Розмарин – аш-су өчен генә түгел, ә халык медицинасында һәм ароматерапиядә дә күптән кулланылган хуш исле үсемлек. Аның составында антиоксидант һәм ялкынсынуга каршы үзлекләре өйрәнелгән биологик актив матдәләр бар.
Хатын-кыз сәламәтлеге өчен розмаринны аеруча күрем циклы вакытындагы уңайсызлыклар, тире һәм чәчне карау, арыганлык һәм кәеф белән бәйле проблемаларда ярдәмче чара буларак карарга мөмкин.
Розмарин препаратларының күрем вакытындагы авыртуга тәэсире буенча клиник тикшеренүләр үткәрелгән. Әлеге тикшеренүдә розмарин капсулалары кулланган хатын-кызларда авырту һәм күрем вакытындагы кан китү күләме кимегән. Әмма бу нәтиҗәләрне раслау өчен күбрәк тикшеренүләр кирәк.
Ароматерапия һәм җиңел массаж кайбер хатын-кызларга тәндәге киеренкелекне һәм уңайсызлыкны киметергә ярдәм итә ала. Гомумән, ароматерапиянең күрем авыртуын киметүдә файдасы булырга мөмкинлеге турында даими күзәтүләр бар.
Розмаринның хуш исе игътибарны туплауга һәм уяулыкка ярдәм итәргә мөмкин. Шуңа күрә аны эш көнендә, уку вакытында яки акыл хезмәтеннән соң ароматерапия рәвешендә кулланалар.
Розмарин экстракты һәм мае косметик чараларда тирене карау өчен кулланыла. Аның антиоксидант үзлекләре тирене тышкы мохит тәэсиреннән саклауга ярдәм итәргә мөмкин.
Розмарин мае чәч һәм баш тиресен карау чараларында киң кулланыла. Аны чәч коелу проблемасында да өйрәнәләр, тик мөстәкыйль «дәвалау чарасы» дип кабул итәргә ярамый.
Розмарин составындагы полифеноллар һәм башка үсемлек кушылмалары антиоксидант активлык күрсәтә. Шуңа күрә ризыкка үлән буларак розмарин өстәү рационны төрләндерүнең гади ысулы булып тора.
Розмарин ашкайнату системасы органнары эшчәнлегенә уңай йогынты ясый. Ул ялкынсыну процессларына каршы көрәшергә һәм үт кудыручы чара буларак эшләргә сәләтле. Әмма бу – розмарин конкрет авыруны дәвалау чарасы дигән сүз түгел.
Розмарин мае массаж чаралары составында кулланыла. Ул аеруча физик активлыктан соң мускуллардагы киеренкелекне җиңеләйтү өчен кулланыла торган ысулларның берсе.
Розмаринның хуш исе мунча, массаж яки бүлмә ароматизациясе вакытында рәхәт атмосфера булдырырга ярдәм итә ала. Монда төп максат – ниндидер авыруны дәвалау түгел, ә ял итү һәм үзеңә вакыт бүлү.
Розмаринны чәч һәм баш тиресе өчен әзер косметик чаралар составында, ә ризыкта тәмләткеч буларак кулланырга мөмкин. Табигый булуы аның автоматик рәвештә һәркемгә куркынычсыз булуын аңлатмый, шуңа күрә концентрациягә һәм куллану ысулына игътибар итәргә кирәк.

Ризыкта:
Яңа яки киптерелгән розмаринны ит, яшелчә, бәрәңге, шулпа һәм башка ризыкларга тәмләткеч итеп өстәргә мөмкин.
Ароматерапиядә:
Эфир маен инструкция буенча диффузорда яки башка куркынычсыз ароматерапия ысулы белән кулланырга мөмкин.
Тире өчен:
Эфир маен турыдан-туры тирегә сөртергә ярамый – ул концентрацияләнгән. Тиешле базис майда сыегайту һәм башта кечкенә тире өлешендә сынап карау мөһим.
Йөклелек һәм имезү чорында розмарин маен дәвалау максатында кулланырга ашыкмагыз. Йөклелек вакытында ул иртәнге күңел болгануын киметергә ярдәм итә. (Берьюлы 5 тамчыдан артык кулланмаска; флаконнан хуш исен генә иснәргә дә мөмкин.)
Эфир маен эчәргә ярамый. Концентрацияләнгән розмарин маен эчкә кабул итү куркыныч булырга мөмкин; аны «бер стакан суга 1 тамчы» кебек гомуми рецепт итеп тәкъдим итү дөрес түгел.
Аллергиягә игътибар итегез. Розмарин мае тиредә аллергик реакция яки дерматит китереп чыгарырга мөмкин.
Күрем бик авыртулы, артык күп кан китү белән бара яки цикл кинәт үзгәрсә, розмарин белән генә чикләнмичә, гинекологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Розмарин – сәламәт яшәү рәвешен тулыландыра торган үсемлек. Ләкин ул табиб билгеләгән дәвалауны алыштырмый.
.jpg)
1. Баш мие күзәнәкләренең эшчәнлеген яхшырта, аеруча хәтер өчен җаваплы күзәнәкләргә уңай йогынты ясый. Розмарин исе галимнәр, хезмәткәрләр һәм студентлар арасында һәрвакыт популяр булган, чөнки ул саннарны, исемнәрне генә түгел, чит тел сүзләрен дә истә калдырырга ярдәм иткән.
2. Организмның иммун активлыгын көчле рәвештә стимуллаштыра.
3. Сулыш юлларында проблемалар булганда кулланыла, ютәлне басарга ярдәм итә.
4. Кан әйләнеше системасы һәм йөрәк мускулы эшчәнлеген көйли, шулай ук кан басымын нормальләштерергә ярдәм итә. Розмаринның кандагы «начар» холестерин дәрәҗәсен киметү һәм атеросклерозга каршы тәэсир итү сәләте билгеле.
5. Авыртуны басучы табигый чара булып санала. Стресс аркасында килеп чыккан баш авыртуын җиңеләйтү өчен аны маңгай, чигә һәм муен өлкәсенә сөртергә киңәш ителә. Массаж өчен кулланыла торган чаралар составында да файдалы.
6. Вегетатив-кан тамырлары дистониясендә ярдәмче чара буларак кулланыла. Аның ярдәмендә баш миендәге кан әйләнешен яхшыртырга, күзләрнең арыганлыгын киметергә һәм хәтта күрү үткенлеген арттырырга мөмкин. Баш әйләнгәндә розмарин хәлсезләнүдән соң үзеңә килергә ярдәм итә.
7. Үз-үзеңә ышанмауны, шикләнүчәнлекне һәм артык оялчанлыкны киметергә ярдәм итә. Бу майны стресс кичергәннән соң торгызу терапиясендә куллану тәкъдим ителә, чөнки ул психологик киеренкелекне киметеп, тормышка шатлык хисен тизрәк кайтарырга ярдәм итә.
8. Кояшта тиз һәм матур итеп каралырга теләсәгез, розмарин маен эчәргә киңәш ителә (бер стакан сыеклыкка 1 тамчы май). Әмма тагны бер кат исегезгә төшерәбез: эфир майларын, бигрәк тә йөкле вакытта, табиб яки квалификацияле белгеч белән киңәшләшмичә куллану ярамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк