Без өйдәге тәртипсезлекне еш кына вакыт җитмәү, арыганлык яки гади ялкаулык белән аңлатырга күнеккән. Ә чынлыкта тәртипсезлек ешрак ялкаулык турында түгел, ә эчке халәт турында сөйли. Өй – безнең күңел көзгесе. Идәндә яткан әйберләр кайчак без уйлаганнан да тирәнрәк мәгънәгә ия.
(Бу ялкаулык турында түгел)
Кеше үзенең кадерен, үз-үзенә булган ышанычны тоеп бетермәсә, әйберләр өй буйлап таралып ята башлый. Әйтерсең лә бу дөньяга: «Мин бар», – дип белдерү ысулы. Үз-үзеңә куйган түбән бәя вак-төякләрдә чагыла: маршруткада шофердан шушы тукталышта туктавын сорарга кыен, сорауны берничә тапкыр бирергә оят, үзеңнең уңайлырак тормышка лаек булуыңа ышану авыр. Шундый халәттә тәртип артык нәрсә кебек тоела: кем соң әле мин, матур итеп яшәргә? Әмма нәкъ менә шушы урында үзең белән эш башлана да.
Кайчак тәртипсезлек – турыдан-туры үзеңә игътибар сорау.
Күз алдына китерегез: кеше өен аңлы рәвештә җыештырмый, хаос ясый. Әйтерсең кемдер килеп, аны кызганып, ярдәм итүен көтә. Бу пөхтәсезлек түгел, ә эчке бушлык, терәк җитмәү аркасында килеп чыга. Мондый очракта иң мөһиме – кулга чүпрәк алу түгел, ә психологик ярдәм эзләү.
Иң хисле сәбәпләрнең берсе – үткәннәрдән китә алмау.
Ачык тартмалардагы открыткалар, балачактагы киемнәр, әллә кайчангы билетлар, әбидән калган савыт-саба… Болар барысы да алга барырга ирек бирми торган «якорь»ларга әйләнә. Шкафлар әйбердән түгел – истәлекләрдән шыгрым тулы. Чыгу юлы бер: рәхмәт әйтеп, үткәннәрдән китә белү. Әгәр берәр әйбер ярты ел буена кулланылмаган икән – димәк, ул инде сезгә кирәкми.
Өйдәге хаос – мөнәсәбәтләрдәге буталчыкның чагылышы.
Карават җыелмый, киемнәр креслода ята, бер-берең белән уртага салып сөйләшү юк. Якынлык юк икән – «өй» хисе дә юк. Кайчак бу хәлдән чыгарга өйне икең бергә уртаклап җыештыру булыша. Кайчак ремонт, ә кайчак гаилә психологы белән сөйләшү генә ярдәм итәргә мөмкин.
Тәртипсезлек протест билгесе булырга да мөмкин.
Балачактагы «үч итеп җыештырмыйм» гадәте җиңел генә олы тормышка да күчә. Бигрәк тә балачакта тәртип өчен ачулансалар, мәҗбүр итсәләр, артык контроль булган очракта. Шуннан барлыкка килә дә инде: «Бу – минем өем, ничек телим, шулай яшим» дигән тормыш рәвеше. Икенче ягы да булырга мөмкин: әйберләрне махсус таратып ташлау – игътибарны җәлеп иттерү омтылышы.
Үзгәрешләрдән курку да хаос тудыра.
Тормышта нәрсәнедер үзгәртергә курыкканда, бернигә дә кагылмау җиңелрәк: киемгә дә, җиһазга да, иске гадәтләргә дә. Әйберләр әйтерсең калканга әйләнә. Әмма хаос сакламый – ул җанны туңдыра гына. Яңаны кертү өчен, аңа урын бушатырга кирәк. Кайчак – туры мәгънәдә.
Капма-каршы күренеш тә бар – үз-үзеңә артык югары бәя.
«Мин өй җыештырып вакланырга тиеш түгел» дигән караштагы кешеләр еш кына хаос эчендә яши. Аны матур әйберләр белән каплый. Беренче карашка бар да пөхтә кебек: әйберләр шкафка урнаштырылган, өстәл ялтырый, ә шул шкафларны ачып карасаң, анда – тәртипсезлек. Монда мәсьәлә чисталыкта түгел, ә үзең белән ихлас булуда.
Даими тәртипсезлек – эчке каршылык билгесе дә булырга мөмкин.
Кеше ни теләгәнен аңламый. Бүлмәдә тәртип юк, бөтен нәрсә аунап ята, чөнки кешенең күңелендә дә тәртип юк. Гаҗәп, ләкин өйне җыештыру – чынлап та терапия. Әйберләрне урынына куеп, кеше уй-фикерләрен, карарларын да тәртипкә сала.
Һәм, ниһаять, дөньядан курку.
Тышкы дөнья өчен бикле кешеләр еш кына үзләрен әйбер-сәйбер белән күмә. Китаплар, киемнәр, тартмалар – болар күңелдәге бушлыкны, борчылуны тоймас өчен кирәк. Бу көнкүрештәге уңайлылык кебек күренә, әмма асылда – яшеренү ысулы гына.
Өй идеаль булырга тиеш түгел. Әмма тәртипсезлек басым ясый икән – димәк, эчке система ярдәм сорый. Моның өчен кайчак җиһазны күчерү дә җитә. Кайчак сөйләшү кирәк. Ә кайчак – кечкенә генә адым ясау да булыша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк