Логотип
Белмәсәң бел

Өйдәге кирәкмәгән әйберләрдән ничек котылырга?

Ташларга вакыт җиткәнен күрсәтүче сигез билге.

Балкон инде күптән склад вазыйфасын үти, шкафларда кирәклесен куярга да урын юк, тик шулай да андагы нәрсәләрне ташларга кул бармыймы? Вөҗдан газабы кичермичә генә кирәкмәгән әйберләрдән арынырга ярдәм иткән сигез билгене атыйбыз. Укыгыз да, нәтиҗә ясагыз.

Бик күпләр балконны кирәкмәгән әйберләрне вакытлыча саклау урыны дип саный. Анда «берәр вакыт кирәге чыгып куяр» дигән тартмалар, инде модадан чыккан киемнәр, ватылган көнкүреш әйберләр күче мәңгелеккә шунда торып кала. Чөнки еш кына без аларның анда барлыгын да онытабыз. Ул тормышның бер өлешенә түгел, ә муенга асылган йөккә әйләнә.

Башта үз-үзегезгә бер сорау бирегез: шушы кирәкмәгән әйберләрне карап-тәрбияләп торуга гомерегезнең ничә сәгатен сарыф итәргә әзерсез? Чыннан да, кирәкле әйберне кирәкмәгәннәр арасыннан эзләп табарга тырышып, күпме вакыт үтә. Аларны ташларга һич кенә дә кулыгыз да бармый икән, аларны түбәндәге сигез билге буенча тикшереп карагыз. Әгәр әйбер шуларның берсенә генә булса да туры килә икән, аның урыны чүп чиләгендә.

  • «Тузан җыючы» билгесе
  • «Өмет» билгесе
  • «Дублер» билгесе
  • «Оят һәм гаеп хисе» билгесе
  • «Бер тапкыр кулланырга ярый» билгесе
  • «Бу киемне бер сезон киямме?» билгесе
  • «Балкон синдромы» билгесе
  • «Түләгән акчасы жәл» билгесе

«Тузан җыючы» билгесе

Бу – иң объектив билге. Әгәр ун ел элек сәяхәттән алып кайткан сувенир яки декоратив тәлинкәгә инде калын итеп тузан кунган, ә сез аны бары тик әнә шул тузанын сөртү өчен генә кулыгызга аласыз икән, бу әйбер инде сезгә шатлык китерми. Яраткан әйберне ешрак кулга алалалр гадәттә. Әгәр сувенир сезнең өчен кадерле, аерым бер истәлекне саклый икән, аны калдырыгыз. Әмма хәтта кабызып та булмый торган иске парафин шәмгә өйдә урын булырга тиеш түгел.

«Өмет» билгесе

Бу төркемгә «бераз ябыккач сыярмын» дип тотканнан джинсы чалбар «берәр вакыт ательега биреп төзәтергә кирәк булыр» дип тыгып куйган замогы ватык итәк, бу детален алмаштырсаң, бәлки эшләр дигән блендер кебек әйберләр керә.
Берничә ел үтәчәк: ә теге джинсы чалбарыгыз һаман да эшсез ятачак, итәк тә ремонтка бирелми, теге блендерның да детале табылмый... Әгәр бу әйберләрдән файдаланмыйсыз икән, димәк, алар сезгә кирәкми дә.

«Икенче нөсхә» билгесе

Кухня тартмасында өч тукмак, бер үк төрле берничә венчик, ә шкафта бер үк төстәге биш-алты футболка… Аларның берсе иске, «авылда яки дачада кияргә» дигән, икенчесенең әле табын бетерсәң, урамга чыкканда да кияргә яраклы...
«Запаска торсын» дигән принцип һәрчакта да файдалы түгел. Шуңа күрә үзегез өчен мондый кагыйдә кертегез: «Бер әйбер керсә, икенчесе чыгарга тиеш». Һәр көнкүреш әйберенең үз урыны һәм бер генә нөсхәсе булырга тиеш. Калганнары – артык.

«Оят һәм гаеп хисе» билгесе

Иң зәһәр категория, мөгаен, шушыдыр. Бу – сезгә кемдер бүләк иткән, дөресен әйткәндә, бөтенләй сезгә ошамаган бүләкләр. Аларны бүләк иткән кеше үпкәләмәсен дип, шкаф эчендә саклана торган әйберләр.
Мондый әйберләрне саклауның гаеп хисе өчен көн саен түләнә торган салым икәнен аңларга кирәк.

«Бер тапкыр кулланырга ярый» билгесе

Йогурт савытлары, токмачтан, торттан бушаган пластмасса контейнерлар...
Боларның һичшиксез кирәге чыгачак дигән фикер аркасында бик тиздән шкаф чүп-чар белән тулачак. Ул контейнерларның чынлап та берәрсенең генә кирәге чыгарга мөмкин, ләкин барысын да җыеп асраудан мәгънә юк.

«Бу киемне тагын киямме?» билгесе

Киемнәрегезне барлап чыгыгыз әле. Тәнне чәнчи дип, инде ничә елдан бирле киелми яткан свитер, биле тар күлмәк, кыска булганга күрә уңайсыз колготкилар юкмы арада. Ташларга кызганыч, тик сез аларны барыбер кимиячәксез бит инде. Урын биләп тормасыннар, йә берәрсенә бирегез, йә чыгарып ташлагыз. Ташларга кул бармаса, яндырыгыз. Бер-ике сезон кимәсәгез, аны башка кимәскә дә мөмкинсез инде. Бер кигәннән яратып өлгермәгән киемне яратуыгыз икеле.

«Балкон синдромы» билгесе

Әгәр: «Моны балконга гына чыгарып куям әле, соңыннан карармын», – дип уйлап кына куясыз икән, шунда ук туктагыз. «Соңыннан» дигән вакыт беркайчан да җитми ул.
Балкон – склад түгел, ул да яшәү урынының бер өлеше. Шуңа күрә анда даими, әмма сирәк кулланыла торган әйберләрне генә сакларга була. Мәсәлән, чемоданнар, сноуборд, велосипед, чаңгы.

«Сарыф ителгән акчага үкенү» билгесе

Иң катлаулысы – шушы пункт. Акча тотылган инде. Бу – факт. Әмма сатып алынган әйберне саклап ятып, янәсе, шул чыгымны акларга тырышу файдасыз. Үзегезгә болай дип әйтегез: «Әйе, бу күлмәккә күп акча түләдем, әмма ул миңа кечкенә, килешми яки формасын югалткан. Акчаны инде кире кайтарып булмый. Ләкин аннан котылып, үземә өстәмә урын һәм күңел тынычлыгын кайтара алам». 
Кулланып булмый торган әйберне ташлауны түгел, ә аны файдасыз килеш саклап ятуны югалту дип саный башлагач, процесс күпкә җиңелрәк барачак.

Баксаң, һәр кирәкмәгән әйбер – кешене үткәннәргә яки әле булмаган, бары тик күзаллауда гына яшәгән киләчәккә тартып торучы кечкенә якорь икән. Ул бүгенге көн белән яшәргә комачаулый.
Яңа әйбер сатып алыр алдыннан үзегезгә сорау бирегез: бер елдан соң ул менә шушы сигез билгенең берәрсенә туры килмәсме?

Өйдәге тәртип матур органайзерлар сатып алудан түгел, ә әйбернең сиңа инде хезмәт итмәвен танырга кыюлыгың җитүдән башлана.
 

Теги: файдалы киңәш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар