Логотип
Белмәсәң бел

Каһвә турында җиде факт

Кофе турында барысын да беләбез дип уйлыйсызмы? Кофе ул иртән куәт кертеп җибәрә торган хуш исле эчемлек кенә түгел.

Каһвә яратучылар сөенә ала, ул – файдалы эчемлек. 

Каһвә яратучыларда депрессия сирәгрәк күзәтелә икән. 
Иртән торгач, бик күпләр беренче эш итеп каһвәгә үрелә. Әлеге гадәтнең фәнни нигезләмәсен дә ачыклаган галимнәр. Баксаң, кофеин йокыдан уянырга комачаулап, гел йокыны китереп торучы аденозин рецепторларын сүндерә икән. Каһвә дофамин белән серотонинның активлыгын арттыра. Нәкъ менә шушы ике гормон безгә көч, дәрт, шатлык өсти дә инде. 
Галимнәр шунысын да ачыклаган: көненә ике-өч чынаяк каһвә эчүчеләрдә хәвефлелек һәм депрессив халәт каһвәне бер дә эчмәүчеләргә караганда шактый ким икән. Каһвәнең бу тәэсире аны сөт белән эчкәндә дә саклана. Иң мөһиме: чама белән генә эчү. Югыйсә каһвәнең кире тәэсире дә бар, күпкә китсә, ул нервыларга ярсыткыч буларак тәэсир итә башлый. 

Каһвә яратучылар озаграк яши. 
Моны дистәдән артык тикшеренү раслый. Көненә ике-өч чынаяк каһвә эчү кинәт кенә үлеп китү ихтималын киметә. Ул организмдагы ялкынсынуны киметә, матдәләр алмашын яхшырта, йөрәк эшчәнлеген җайга сала. Димәк, иртән каһвә эчүчеләр үзләренә гомер өсти булып чыга.

Каһвә баш миен картаюдан саклый.
Ул баш миенең картаю белән бәйле процессларын тоткарларга һәм кисәтергә булыша. Каһвә Паркинсон һәм Альцгеймер, деменция кебек җитди чирләр белән авыру ихтималын кисәтә, нейроннарны саклый, дофамин рецепторларының эшен яхшырта. 
Клиник тикшеренүләр вакытында Паркинсон авыруы белән интегүчеләргә иртән һәр көнне каһвә биргәннәр. Аларның хәле бераз яхшырып киткән, хәрәкәтләре әйбәтләнгән. 

Каһвә эчәклектәге микробиомга ярдәм итә.
Әлеге микробиомны икенче баш мие дип тә йөртәләр. Андагы микроблар хәтта акыл эшчәнлегенә дә тәэсир итә ала. Каһвә – эчәклектә яшәүче файдалы бактерияләрнең дусты. 
22 меңнән артык кеше катнашында уздырылган тикшеренү нәтиҗәләре каһвә яратучыларның эчәклегендә сәламәтлек өчен кирәкле һәм файдалы бактерияләрнең күбрәк булуын күрсәткән. 
Каһвә составында полифеноллар һәм хлороген кислотасы бар. Нәкъ менә шулар бактерияләр өчен тылсымлы дару ролен башкара да. 

Каһвә хәтта бетонны да ныграк итә. 
Каһвә түбен гадәттә ташлыйбыз. Күз алдына китерәсезме, һәр көнне бөтен дөньяда ничә тонна каһвә түбе ташлана. Австралиядә аңа яңа кулланыш уйлап тапканнар – аннан биокүмер ясап, бетонга куша башлаганнар. Шуны кушкач, бетонның ныклыгы 30 процентка арта икән. 

Каһвә организмның биологик сәгатьләрен бутый. Кичен ятар алдыннан каһвә эчмәскә кушуның җитди сәбәбе бу. Каһвә организмның циркадлы сәгатьләрен 30–40 минутка күчереп куя. Нәтиҗәдә, мелатонин ясалышы тоткарлана, йокыга китү кыенлаша. Моны истә тотыгыз берүк. 

Каһвәнең организмга ничек тәэсир итүе геннарга бәйле. 
Кофеинның никадәр тизрәк үзләштерелүе өчен  CYP1A2 гены җаваплы булуын ачыклаган галимнәр. Әгәр кофеин артык тиз үзләштерелсә, каһвәнең тәэсире бик сизелми. Акрын үзләштерелгәндә, организм каһвәнең дәрт, куәт бирүен ныграк тоя. Моннан тыш, каһвәнең нинди тәмдә булып тоелуы да геннарга бәйле. Каһвә тәмен бөтенләй дә яратмаучы кешеләр бар. 

Менә хәзер каһвә турында инде күбрәк беләсез. 

Теги: файдалы киңәш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар