авырту да, кычыту да тоймаска мөмкин. Шуңа күрә күпләр талпан кадалганын соң гына, инде шактый вакыт узгач кына сизеп ала. Ә бу вакыт эчендә талпан кан белән туклану белән беррәттән, организмга куркыныч инфекцияләр дә кертергә мөмкин.

Талпаннар тарата торган авырулар арасында иң билгелеләре – талпан энцефалиты һәм боррелиоз (Лайм авыруы). Алар нерв системасына, буыннарга, йөрәккә зыян китерергә мөмкин һәм вакытында дәваланмаса, җитди өзлегүләргә китерә. Шуңа күрә табигатьтә ял иткәндә саклык чараларын онытмау аеруча мөһим.

Ничек сакланырга?

Талпаннардан саклану өчен катлаулы чаралар кирәкми, иң мөһиме – гади, ләкин нәтиҗәле кагыйдәләрне даими үтәү. Табигатькә чыкканда үз-үзеңә игътибарлы булу күп кенә куркынычларны булдырмый калырга ярдәм итә.
Иң элек киемгә игътибар итәргә кирәк. Урманга яки паркка барганда ачык төстәге, озын җиңле кием кияргә киңәш ителә. Ачык төстә талпанны күрү җиңелрәк, шуңа күрә аны вакытында салып ташларга мөмкин була. Чалбар балагын оекбаш эченә тыгу, кофта яки куртканың җиңнәрен кысып кую да мөһим – бу талпаннарга тәнгә тиз генә үтеп керергә комачаулый. Баш киеме дә кирәк, чөнки талпаннар чәч арасына да эләгә ала.

Хәзерге вакытта талпаннарга каршы махсус саклану чаралары – репеллентлар киң кулланыла. Аларны киемгә дә, ачык тән өлешләренә дә сиптерергә мөмкин. Әмма кулланганда инструкцияне төгәл үтәргә кирәк: кайбер чараларны балаларга куллану чикләнгән булырга мөмкин.

Табигатьтә үз-үзеңне ничек тоту да әһәмиятле. Биек үләнле урыннарда озак тормаска, куаклар арасына кермәскә, үлән өстенә турыдан-туры утырмаска тырышырга кирәк. Ял иткәндә махсус җәймә яки урындык куллану хәерлерәк. Моннан тыш, һәр 1–2 сәгать саен киемне һәм тәнне карап чыгу гадәткә керергә тиеш – талпанны иртәрәк күреп алсаң, куркыныч та кимрәк була.

Өйгә кайткач та саклык чаралары дәвам итә. Иң элек киемнәрне салып, яхшылап селкергә, мөмкин булса – юсаң да ярый. Тәнне көзге каршында җентекләп карау зарур: муен, колак арты, култык асты, тез арты кебек урыннарга аеруча игътибар итәргә кирәк. Чәч арасын да тикшерү онытылмасын.

Шулай ук йорт хайваннары булса, аларны да карап чыгарга кирәк, чөнки талпаннар еш кына нәкъ менә песи яки эт аша өйгә узып керә.

Гади генә тоелган бу кагыйдәләрне үтәү сезне талпан тешләвеннән саклап кала ала. Иң мөһиме – игътибарлы булу һәм саклык чараларын онытмау.

Талпан кадалса – нишләргә?

Әгәр дә тәнегездә талпан тапсагыз, иң мөһиме – куркып калмаска һәм дөрес эш итәргә. Талпанны мөмкин кадәр тизрәк, ләкин сак кына алырга кирәк. Аны тартып өзеп алу яки кискен хәрәкәтләр ясау тыела, чөнки талпанның авызы тиредә калып, ялкынсыну китереп чыгарырга мөмкин.

Иң яхшысы – пинцет яки махсус җайланма куллану. Талпанны тирегә мөмкин кадәр якынрак тотып, әкрен генә боргалап чыгарырга кирәк. Ашыгырга ярамый: әкрен хәрәкәт иткәндә ул тулысынча чыга. Әгәр махсус җайланма юк икән, чиста җеп белән дә сак кына эләктереп алу ысулы кулланыла.

Талпанны алгач, тешләнгән урынны антисептик белән эшкәртергә кирәк: спирт, йод яки башка дезинфекцияләү чаралары. Кулларны да яхшылап юарга онытмагыз.

Аннан соң табибка мөрәҗәгать итү бик мөһим. Хәтта үзегезне яхшы хис итсәгез дә, белгеч киңәше кирәк. Табиб талпанны лабораториягә тикшерергә җибәрергә мөмкин – бу аның нинди инфекция йөртүен ачыкларга ярдәм итә. 
Талпан атешләгәннән соң берничә көн, хәтта атналар дәвамында да үз сәламәтлегегезне күзәтергә кирәк. Температура күтәрелү, баш авырту, хәлсезлек, буыннар сызлау, тиредә кызыл таплар барлыкка килү кебек билгеләр күренсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез. Бу симптомнар җитди авыру башлануын күрсәтә.

Сәламәтлек – үз кулыбызда

Талпан тешләве башта бик гади хәл кебек тоелырга мөмкин: авыртмый, сизелми дә диярлек. Әмма аның нәтиҗәләре кайчак шактый җитди. Вакытында чара күрелмәсә, талпан аша күчүче авырулар озак дәвалануны, хәтта өзлегүләрне дә китереп чыгарырга мөмкин.

Шуңа күрә саклык кагыйдәләрен үтәү – иң ышанычлы чара. Табигатькә чыкканда игътибарлы булу, киемне дөрес сайлау, үзеңне даими т


Табигатьтә ял итү чыннан да рәхәт һәм файдалы булсын өчен, уяу булыйк, үзебезне һәм якыннарыбызны саклыйк. Сәламәтлек – иң зур байлыгыбыз, һәм ул үз кулыбызда.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар