Логотип
Белмәсәң бел

Кышын ник тире кибә?

Кыш – табигать өчен генә түгел, безнең тән тиресе өчен дә сынау чоры. Салкын һава, көчле җил, кар, температураның кинәт үзгәрүе, өйләрдә коры һава – болар барысы да тиренең саклагыч катламына тискәре йогынты ясый. Нәтиҗәдә, тире кибә, тартыла, кубарга мөмкин, кайчакта хәтта кычыту һәм вак ярыклар барлыкка килә. Бу мәсьәләгә җитди карау мөһим, чөнки коры тире тизрәк картаюга да китерә ала.

Ни өчен кыш көне тире корый һәм кычыта?

Беренче сәбәбе – түбән температура

Салкында кан тамырлары кысыла, тиредә кан әйләнеше кими. Бу туклану һәм кислород җитмәүгә китерә. Тиренең саклагыч май катламы юкара, шунлыктан дым тизрәк югала.

Икенче сәбәп – җылыту сезоны

Фатирларда, йортта, офисларда кышын һава артык коры. Коры һава аркасындаә тире өслегендәге су парга тизрәк әйләнә. Нәтиҗәдә, корылык барлыкка килә.

Өченче сәбәп – кайнар душ һәм ванна

Салкыннан кайткач, кайнар душ астында торып җылынырга яратабыз. Әмма артык кайнар су тиренең табигый липид катламын юып төшерә, аның саклагыч функциясен какшата.

Дүртенче сәбәп – косметика

Спиртлы, сульфатлы, хуш исле агрессив чаралар тирене тагын да киптерә.

Бишенче сәбәп – витаминнар җитмәү

Кышын яңа өзгән яшелчә-җимеш азрак кулланыла, кояш нуры җитми. Организмда А, Е, D витаминнары кимү тиренең халәтенә начар тәэсир итә.

Алтынчы сәбәп – синтетик кием

Синтетик тукымалар тирене ярсыта, һава үткәрми, бу исә кычытуны көчәйтә.

Тиренең коруы нәрсәсе белән куркыныч?

Коры тире косметик кимчелек кенә түгел. Коры тире тиз җәрәхәтләнә, анда күзгә күренмәс вак ярыклар барлыкка килә. Ә алар аша тиренең аскы катламына микроблар үтеп керергә мөмкин, бу исә ялкынсынуга китерә. Ялкынсынган тире кычыта, әрни. Шуңа күрә нәкъ менә кышын тирегә аеруча зур игътибар кирәк.  

Кыш көне тирене ничек сакларга?
 
✔ Дымландыру – төп адым

Душ яки ваннадан соң 3–5 минут эчендә тәнгә крем, лосьон яки май сөртү кирәк. Бу – дымны тире эчендә «бикләп» калдырырга ярдәм итә. Составында глицерин, гиалурон кислотасы, пантенол, ши мае, церамидлар булган чаралар аеруча файдалы.

 ✔ Юыну режимын үзгәртү

* Су җылы, әмма кайнар булмасын.
* Көн саен сабын куллану тыела.
* Йомшак, нейтраль pHлы гельләр сайлагыз.

✔ Пилингны чикләү

Кыш көне тире болай да сизгер. Атнага бер тапкырдан артык скраб кулланырга киңәш ителми.

✔ Һаваны дымландыру

Бүлмәдә дымлылык 40–60% булырга тиеш. Һаваның дымлылыгын арттырырга махсус дымландыргыч приборлар яки батарея янына куелган су савыты ярдәм итә.

 ✔ Дөрес кием

Мамык, җитен, йон тукымалардан тегелгән киемнәргә өстенлек бирегез. Йон киемне турыдан-туры тәнгә кимичә, астыннан киҗе-мамык футболка киеп кую яхшырак.

Матур тире – дөрес туклану нәтиҗәсе

Витаминнарга бай ризыкларга өстенлек бирергә тырышыгыз:
А витамины (кишер, кабак, бавыр) – тиренең яңаруын яхшырта.
Е витамины (үсемлек мае, чикләвек, кузаклылар, тәрәч бавыры, шпрот) – саклагыч функцияне ныгыта.
D витамины (майлы диңгез балыгы, балык мае) – иммунитетны арттыра.
Омега-3 май кислоталары – тирене эластик итә.
Аксым (ит, балык, эремчек, йомырка, сөт ризыклары, кузаклылар, чикләвек) – тукымаларны торгыза.
Кышын да суны тиешенчә эчәргә кирәклеген онытмагыз – организмга көненә 1,5–2 литр чиста су кирәк.

Халык чаралары: табигый ярдәм

Кыш көне өй шартларында да тирене тәрбияләп була.
🌿 Майлар

Зәйтүн, җитен, кокос мае – табигый дымландыргыч. Аларны душтан соң җиңелчә дымлы тирегә сөртергә мөмкин.

🌿 Баллы-сөтле маска

2 аш кашыгы җылы сөткә 1 аш кашыгы бал кушып, тәнгә 10–15 минутка сылап торырга. Тире йомшара, туклана.

🌿 Солы ваннасы

Берничә аш кашыгы вакланган солыны марляга төреп ваннага салу кычытуны киметә, тирене тынычландыра.

🌿 Үлән төнәтмәләре

Ромашка, эт тигәнәге (календула), сары мәтрүшкә төнәтмәләре ялкынсынуны баса, ярсыган тирене тынычландыра.

Нинди очракта табибка мөрәҗәгать итәргә?

Әгәр корылык бик көчле булса, тире ярылып канаса, кызарып, ялкынсынып торуы озак вакыт үтмәсә – дерматолог киңәше кирәк. Кайчак корылык экзема яки аллергия билгесе дә булырга мөмкин.

Кыш – тире өчен сынау вакыты, әмма дөрес тәрбия, файдалы рацион һәм табигый чаралар ярдәмендә аны сәламәт һәм матур итеп саклап була. Иң мөһиме – даими карау һәм игътибар. Үзегезне яратыгыз һәм тән тирегезгә кайгыртучан булыгыз! ❄️

Фото: ясалма интеллект ярдәмендә.

Теги: матурлык

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар