Ник яшереп торырга, без барыбыз да – ир-атлар да, хатын-кызлар да мактауга, гамәлләребезне хуплауга мохтаҗ. Тәнкыйтьне дә «кирәкле шәй» диләр диюен. Ә без аны ничек кабул итәбез?
«Сиңа файда булсын өчен», – дип, кимчелекләребезгә күбрәк игътибар итүчеләргә карата үзебезне ничек тотабыз? Без үзебезнең «Мин»ебезне мактаучыларны өстен күрәбезме?
Америка психологлары Э. Аронсон һәм Н. Линдер бу сорауга җавап бирергә тырышып, бер бик кызыклы тәҗрибә үткәргәннәр. Ул шуннан гыйбарәт булган: анда катнашырга риза булган сыналучыларның җиде эксперименталь сеанс дәвамында биремнәрне үтәвен мактаганнар яки, киресенчә, тәнкыйтьләгәннәр.
Алдан өйрәтеп куелган экспертларны исә дүрт төркемгә бүлгәннәр. Беренче төркем экспериментта катнашучыларны җиде сеанс дәвамында бары тик мактаган гына. Икенче төркем бары тик тәнкыйть сүзләре генә әйткән. Өченчеләре – сыналучыларны беренче өч ярым сеанс дәвамында бары тик тәнкыйтьләгән, ә калган вакытта бары тик хуплаган; дүртенчеләре – киресенчә, беренче өч ярым сеанста хуплаган һәм соңгы өч ярым сеанста системалы тәнкыйтьләп торган.
Аннары сыналучылардан, үзләренә әйтелгән сүзләрне искә алмыйча, аларның эшчәнлеген бәяләгән экспертларга карата үз мөнәсәбәтләрен белдерүне сораганнар. Нәтиҗәләр экспертларны гаҗәпләндергән.
Сыналучылар үзләрен бары тик тәнкыйтьләп кенә торган экспертларга бик түбән бәя биргән. Әмма башта мактап, аннары тәнкыйтьләп кенә торган экспертларны исә боларга караганда да тискәрерәк бәяләгәннәр.
Әлбәттә инде, үзләрен гел мактап кына торган экспертлар барысына да ошаган һәм алар иң югары бәя алганнар. Ләкин шулай да иң зур хөрмәткә лаек дип, сыналучылар башта үзләрен тәнкыйтьләгән, аннары мактаган экспертларны атаган.
Бу нәтиҗәләрне психологлар болай аңлаткан. Үзләрен гел тәйнкыйтьләп, гел тискәре фикер генә әйтеп торучылар кешедә киеренкелек тудыра. Ә алардан соң килгән мактаулар җиңеллек бирә һәм шуңа күрә аеруча югары бәяләнә.
Күрәсең, без үзебезне тәнкыйтьләгән, әмма шул ук вакытта казанышларыбызны да тиешенчә бәяли алган кешенең фикерләренә зуррак әһәмият бирәбездер.
Башкаларга ошар өчен, әллә ни күп тә кирәк түгел икән, шулай бит…
Фото: ясалма фәһем генерациясе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк