Логотип
Белмәсәң бел

Өйдәге һаваны чистарту өчен нинди гөлләр үстерергә?

Галимнәр бүлмә һавасында һәрвакыт зыянлы органик кушылмалар – трихлорэтилен, бензол, аммиак һәм башкалар булуын ачыклаган.

Өйдә һаваны экологик яктан чистарту өчен, белгечләр гөлләр үстерергә киңәш итә – алар бүлмәдәге һаваның 85 процентын чистарта ала.
Бүлмә һавасында биш төрле зыянлы матдә булырга мөмкин:

 Формальдегид. ДСП, ДВП, келәмнәрдә һәм диванны тышлаган материалларда, тәмәке төтенендә, пластик савыт-сабада, көнкүреш газында була. Аллергик реакцияләр, астма, тире авырулары китереп чыгарырга мөмкин.

Трихлорэтилен. Келәмнәр һәм тукымалар өчен чистарту чараларында, хлорлы су, принтерлар өчен картриджларда, буяу материалларында була. Трихлорэтилен – көчле канцероген, күзләрне һәм тирене ялкынсындыра, бавыр һәм бөерләргә зыян сала.

 Бензол. Тәмәке төтенендә, чистарту һәм юу чараларында, шул исәптән, сабыннарда, буяу материалларында, резинадан ясалган әйберләрдә була. Лейкемия китереп чыгарырга мөмкин булган канцероген май тукымаларында җыела һәм алкоголь кебек тәэсир итә, тын кысылу һәм көзән җыеру булырга, кан басымы төшәргә мөмкин.

 Аммиак. Компьютер техникасында, тәмәке төтенендә, көнкүреш химия чараларында була. Тамак кибү һәм авырту, йөткерү, күкрәк читлеге авырту, бугазда һәм үпкәдә шешенү китереп чыгарырга мөмкин.

  Ксилол. Күптөрле пластиклар, буяу продуктлары, җилем ясаганда кулланыла, шулай ук автомобиль газлары, тиредән эшләнгән әйберләрдә, тәмәке төтенендә була. Ул тән тиресен, сулыш юлларын һәм күзнең лайлалы тышчасын ялкынсыта ала.

Инде төп сүзгә күчәбез.

Йортны матурлап, бизәп кенә калмыйча, өй эчендәге һаваны 24 сәгать дәвамында зыянлы матдәләрдән чистартучы гөлләр бар. Менә ниндиләр алар:
1.    Антуриум Андре 
Һаваны менә дигән итеп дымландыра һәм аны чистартылган су парлары белән тәэмин итә. Актив рәвештә ксилен һәм толуолны үзләштерә һәм аларны кеше өчен зыянсыз кушылмаларга әйләндерә.

2.    Гербера Джемсона
Чәчәкләре балкып күренеп торган бу гөл трихлорэтилен, формальдегид һәм бензолны һавадан суырып ала. Җылы һәм кояш ярата.

3.    Сциндапсус («алтын лотос»)
Төп өстенлеге – ул күләгәле урыннарны да җиңел кичерә. Һавадан формальдегид һәм бензолдан чистарта. Агулы үсемлек, шуңа күрә аны балалар һәм хайваннардан ерак тоту кирәк.

4.    Аглаонема
Кытайның мәңге яшел агачы бездә – бүлмә гөле. Яктылык начар төшкән урыннарда да үсә, дымлы һаваны ярата. Һаваны толуол һәм бензолны чистарта. Бу гөлнең согы һәм җимешләре агулы.

5.    Хлорофитум 
 Яфракларга һәм кечкенә ак чәчәкләргә бай бу гөл һаваны бензол, формальдегид, углерод оксиды һәм ксилолдан чистарта. Тагын бер өстенлеге – балалар һәм хайваннар өчен куркыныч түгел.

6.    Плющ вьющийся
Яктылык аз төшкән бүлмәләр өчен идеаль үсемлек. Һавадан трихлорэтилен, формальдегид, бензол һәм углерод оксидын ала. Күгәрек кебек аллергеннан котылу өчен дә кулланырга мөмкин.

7.    Азалия
Бу матур чәчәкле гөл фанера, йорт җиһазлары һәм келәмнәрдән чыккан формальдегид белән көрәшә. Ул озак чәчәк ата, ләкин аңа шактый тәрбия кирәк.

8.    Сансевиерия («тещин язык»)
Бик чыдам үсемлек, ул корысын өчен бик «тырышырга» кирәк. Формальдегид, бензол һәм трихлорэтилен кебек зарарлы матдәләр белән көрәшә. Төнлә углекислый газны сеңдерә һәм кислород бүлеп чыгара.

9.    Драцена окаймленная
Һаваны ксилол, трихлорэтилен һәм формальдегидтан чистарту өчен әйбәт. Драцена акрын үсә, ләкин бик биек булып үсәргә мөмкин. Аның өчен биек түшәмле. Кояш уртача төшә торган бүлмәләр туры килә. 

10.    Филодендрон
Һаваны формальдегид һәм башка зыянлы матдәләрдән аның кадәр тырышып чистартучы башка гөл юк. Ул көйсез дә түгел, яктылык аз төшкән бүлмәләрдә дә үзен яхшы хис итә. Өендә кечкенә балалар булган һәм хайваннар тоткан гаиләләргә үстерергә тәкъдим ителми.

11.    Нефролепис («бостон абагасы»)
Абага һаваны дымландыра һәм аны формальдегид, углерод оксиды һәм ксилол кебек зыянлы матдәләрдән чистарта. Суны еш сипкәннәрен ярата, аңа күләгәле урында рәхәт. 

12.    Спатифиллум («дөнья лилиясе»)
Һаваны формальдегид, бензол һәм трихлорэтиленнан чистарту буенча бу гөлгә тиңнәр юк. Ул шулай ук толуол һәм ксилол белән көрәшә. Нәтиҗәләр югары булсын өчен үсемлек яфракларындагы тузанны һәрвакыт сөртеп торырга кирәк.

13.    Бамбуковая пальма
Һаваны бензол, трихлорэтилен һәм формальдегидтан фильтрлау өчен иң яхшысы дип санала. Бу гөлне лак-буяу материаллар белән капланган йорт җиһазлары янында урнаштырырга киңәш ителә.

14.    Бакча хризантемасы
Бу гөл үзенең чәчәкләре белән озак вакытлар сезнең йортны бизәп кенә калмый, шулай ук формальдегид, ксилол, бензол һәм аммиак белән дә көрәшә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар