Күрем алды синдромы (ПМС) – һәр хатын-кызга таныш булган халәт. Ашыйсы килү, эч күбү, күкрәкләрнең кабаруы һәм авыртуы, кәеф бозылу – болар барысы да ПМС билгеләре. Бу чорны кайбер хатын-кызлар җиңел кичерсә, икенчеләре авыр үткәрә. Әйләнә-тирәдәгеләр дә «кыңгырау тавышын» ишетми калмый.
Гадәттә, ир-атлар моны хатын-кызларның көйсезлеге генә дип саный. Әмма бу – күрем алды авыруы, ягъни медицина телендә пременструаль синдром (ПМС) дип исәпләнә. Ул күрем башланырга берничә көн кала барлыкка килә һәм күрем башлану белән юкка чыга.
Күрем алды синдромы билгеләре барлыкка килүнең сәбәпләре төгәл билгеле түгел. Әмма күп кенә белгечләр аны җенси гормоннар белән бәйле дип аңлата. Репродуктив чорда гормоннар үзгәреше – нормаль күренеш. Хатын-кызның төп миссиясе – бала табу, шуңа да организм һәр ай саен бу зур эшкә әзерләнә:
- Овуляциягә кадәр күкәйлектә өлгергән фолликула эстрадиол гормоны чыгара. Организм авырга узарга әзерләнә: кәеф күтәрелә, дәрт барлыкка килә.
- Овуляциядән соң прогестерон эшләнеп чыга башлый. Бу вакытта кан тамырлары киңәя, бераз шешенү сизелә, реакция акрыная.
- Авырга узу булмаса, эстрадиол белән прогестерон әкренләп кими башлый. Нәкъ менә шул вакытта ПМС билгеләре барлыкка килә: кәеф булмау, ярсулану, еламсырау, йокымсырау.
- Прогестерон кан тамырларына тәэсир итә алмый башлагач, күрем башлана. Аның белән бергә организмда җыелган су да, күрем алды билгеләре дә чыгып бетә.
Күрем алды синдромы түбәндәге билгеләр белән характерлана:
- Организмда су җыелып, шешенү барлыкка килә, авырлык арта, эч күбә.
- Ярсучанлык, елыйсы килә, йокысызлык, агрессия, депрессив халәт, тиз ару, апатия.
- Баш авыртулары. Тавышка, искә, яктылыкка артык нык сизгерлек арту.
- Паникалы һөҗүмнәргә охшаш билгеләр: йөрәк тибеше ешая, курку хисе, шөбһәләнү арта, тирләтә, кан басымы күтәрелә.
Күрем алды синдромы билгеләре тагын да көчәя, әгәр:
- Хроник стресс булса. Арыганлык болай да йокысызлыкка һәм агрессия артуга китерә.
- Витаминнар, микро- һәм макроэлементлар дефициты булса.
- Рационда аксым аз булса.
- Гиподинамия, ягъни даими физик активлык булмаса.
- Төрле авырулар, баш мие травмалары булса.
ПМС билгеләрен киметү өчен түбәндәге киңәшләрне кулланырга мөмкин:
1. Физик күнегүләр ясагыз. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, даими тренировкалар ПМС билгеләрен киметә. Бу эндорфин гормонының чыгуы белән бәйле. Әлеге гормон стрессны бетерә, кәефне күтәрә.
2. 8–9 сәгать йокларга тырышыгыз. Йокысызлык ярсучанлыкны арттыра. Вакытында йокларга ятыгыз. Йокы алдыннан җылы су белән коену, тынычландыра торган үлән чәйләре эчү файдалы.
3. Каһвә, сыр, шоколад ише продуктлардан тыелып торыгыз. Гомумән, баллы ризыклар урынына җиләк-җимеш ашау яхшырак. Рационыгызда клетчатка күп булсын.
4. Д витамины эчү дә яхшы булыр. Әлеге витаминның бердәнбер чыганагы –кояш. «Төймәләр» эчәргә яратмыйм дип әйтүчеләр, урамда күбрәк йөрегез!
5. Нокталы массаж белән дә күрем алды кәефен бераз булса да яхшыртып була. Баш һәм имән бармаклар белән колак яфрагын аска-өскә таба әкрен генә ышкыгыз.
6. Әгәр билгеләр бик нык сизелсә, табибка мөрәҗәгать итү мөһим.
- XIX гасырда ук немец психиатры Рихард фон Крафт-Эбинг хатын-кызлардагы әлеге халәткә игътибар иткән. 1941 елда БМОның авырулар классификациясе исемлегенә кертелгән.
- Күрем алды синдромы билгеләреннән интеккән хатын-кызлар ешрак авырый . Белгечләр уйлавынча, бу синдром аркасында иммун системасы көчсезләнә, шуңа күрә организм төрле инфекция эләктерергә мөмкин.
- Интеллектуаль, артык эмоциональ һәм ябык хатын-кызлар ПМСтан ешрак интегә.
- Әлеге синдром белән хатын-кызларның 80 проценты очраша, 5–10 процентында ул үзен аеруча нык сиздерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк