Ничек утыруыңа карап холкыңны бел  

 

«А» позасы  

Креатив һәм харизмалы кешеләр шушылай утыра. Алар озак уйлап йөрергә  яратмый, бик еш кына уйламыйча, кинәттән генә  карар кыла.  Кайбер чакта бу кыенлык тудыра, тик табигый шармнары теләсә нинди четерекле вакыйгадан чыгарга ярдәм итә. Тормышны олы бер кызыклы вакыйга дип кабул итәләр һәм яңалыкка омтылалар. Танышлары, дус-ишләре бик күп, тик  аралашулары озакка сузылмый.  

 «Б» позасы  

Болай итеп хыялый кешеләр утыра.  Аларның эчке дөньялары бай, бик еш хыял дөньясына чумалар. Аларда эмпатия (кешенең хәленә керә белү) дәрәҗәсе югары, шуңа күрә башкалар белән бик тиз уртак тел табалар. Ләкин еш кына үз мәнфәгатьләрен икенче планга куялар. Алар  кешеләрне  тыңлый белә. Үзләре белән гармониядә яши.  

«В» позасы 

Болай итеп тиктормас кешеләр утыра.  Алар өчен озак вакытка игътибарны бер нәрсәгә генә җәлеп итү авыр. Идеяләре бик күп. Кайвакыт уйларына сөйләмнәре җитешә алмый.  Алар үзләрен  алышынып торган мохиттә генә рәхәт хис итә. Шәхси мөнәсәбәтләрдә дә,  партнерлары үзләре кебек үк булмаса, кызыксынулары тиз уза.   

«Г» позасы  

Югары интеллект, рациональ фикер йөрткән кешеләр шушылай утыра.   Алар пөхтә, тәртип ярата. Өйләрендә дә бар җир ялт иткән. Башкалар өчен ябык, үзләре хакында күп сөйләргә яратмыйлар.  Шулай ук алдашмыйлар, гайбәт сөйләп йөрмиләр.  Катлаулы хәл килеп чыккан вакытта да тыныч кала беләләр.  

«Д»  позасы 

Амбицияле кешеләр. Бөтен максатлары – карьера буенча уңышка ирешү.  Һәрвакыт үз алларына  максат куялар һәм аңа ирешләр.  Бу эшкә генә түгел, шәхси тормышка да кагыла.  Сәламәтлекләрен кайгырталар. Сыйфатлы мөнәсәбәт кору өчен дә үз өсләрендә даими эшлиләр. Дөньяга карашларында перфекционизм бар.  Аның, артына куып,  булганына шөкер итеп,  тормыш тәмен тоеп яшәргә  оныталар.  

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (1)
Cимвол калды:
  • 23 июнь 2021 - 23:15
    Без имени
    Дорес туры килмэде,уземне дэ,танышларымны да тикшердем.аякны аякка куеп утыручы танышларым,уз эчлэренэ йомылган,узлэре турында югары фикердэге кешелэр,бутэннэре дэ туры Килии.
Хәзер укыйлар
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    5371
    0
    54
  • Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
    4969
    1
    49
  • Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан  зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый,  җәхәт кенә узып китү ягын карый...
    2790
    0
    34
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    3795
    1
    31
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    6311
    2
    29
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 июнь 2023 - 11:43
    Без имени
    Ния бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.
    Әйтелми калган рәхмәт
  • 1 июнь 2023 - 11:18
    Без имени
    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏
    Китап акылны тәрбияли
  • 31 май 2023 - 15:07
    Без имени
    Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.
    Бәхетле очрак-3
  • 23 май 2023 - 17:50
    Без имени
    Нэкъ минем килен!
    «Мәхәббәт» корбаннары
  • 22 май 2023 - 10:24
    Без имени
    Первый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.
    Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек