Логотип
Белмәсәң бел

Кызыл Ат елы уңыш вәгъдә итә

Яшел планетабыз бик тиздән 2026 елга аяк басар. Офыкта ялларын җилфердәтеп, Кызыл ат елы якынлаша. Аның стихиясе ут – Утлы Ат елы килә.

Атны беләсез инде, ул – тизлек, ирек, матурлык, тырышлык, үҗәтлекне гәүдәләндерүче җан иясе. Эшчән дә үзе, көчле һәм гайрәтле дә. Шул ук вакытта бик акыллы да. Үзе кебек тырышларга, ирек яратучыларга, җитезләргә һәм көчлеләргә, яңалыкка омтылучыларга ул хәерхаһлы булачак. 
Быел нәтиҗә өчен түгел, ә хәрәкәттә булу, алга таба бару өчен тырышу мөһимрәк. Хаталар куркыныч түгел, ә бер урында таптанып тору куркынычрак. Утлы Ат елы – тизлек һәм гаделлек таләп иткән чор. Кызыксыну белән тотынган, ихласлык белән башкарылган эшләр уңыш китерәчәк.
2026 елның хуҗасын тиешенчә каршы алып, аның күңелен күрү өчен, Яңа елга барысын да алдан уйлап әзерләнергә дә кирәк.

Нинди төсләр уңыш җәлеп итә?

2026 елның төп төсләрен Атның ут һәм табигать стихияләре билгели. Шуңа күрә Яңа елны каршы алганда ул яраткан төстәге киемнәрне сайларга тырышыгыз. 
Комач төсле кызыл һәм куе алсу төсләр энергияне, дәртне һәм көчне белдерә.
Әфлисун төсендә җылылык, оптимизм чагыла. Аны яңалыкка омтылучылар, кыенлыклардан курыкмаучылар үз итә.
Алтын төсе – байлык һәм уңыш төсе. 
Зөбәрҗәт төсендәге яшел табигый гармонияне тасвирлый. 
Көрән һәм кирпеч төсле кызыл – чын атны гәүдәләндерүче төсләр. 
Бәйрәм күлмәгендә шушы спектрдагы бер-ике төсне яраклаштырырга мөмкин. Атны ирек һәм хәрәкәт ярата, дидек. Шуңа күрә хәрәкәтне чикли торган тар, уңайсыз киемнәр кимәгез. Ул Утлы Ат рухын чагылдырсын, ләкин артык чуар һәм «кычкырып тора» торган да булмасын. Башын горур гына югары чөеп, ялларын җилдә туздырып, аякларын биетеп кенә атлаган сыман юртып килгән атны күзаллагыз әле – нинди затлылык, нәфислек сизелә аннан. Бәйрәм кичендә үзегез дә шундый булырга омтылыгыз. 
Хатын-кызлар бу кичне кызыл бәрхет яки куе алсу ефәктән тегелгән күлмәкләрдә аеруча затлы күренәчәк. Көрән төстәге чалбар белән алтын төсендәге блузка да бик килешле. Шулай ук этник стильдәге киемнәр дә урынлы булыр. Алтын алка-муенсаларны сайласагыз, ел хуҗасы, тәгаен, канәгать калыр 
Ә ир-егетләр исә куе кызыл, көрән, караңгы яшел төстәге костюм сайлый ала. Галстук белән күлмәк ачык төсле булсын. Костюм кияргә яратмаучылар табигый көрән төстәге свитер, геометрик рәсемле чалбар белән әфлисун төсендәге күлмәк кияргә мөмкин. Иң мөһиме: кием гел бер генә караңгы төсмерле, күңелсез булмасын. 

Өйдә бәйрәм рухы тудырабыз

Яңа елга өйне бизәү – күпләрнең яраткан традициясе. Бигрәк тә балалар булса, моңа аеруча зур игътибар бирелә. Атның яраткан төсләре киемдә генә түгел, өегездә дә чагылсын. 
Шәмнәр һәм гирляндалар – җылылык һәм яктылык, бәйрәмчә тантана өсти. Шәмнәрнең кызыл, әфлисун, алтын төслеләрен сайлагыз. 
Өегезне агачтан ясалган ат сыннары белән бизәгез. Алар кызыл төстә булса, тагын да яхшы. Кызылның төсмерләре күп. Ләкин сыннар берүк пластмассадан булмасын.
Табигый материаллардан ясалган декор – җитен ашъяулык, җитен тастымаллар, талчыбыктан үрелгән кәрзиннәр, агач ваза – барысы да урынлы булачак. 
Өйне шулай ук кызыл гөлләр, чәчәкләр белән дә бизәргә була. Әйтик, кызыл яран, гербера, хризантемалар. 
Атлар ясалган картиналарыгыз булса, аларны күренә торган урынга элегез. Диван мендәрләренә дә атлар төшерелгән яңа тышлар кидерә аласыз. 
Ат – табигыйлек яклы. Бүлмә уртасына коры ботаклардан һәм шәмнәрдән ясалган композиция урнаштырып, аны кызыл тасма белән бәйләгез. Бу – ут һәм хәрәкәт энергиясен гәүдәләндерәчәк. 

Бәйрәм табынына ниләр әзерләргә?

Көч һәм энергия бирә торган ризыкларның барысын да ярата Ат. Шуңа күрә табигый ризыкларга – ит, яшелчә, ярмалардан әзерләнгән ашларга өстенлек бирсәгез, оттырмассыз. Бәйрәмгә итле ризык әзерләми булмый, аны аш тәмләткеч үләннәрне мул салып, табынга исә яшел үләннәр белән бизәп чыгарыгыз. Эченә алма тутырылган каз да бәйрәм табынының күрке була ала. Балык әзерләргә мөмкин. Яшелчәләрне мулдан салып ясаган салатлар, гарнирга исә пешкән бәрәңге, булгур яки арпа ярмасы, һичшиксез, ел хуҗасының күңеленә хуш килер. Нинди генә ризык әзерләсәгез дә, аны тәмләткечләр салып, хуш исле итеп әзерләгез. 
Ә менә десертка «Кызыл бәрхет» торты – иң идеаль вариант. Төсе дә, тәме дә Атның күңеленә хуш киләчәк.

Ел хуҗасы ниләр яратмый?

Караңгы һәм күңелсез төсләрне. Кара, караңгы күксел, караңгы зәңгәр төсләр ут энергиясен баса.
Ясалма тукымаларны, пластмассадан ясалган сыннарны, сыйфатсыз киемнәрне, арзанлы бижутерияне. 
Пассивлыкны. Быел бәйрәмне шат күңел белән каршы алырга тырышыгыз. Үзегез генә булсагыз да, күңелле музыка куегыз, шәмнәр яндырыгыз, якыннарыгызны шалтыратып котлагыз, урамга чыгып, бәйрәм чыршысы яныннан урап кайтыгыз. Яңа елны күңелле зур компания белән каршы алсагыз, бигрәк тә яхшы. Атлар да бит көтү булып оешып яшәргә ярата. 
Ат әле низагларны да яратмый. Бу көнне кем беләндер әрләшү, бәхәсләшү, низагка керү, зарлану һәм боегу катгый тыела. 
Артык җитди булу да килешми. Үзегезне бераз иркенрәк тотыгыз. Ат бит ирек һәм иркенлек сөя, бу хакта онытмагыз. 

Нинди бүләк әзерләргә?

Бу җәһәттән нинди дә булса киңәш бирү кыен, һәркем зәвыгына һәм мөмкинлегенә карап сайлый. Әгәр якыннарыгызга нәрсә бүләк итәргә белмәсәгез, кызыл конвертка салып, бүләк картасы яисә сертификат бирә аласыз. Кызыклы мастер-класска яки театрга билет та яхшы бүләк. Кызыл төстәге плед, тастымал, сөлге бирү дә отышлы вариант. Гирляндалар, кечкенә фонарь, кызыл төстәге шәмнәр – елның стихиясенә аеруча туры килә. Ат рәвешендәге талисман – нәкъ менә шушы елның хатирәсе булып сакланачак.

Ат елында туган кешеләр нинди алар?

Кызыл Утлы Ат елында туганнар ялганны, икейөзлелекне яратмый. Алар эштә дә, сүздә дә ихлас, эчендәгеләре – тышында. Шул ук вакытта үз көчләренә ышаналар. Уйларына килгән эшне алар хәзер һәм шушы мизгелдә үк эшләп куйсыннар, тартып-сузып йөрисе түгел. Ат елында туганнар – үз эшләренә чын күңелдән бирелгән, тырыш кешеләр. Бәйрәм яраталар, күңелле бәйрәмнәрне оештыра да беләләр. Тиз аралашучан, белмәгән кеше белән дә минут эчендә танышып, дуслашып китә алалар. 
Голландия рәссамы Рембрандт Харменс ван Рейн, Италия композиторы Антонио Вивальди, поляк композиторы Фридерик Шопен, пролетариат юлбашчысы Владимир Ленин, язучы Корней Чуковский, рус композиторы Дмитрий Шостакович, Россиянең беренче президенты Борис Ельцин, Британия музыканты Пол Маккартни, актер һәм каскадер Джеки Чан – Ат елында туган шәхесләр. 
 

Теги: файдалы киңәш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар