Хатын-кыз энергиясе һәрберебездә дә бар. Ләкин аның нинди дәрәҗәдә ачылуы үзебездән тора. Үзегезгә булган мөнәсәбәтне үзгәртергә һәм табигый ресурсны торгызырга вакыт җиткәнен нинди билгеләр күрсәтә?
«Мин үзем»
Акча, танылу, мөнәсәбәтләр – болар барысы да энергия белән тулы хатын-кызга җиңел килә. Энергия җитмәсә, кызларга традицион ир-ат юлыннан барырга туры килә. Бу – көндәлек авырлыкларны җиңеп чыгу һәм «мин барысын да җиңәм» дип яшәү. Гаиләдә мондый хатын-кыз еш кына барысын да үз җилкәсендә тарта. Ире, кагыйдә буларак, читләшә яки өй хуҗабикәсе ролен үз өстенә ала.
Нишләргә: әгәр бу сезне канәгатьләндерми икән, ярдәм сорарга һәм аны ир-атлардан кабул итә белү мөһим.
Шәхси тормыштагы уңышсызлыклар
Ирләргә хатын-кызлар турында кайгырту һәм алардан рәхмәт ишетү ошый. Хатын-кыз дөньяга «мин үзем барысын да булдырам» дигән фикер таратса, үзенә ярдәм итәргә рөхсәт итмәсә, ир-атлар үзләренең кирәклегендә шикләнә башлый. Монда сүз финанслар турында түгел, ә кайгырту һәм ярдәм турында бара. Әйе, көчле хатын-кызлар еш кына ир-атларда соклану уятса да, алар белән мөнәсәбәтләр корырга ашыкмыйлар. Моннан тыш, ир-ат энергиясе өстенлек иткән ханымнар, гадәттә, өйләнгән ирләрне, абьюзерларны яки альфонсларны җәлеп итә. Мондый партнерлар хатын-кызның кайгыртуын, тәэмин итүен көтә. Җитмәсә, контрольдә тотарга тырышалар. Көчле хатын-кыз, мөгаен, мондый мөнәсәбәтләргә озак түзмәс һәм ир-ат белән аерылышыр. Ләкин, кызганыч, озак та үтмәс шундый ук ир-атны очратыр.
Нишләргә: контрольне йомшартырга һәм партнерыгызга ышанырга өйрәнергә кирәк. Эчке көчегезне хатын-кыз зирәклеге белән тулыландырыгыз һәм ир-ат сезгә яхшылык эшләргә теләгән мизгелләрдән ләззәт алырга тырышыгыз.
Ачулану, ярсу, истерикалар
Бала уенчыкларын җыймаган, кибеттән нәрсәдер алырга оныткансыз... Ачуыгыз чыга һәм якыннарыгызга кычкырасыз. Мондый тәртип – ир-атның гамәлләрен контрольгә алырга тырышу нәтиҗәсе. Хатын-кыз һәрвакыт канәгать түгел, үз шартларын куя, ничек эшләргә кирәклеген өйрәтә.
Нишләргә: туктагыз һәм тирән сулыш алыгыз. Үзегезгә вакыт бүлегез – көнкүреш мәшәкатьләрен берничә минутка калдырудан яки газ плитәсе янында басып тормыйча кайвакыт әзер ризыкка заказ бирүдән берни дә булмас. Эчке «тәнкыйтьчегезне» тынычландырыгыз.
Мөнәсәбәтләрдә җиңеллек булмау
Үзендә хатын-кыз энергиясен тойган хатын-кыз мәхәббәт һәм җылылык белән тулы була. Ул үзенә ышана һәм эчтән нур чәчә. Аның белән аралашу рәхәт. Мондый хатын-кыз белән очрашканнан соң ир-ат җиңеллек сизә. Хатын-кыз энергиясе нульдә булганда, бу күзәтелми. Аралашу авыр хисләр генә калдыра. Әлбәттә, барыбыз да кеше, һәрвакыт «бәхеттән балкып» тора алмыйбыз. Ләкин көчле энергияле хатын-кызлар үз хисләрен бастырып куймый, аларны «яши». Бу табигыйлек һәм шәхес буларак җитлегү аларга игътибарны җәлеп итә дә инде.
Нишләргә: энергия белән тулыландыручы, шатлык һәм бәхет бирүче әйберләр турында уйлагыз. Һәркем моның өчен үз ысулын табар: медитация, матур музыка, биюләр яки спа-салон. Атнасына бер тапкыр булса да үзегезгә кечкенә шатлыклар рөхсәт итегез. Бу эчтә җылылык һәм үзеңнән канәгатьлек тоярга ярдәм итәр.
Үзеңнән экономияләү
Хатын-кыз үзенә акча кызгана, бар акчасын гаиләсенә тота: иске колготкилардан йөри, үзенә маникюрга барырга да рөхсәт итми. Мондый ханымның бәхетле булуы икеле. Үзеңне корбан итәргә әзер булуның чиге булырга тиеш. Онытмагыз: тирә-юньдәгеләр үзебезгә булган мөнәсәбәтебезне һәрвакыт сизә һәм алар да безгә шулай карый башлыйлар.
Нишләргә: үзегезне бәяләргә һәм яратырга өйрәнергә, үз-үзеңә бәяне күтәрергә кирәк. Бу эгоизм яки нарциссизм турында түгел. Шуны аңлау мөһим: үзегезгә мөнәсәбәтегезне үзгәртмәсәгез, башкалардан моны көтү кыен.
Ир-ат инерт, хатын-кызга һәм гаиләгә исе китми
Кайвакыт башта хатын-кызны мөнәсәбәтләрдә барысы да канәгатьләндерә. Кагыйдә буларак, хатын-кыз карьера төзи, яхшы акча эшли, әкренләп ир-ат функцияләрен үз өстенә ала башлый. Бәлки, бу аңа ошыйдыр да. Хатын-кыз үзен уңышлы, бай дип сизә. Мәсәлән, бала тугач, ул декрет ялына китә, ул ярдәмгә мохтаҗ. Әмма аның партнеры инициатива күрсәтергә, хатыны яки гаиләсе өчен нәрсәдер эшләргә, җаваплылык алырга күнекмәгән. Аны барысы да канәгатьләндерә. Хатын-кыз ачулана башлый, дәгъвалар белдерә. Ә төп сәбәп шунда: ул башта ук дөрес булмаган позиция алган һәм хәзер шуның «җимешләрен татый».
Нишләргә: баштан ук партнерыгызга кечкенә эшләр буенча булса да җаваплылык алырга мөмкинлек бирегез. Кияүдәге ханымнарга инициативаны партнерга әкренләп тапшырырга кирәк. Дәгъва белдермәгез. Үз ихтыяҗларыгыз турында йомшак кына әйтегез һәм ир-атка көнкүреш проблемаларын хәл итәргә җай бирегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк