Кинәт башланып китә торган көчле курку яки борчылу халәтен паника өянәге диләр. Ул еш кына ниндидер анык сәбәбе булмаган килеш тә барлыкка килергә мөмкин. Бу вакытта организм үзен куркыныч бар кебек тота: йөрәк тибеше ешая, сулыш алу үзгәрә, тән киеренкеләнә.
Кеше паника өянәге вакытында түбәндәгеләрне кичерергә мөмкин: йөрәкнең көчле яки еш тибүен; сулыш җитмәү яки буылу хисен; баш әйләнү, хәлсезлек; калтырау, тирләү; күкрәктә уңайсызлык яки кысылу; тәннең оюын яки чәнчүен; тән температурасы үзгәргәндәй тоелу; тирә-як чынбарлык түгел кебек тоелу; «үлеп китәм», «аңымны югалтам», «үз-үземә контрольне югалтам» дигән көчле курку кичерү…
Паника өянәге вакытында кеше кичергән хисләр чын һәм бик куркыныч булып тоела, әмма өянәкнең үзе гадәттә тормыш өчен куркыныч түгел. Әгәр мондый хәл беренче тапкыр килеп чыкса, билгеләр бик көчле булса яки алар йөрәк, сулыш алу белән бәйле җитди проблема билгеләренә охшаса, табибка мөрәҗәгать итү мөһим – паника өянәген башка медицина сәбәпләреннән аерырга кирәк.
Паника өянәге вакытында якыннары кешегә чын күңелдән ярдәм итәргә тели. Әмма кайвакыт яхшы ният белән әйтелгән сүзләр хәлне җиңеләйтү урынына, кешенең борчылуын һәм куркуын тагын да көчәйтергә мөмкин. Мондый мизгелдә кешегә басым ясамыйча, аның хәлен аңларга һәм тыныч кына янәшәсендә булырга тырышу мөһим.
Әйдәгез, паника өянәге вакытында әйтергә ярамаган 12 гыйбарәне карап китик һәм ни өчен аларның чынлап та хәлне катлауландыруын аңларга тырышыйк.
1. «Тынычлан»
Адреналин күтәрелешен теләк белән генә туктатып булмый. Кеше тынычлана алмавын аңлагач, үзенең хәлсезлегеннән тагын да ныграк курка башларга мөмкин.
2. «Үзеңне кулга ал»
Кеше болай да контрольне югалтудан курка һәм бар көчен җыеп үзен тотарга тырыша. Бу сүзләр аның киеренкелеген тагын да арттырырга, тәндәге билгеләрне һәм адреналин күтәрелешен көчәйтергә мөмкин.
3. «Берәр нәрсәгә игътибарыңны юнәлт»
Игътибарны башка нәрсәгә күчерергә тәкъдим итү кешегә үз хәленнән качарга кирәк дигән фикер тудырырга мөмкин. Борчылу юкка чыкмый, ә кеше үзенең тәндәге сизүләреннән качарга тырышкан саен кабат килеп чыгарга мөмкин.

4. «Су эч, барып битеңне ю»
Мондый киңәшләр кешедә саклану гадәтләрен формалаштырырга мөмкин. Вакыт узу белән кеше өянәкне нәкъ менә шушы «коткаручы» гамәлләр ярдәмендә генә җиңә алам дип уйлый башлый. Ә борчылу юкка чыкмый һәм паника өянәкләре кабатланырга мөмкин.
5. «Әйдә, тизрәк моннан китик»
Урынны шунда ук ташлап китү кешенең аңында әлеге урынны куркыныч белән бәйләргә мөмкин. Вакыт узу белән ул күбрәк мондый урыннардан кача башлый, үзенә чикләүләр куя һәм аңарда агорафобия – ачык яки кеше күп булган урыннардан, өйдән еракта калудан курку барлыкка килергә мөмкин.
6. «Син барысын да уйлап чыгарасың, үзеңне артык борчыма»
Чын һәм куркыныч тоелган физик билгеләрне әһәмиятсез дип күрсәтү кешене үз хәленең дөреслегенә шикләнергә мәҗбүр итә һәм «акылымнан язам бугай» дигән куркуны тагын да көчәйтергә мөмкин.
7. «Монда куркырлык бернәрсә дә юк, барысы да яхшы»
Әмма кешенең тәне бөтенләй башка сигналлар бирә. Шуңа күрә мондый сүзләр аны тынычландырмый. Киресенчә, кеше тирә-юньдәгеләр үзенең нәрсә кичергәнен аңламый һәм ул сизгән куркынычны күрми дигән фикергә килергә мөмкин.
8. «Берәр яхшы нәрсә турында уйла»
Кешене көчләп позитив уйларга мәҗбүр итү зур тырышлык таләп итә. Ә паника вакытында, кешегә хәтта тормышына куркыныч яный кебек тоелганда, моның өчен көч табу бик авыр. Өстәвенә, ул мизгелдә яхшы нәрсә турында уйлау гына кешегә чыннан да ярдәм итәрме әле.
9. «Син барысын да артык җитди кабул итәсең»
Мондый бәя кешедә тәненең табигый реакцияләре өчен өстәмә гаеп хисе тудырырга мөмкин. Кеше үзенең паника өянәген «ихтыяр көче» белән туктата алмавы өчен дә үзен гаепли башлый.
10. «Сиңа бары тик ял итәргә кирәк»
Паника өянәге еш кына кеше тыныч ял иткән вакытта да башланырга мөмкин. Шуңа күрә «ял итсәң, барысы да узачак» дигән фикер чынбарлык белән туры килмәскә мөмкин. Борчылу хәтта кеше караватта яткан вакытта да көчәергә мөмкин.
11. «Утыр да, узганын көт»
Кеше утырып, үзенең хәлен тагын да игътибар белән күзәтә башларга мөмкин: сулышын, йөрәк тибешен, тәндәге сиземләүләрен тыңлый. Нәтиҗәдә көтү «тәнем тынычландымы, әллә хәзер тагын да көчлерәк башланырмы?» дигән борчулы күзәтүгә әйләнә.
12. «Бу турыда уйламаска тырыш»
Курку турында уйламаска дигән боерыкны үтәү бик авыр. Киресенчә, кеше тыелган уйларга тагын да ныграк игътибар итә башлый. Нәтиҗәдә эчке киеренкелек һәм борчылу тагын да арта.
Бу сүзләрнең уртак ягы нәрсәдә? Әлеге гыйбарәләрнең барысын да бер нәрсә берләштерә: алар кешегә паника белән көрәшергә, аннан качарга яки үз хисләрен әһәмиятсез дип кабул итәргә тәкъдим итә. Ә борчылу, курку һәм паника өянәкләре белән эш иткәндә, кешегә үзенең гадәти «саклану ысуллары» һәрвакытта да ярдәм итмәвен аңлау мөһим. Киресенчә, кайбер гамәлләр борчылуны тагын да ныгытып, яңа өянәкләр килеп чыгуына китерергә мөмкин.
Бу түгәрәкне өзү өчен, ярдәм итми торган яки хәлне тагын да катлауландыра торган гамәлләрдән баш тартырга кирәк. Курку хисен басарга яки аннан качарга тырышмыйча, аны башыннан ахырына кадәр кичереп чыгарга өйрәнү мөһим. Паника өянәкләреннән арыну юлы еш кына нәкъ менә куркудан качу өчен даими көрәшүдән баш тарткан мизгелдә башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк