Логотип
Белмәсәң бел

Суыткычка ниләр куярга ярамый?

Без суыткычны азык-төлек саклаучы шәп гаджет итеп кабул итәргә күнеккән инде. Ит, балык, сөт продуктларын шунда тутырабыз. Ләкин яшелчәләр, җиләк-җимеш белән хәлләр башкачарак. Чөнки алар җыеп алганнан соң да «яши» әле: сулау ферментатив өлгерә, ароматик синтез процессы дәвам итә. Артык түбән температура исә бу процессны җимерә, яшелчәләр тиз бозыла, тәмнәре югала. Суыткыч менә бу 10 продуктны катастрофага дучар итә.

 

Помидор

Помидрны ничек сакларга

 

Аңа гына хас хуш исне һәм тәмне дистәләрчә кушылмалар тудыра. Альдегидлар һәм кетоннар безгә таныш «парфюм» ясый: бераз ачкылт ноталы җимеш исе, яшел үлән исе... Ләкин бу хуш ис бүлмә температурасында гына (15–22 градус) саклана. Температура 10–12 градустан түбәнәйсә, ферментатив активлык кими. С6 группасы альдегидларын ясату кими дип аңларга кирәк. Нәкъ менә шулар «яшел» аромат бирә инде. Нәтиҗәдә, помидор тәмен югалта, пластмасса кебеккә әйләнә. Супермаркетлардагы помидор исеннән үк сүзнең ни турында барганын аңлыйсыздыр инде. Кибетләргә помидорны салкында тотып китерәләр, шуңа өлгергән помидорның исе дә сизелми. Салкын помидор йомшагының мембранасын җимерә, шуңа ул сулы була.

 

Ничек сакларга? Помидорны целлофаннан һәм кибет пакетларыннан чыгарыгыз. Сабакларын аска каратып, кәгазь җәелгән подноска бер рәт итеп тезегез. Шулай иткәндә ул парга әйләнми, черүгә бирешми. Өлгергән помидор 3–5 көн саклана, өлгереп җитмәгәннәре атна эчендә кызара.

 

Бәрәңге

Бәрәңгене ничек сакларга

 

Температура 6–7 градустан түбән булса, бүлбеләрдә «салкын шикәрләнү» процессы башлана. Бәрәңгедәге крахмал шикәргә, глюкозага, мальтозага бүленә. Мондый бәрәңге кыздырганда баллы була, табада ямьсез булып каралып чыга. Салкында туңган очракта инде андагы шикәр антифриз кебек тәэсир итә: бүлбеләр суга әйләнә, бурсыган ачы ис килә.

 

Ничек сакларга? Озаграк сакларга кирәк булса, аны балчыктан арындырырга, газетага таратып салып җилләтергә кирәк. Кояш яктысында тотарга һич ярамый. Зарарлы соланин тупланып, кабыгы яшәреп чыга. Бәрәңгене һава йөрерлек тишекле тартмаларда, капчыкларда сакларга кирәк. Идеаль температура режимы –7–12 градус. Бу очракта өй базы бик яхшы: анда биш айлап тора ала. Бүлмә температурасындаөч-дүрт атна саклана.

 

Башлы суган

Суганны ничек сакларга

 

Кабыгы әрчелмәгән суганны суыткычка бер-ике көнгә куеп була әле, ләкин анда аңа яхшы шартлар юк. Дымлылык югары булганда суган чери башлый, әче ис тарала, ул суыткычтагы башка ризыкларга да күчә.

 

Ничек сакларга? Идеаль температура – 15–20 градус. Бауга бәйләп элсәң, озаграк саклана. Шуңа да иске капрон оеклар эченә салып элеп кую әмәлен уйлап тапканнар! Исегездә тотыгыз: дымлы яки җылы урыннарга якын кую аркасында суган йә үсә башлый, йә кибә.

 

Сарымсак

Сарымсакны ничек сакларга

 

Дымны начар кичерә. Суыткычта ул шундук йомшара, үрә башлый.Температура сикерешләре дә файдага түгел. Бер шүрлектән икенчесенә, әйтик, җылырагына күчереп, бозылуга юл гына ачыла.

 

Ничек сакларга? Башлы сарымсакны кәгазь капка, кәрзингә йә вентиляция өчен махсус тишекле керамик савытка урнаштырырга киңәш итәләр. Идеаль температура – 16 градус: биш ай саклана ала. Бүлмә температурасында да сарымсак өч ай яхшы тора. Батарея янына, кояш төшкән урыннарга куярга ярамый.

 

Банан

Бананны ничек сакларга

 

Тропик җимеш буларак, җылы ярата. 12 градустан түбән температурада кабыгы каралып чыга, матдәләр алмашы бозыла. Крахмал шикәргә әйләнә, банан йомшагы өлгермичә каты килеш кала.

 

Ничек сакларга? Кояш нурлары төшмәгән коры, салкынча урын – иң кулае. Полиэтилен пакетларда тотмагыз, кәгазь капларга күчерегез йә тәлгәше белән бауга элегез. Тәмам өлгергән сары бананнарны, бозылудан саклар өчен, берничә көнгә генә суыткычка куеп алырга ярый. Ләкин кабыгы каралып чыгасын исегездә тотыгыз.

 

Авокадо

Авакадоны ничек сакларга

 

Безнең кибетләргә кайтып җиткәнче меңнәрчә чакрым юл үтә ул. Аны гадәттә ботагыннан өлгермәгән килеш өзәләр, монда кайтып җиткәндә ул каты була әле. Шул өлгермәгән җимешне суыткычка урнаштырсагыз, өлгерү процессы тәмам туктала. Аның яшел крем төсендәге эчлеге берничә көннән кара төскә керә.

 

Ничек сакларга? Җитешмәгән авокадо кәгазь кап эчендә биш көндә тәрәзә төбендә өлгерә. Процессны тизләтер өчен шул пакетка банан яки алма салырга кирәк. Алар этилен газы бүлеп чыгара, ул җимешләргә өлгерергә булыша.

 

Ипи

Ипине ничек сакларга

 

Ипи суыткычта тизрәк кибә. Теләсә кайсы он составында булган полисахаридалар түбән температурада кристаллаша, ипи «тирли», бүлмә температурасындагыга караганда өч тапкыр тизрәк ката һәм күгәреп чыга. Корып кипкән ипи губка сыман: башка продукт исләрен үзенә сеңдерә.

 

Ничек сакларга? Иң яхшы ысул – туңдыру. Минус температура кибү процессын туктата, бераз су белән чылатып, өч-биш минут духовкада якынча 40 градуста җылытып алсаң, ипи яңара, яңа пешкән ипи рәвешен ала.

 

Бал

Балны ничек сакларга

 

2–2,5 ел ярымда теләсә нинди бал кристаллаша. Әмма суыткычта югары концентрация булганлыктан кристаллашу күпкә тизрәк бара. Бал агарып китә, ката, тәме үзгәрә. Сыйфаты бозылмый, текстурасы гына үзгәрә. Элеккеге хәленә кайтару өчен җиңелчә генә җылытырга кирәк. Температура 40 градустан артмаска тиеш.

 

Ничек сакларга? Суы – аз, микробларга каршы тора алу үзлекләре җитәрлек булганга күрә, озак саклана. Герметик банкага салып, кухня шкафының караңгы шүрлегенә урнаштырсагыз менә дигән булачак.

 

Кофе

Кофены  ничек сакларга

 

Герметик ябылган кофены теләсә кайда саклап була. Ләкин банканы ачкач, бөртекле кофе да, тарттырылганы да исләрне бик тиз сеңдерә, ә үзенә генә хас хуш исне югалта. Суыткычтан бүлмә температурасына күчергәч, кофеда конденсат барлыкка килергә мөмкин. Бу дымлылык кофеның сыйфатына начар тәэсир итә, хәтта бозылуына китерә.

 

Ничек сакларга? Ачканнан соң, кофе бөртекләрен герметик банкага бушатып, кухня шкафының караңгы почмагына куярга кирәк. Ләкин ул тиз искерә торган продукт: исен, тәмен югалтмасын өчен, кофены пешерер алдыннан гына тарттырырга кирәк. Ачылган пакетны ай беткәнче кулланырга киңәш ителә.

 

Зәйтүн мае

Зәйтүн маен ничек сакларга

 

8–10 градустан түбәнрәк температурада зәйтүн маендагы май кислоталары кристаллаша башлый, май болганчыклана, куера. Май шешәсен суыткычтан алып бүлмә температурасында калдырсаң, ул кабат үтә күренмәлегә әйләнә. Ләкин суыткычтан бер алып, бер куеп, салкыннан җылыга күчергәләп торсаң, температураның кинәт сикереше майны окисьлаштыра.

 

Ничек сакларга? Бу кыйммәтле май өчен иң кулай урын – коры, караңгы кухня шкафы. Шешәсе дә караңгы булса, тагын да яхшы. Ләкин алты-унике айдан соң ул май барыбер тәмсезләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар