Логотип
Белмәсәң бел

Менә бу тугыз билге рухи сәламәтлекне күрсәтә

Кеше тормышында физик сәламәтлек кенә түгел, психик һәм рухи сәламәтлек тә зур әһәмияткә ия. Күпләр рухи сәламәтлекне бары тик психик авырулар булмау белән генә бәйли. Әмма белгечләр фикеренчә, бу төшенчә күпкә киңрәк: ул кешенең фикерләү рәвешен, хис-кичерешләрен, кешеләр белән мөнәсәбәтләрен, тормышка карашын да үз эченә ала.

Психологлар әйтүенчә, сәламәт психика –  шәхеснең гармониягә омтылуы, тормыштагы үзгәрешләргә җайлаша белүе һәм үзен дә, башкаларны да хөрмәт итүе ул. Рухи сәламәтлекнең тугыз төрле билгесе барлыгын атый белгечләр. 

Тормыштагы вакыйгаларга аек карау һәм дөрес реакция белдерү

Психик яктан тотрыклы кеше катлаулы хәлләрдә дә үз-үзен кулда тота белә. Ул эмоцияләргә артыгын бирелеп китми, ә хәлне аңлап, уйлап эш итә. Моның белән педагоглар көн саен диярлек очраша. Укучылар аның сүзен тыңламый, дәрестә тәртип боза, башкаларга комачаулый, дәресне өзә. Тәҗрибәле педагог бу вакытта үзен кулга алып, әлеге укучының үз-үзен тотышына дөрес реакция белдерә. 
Психологиядә бу экологик реакция дип атала – ягъни кеше үз хисләрен белдергәндә башкаларга да, үзенә дә зыян салмый. 

Фикерләүнең сыгылмалылыгы

Сәламәт психикага ия кеше үз карашларын үзгәртә белә. Тормышта хәлләр еш үзгәрә, шуңа күрә бер генә фикергә ябышып яту һәрвакыт дөрес нәтиҗә бирми.
Мәсәлән, пандемия вакытында күп кенә эшмәкәрләр бизнесын яңача оештырырга мәҗбүр булды. Кайберәүләр онлайн-сату юлына күчте, яңа хезмәтләр тәкъдим итте. Мондый фикерләү сыгылмалылыгы кризис вакытында да алга барырга ярдәм итә.
Белгечләр әйтүенчә, фикерләүнең активлыгы хәтта деменция куркынычын киметергә дә ярдәм итә.

Үз-үзеңне үстерергә омтылу

Сәламәт психикага ия кеше яңа белем һәм күнекмәләр алырга омтыла. Бу чит тел өйрәнү, яңа һөнәр үзләштерү, иҗади шөгыль табу яки файдалы гадәтләр формалаштыру булырга мөмкин.

Даими үсештә булу:

•    фикерләүне активлаштыра,
•    стрессларны җиңелрәк кичерергә ярдәм итә,
•    үз-үзеңә ышанычны арттыра,
•    кешенең мөмкинлекләрен киңәйтә.

 Эмоциональ җитлеккәнлек

Эмоциональ җитлеккәнлек – хис-кичерешләреңне аңлап, аларны дөрес итеп белдерә белү.
Психик яктан сәламәт кеше:
•    үз эмоцияләрен контрольдә тота,
•    импульсив реакцияләргә бирелми,
•    башкаларның хисләрен аңлый.
Бу сыйфат эмпатия дип атала. Эмпатия – башка кешенең халәтен аңлау, аның кичерешләрен тоя белү сәләте. Ул кешеләр арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр булдырырга ярдәм итә.
Эмпатиянең капма-каршысы – алекситимия. Бу очракта кеше үз эмоцияләрен аңлый алмый һәм аларны сүз белән белдерүдә кыенлык кичерә. Мондый хәл кайчак социаль адаптация проблемаларына һәм психосоматик авыруларга да китерергә мөмкин.

Дөрес мөнәсәбәтләр кора белү

Психик сәламәтлекнең мөһим күрсәткечләренең берсе – кешеләр белән дөрес, сәламәт мөнәсәбәтләр урнаштыра белү.
Мондый кеше үзен дә, башкаларны да хөрмәт итә. Психологиядә бу карашны еш кына «Мин – яхшы, син – яхшы» принцибы дип аңлаталар.
Белгечләр конфликтларны киметү өчен «Мин – хәбәр» алымын кулланырга киңәш итә. Бу алымда кеше башкаларны гаепләми, ә үз хисләре турында гына сөйли. Мәсәлән, «Син гел соңга каласың» дип әйтү урынына «Син соңга калгач, мин борчылам» дип әйтү нәтиҗәлерәк була. Бу очракта син кешене соңга калган өчен гаепләмисең, ә үзеңнең борчылуың турында хәбәр итәсең.
Мондый аралашу ышанычны арттыра һәм уртак карарлар табарга ярдәм итә.

 Эчке гармония һәм тормыштан канәгатьлек алу

Психик яктан сәламәт кеше үзен һәм тормыштагы урынын кабул итә. Бу берничә аспектта күренә:
Үз-үзеңне кабул итү. Кеше үзенең көчле һәм йомшак якларын аңлый, әмма үзен артык тәнкыйтьләми.
Кайдадыр кирәк булу хисе. Кеше гаиләдә, эштә яки җәмгыятьтә үзенең әһәмиятле булуын тоя.
Тормыш максаты. Үзенең кыйммәтләрен аңлау, тормышта мәгънә табу кешегә рухи тотрыклылык бирә.
Мондый кешеләр тормыш авырлыкларын да эчке тынычлык белән җиңә.

 Үз гамәлләрең өчен җаваплылык

Сәламәт психикага ия кеше үз карарлары өчен җавап бирергә әзер. Ул һәр гамәлнең нәтиҗәсе булуын аңлый (олы кеше – балалардан, сау кеше психик авырулардан шуның белән аерыла да).
Мондый кеше:
•    хаталарын таный,
•    гаепне башкаларга аударырга ашыкмый,
•    үз гамәлләреннән нәтиҗә чыгара.
Бу сыйфат шәхси үсеш өчен дә, кешеләр белән мөнәсәбәтләр өчен дә бик мөһим.

Үзеңне «үзең» итеп тою

Кеше үзенең кем икәнен, кайда булуын һәм ни эшләвен аңлый. Бу шәхси үзбилгеләнү дип атала.
Кеше үз тәнен дә, уй-фикерләрен дә «үзенеке» итеп кабул итә, тирә-юньне читтән күзәтүче кебек түгел, ә үз тормышының катнашучысы итеп тоя.
Бу халәт бозылганда деперсонализация-дереализация синдромы барлыкка килергә мөмкин.

Үзеңә дөрес бәя бирү һәм үзеңә таяну

Психик яктан сәламәт кеше үзен дөрес бәяли һәм үзенә таяна белә.
Аның үз-үзенә карашы түбәндәгеләрдә күренә:
•    даими үз-үзен тәнкыйтьләми;
•    үзен башкалардан өстен куймый;
•    башкалар белән чагыштырмыйча да үзен бәяли ала;
•    тәнкыйтьне дә, мактауны да тыныч кабул итә;
•    көчле якларын үстерә, кимчелекләрен таный;
•    үз мөмкинлекләрен аңлап эш итә;
•    проблемаларны мөстәкыйль хәл итә алуына ышана.
Бу сыйфатлар шәхси автономия һәм психологик тотрыклылык турында сөйли.

Әгәр кеше үзендә бу сыйфатларны тапмаса?

Әгәр кеше үзендә бу билгеләрнең күбесен сизми икән, психологка, кайбер очракларда психотерапевтка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кайчак бу невротик халәтләр, хроник стресс яки башка психологик кыенлыклар белән бәйле булырга мөмкин.
Ләкин шуны онытмаска кирәк: рухи сәламәтлек – үз өстеңдә даими эшләү нәтиҗәсе. Үз-үзеңне аңлау, ял итү, якын кешеләр белән аралашу, физик активлык һәм яраткан шөгыльләр дә рухи тигезлекне сакларга ярдәм итә.
Рухи сәламәтлек – ул кешенең тормыштан канәгатьлек табуы, үзен һәм башкаларны хөрмәт итүе, кыенлыклар алдында югалып калмавы. Ә бу сыйфатлар һәркем өчен мөһим.

Фото: ясалма интеллект ярдәмендә.

Теги: психология

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар