Очкылык тоту мәзәк булып тоелса да, очкылык тоткан кешенең үзенә бу шактый кыенлык тудыра. Беренчедән, диафрагмага көч килә. Икенчедән, кеше янында очкылык тотып утыруы да күңелле түгел.
Очкылык тоту – диафрагманың кисәк кенә кыскаруы аркасында барлыкка килә. Диафрагма кыскарып, һава агымы тавыш ярылары аша чыкканда очкылык тоткан тавыш ишетелә. Очкылык тотуның сәбәбе – кинәт кенә көчәнеш килгән нерв. Ләкин көчәнеш тик торганнан гына килми, аның сәбәбе йә ашыгып ашау-эчү, ашказанының артык киңәюе, дулкынлану, борчылу, стресс, газлы су эчү булырга мөмкин.
Аны тиз генә ничек туктатырга соң? Әгәр сезне дә очкылык тоту интектерсә, безнең киңәшләрне исегездә тотыгыз. Берсе булса да булышмый калмас.
Стаканга яртылаш су салыгыз да, берәрсеннән сезгә шул суны эчертүен сорагыз. Кеше кулыннан эчкәндә, муен алга таба сузыла, баш чак кына иелә һәм суны кечкенә йотымнар белән эчәсең. Бу поза очкылыкны басарга ярдәм итә.
Әгәр якында кеше булмаса, аз гына алга таба иелеп, бер кулыгызны артыгызга куегыз, икенче кулыгызга стаканны алып, муеныгызны суза төшеп, кечкенә йотымнар белән эчегез.
Очкылык тоткан кешене кисәк куркытсаң да очкылыктан коткарырга була. Әгәр яныгыздагы кешенең очкылык тотканын күрсәгез, кинәт кенә берәр тавыш чыгарып, аны сискәндерегез. Күп очракта бу булыша.
Кулларыгызны өскә күтәреп, сузылыгыз һәм берничә тапкыр тирән итеп сулыш алыгыз.
Табакка чиста су салып, битегезне суга тыгыгыз һәм берничә минутка сулышыгызны тоткарлагыз.
Сохари кимерү, берәр әче яки тозлы әйбер кабуп кую да очкылыктан котылырга ярдәм итә.
Авызны ачып, тел төбенә басу да (артык каты басарга кирәкми, югыйсә укшытачак) очкылыкны бетерә.
Чиста кап алып, аңа һава тутырыгыз һәм пакетка битне тыгып, шундагы һаваны сулагыз. Инде һава җитми башлагач кына пакетны ачыгыз. Углекислый газ тәэсирендә диафрагма йомшара һәм очкылык бетә.
Игътибарны башка нәрсәгә юнәлтү, бик бирелеп нәрсә беләндер шөгыльләнү дә очкылыкны бетерә.
Әгәр очкылыкны мөһим җыелышта, кино яки театрда утырганда тота башласаң? Бу очракта нишләргә?
Берничә тапкыр тирән итеп сулап, һаваны чыгарырга һәм 10–15 секундка сулышны тоткарларга кирәк. Эчеңнән генә 15 кә кадәр санарга була.
Бармак битләре белән сак кына күз алмаларына яки умрау чокыры өстенә баскалап карагыз. Күз алмаларының икесенә дә берьюлы басарга кирәк.
Утырган килеш, бераз алга таба иелеп, ашказанына басым булдырырга кирәк. Киресенчә, гәүдәне артка ташлап, бераз киерелеп карагыз.
«Әтәч конфет» ише берәр конфет суыру яки салам аша ваклап-ваклап су эчү дә булышырга мөмкин.
Бу очракта да игътибарны башкагә юнәлтергә тырышыгыз: түшәмдәге лампочкаларны санагыз, берәр предметны җентекләп тикшерегез...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк