Логотип
Белмәсәң бел

Кофе пешерә беләсезме? Яки тәмле кофе пешерүнең җиде сере

Чәйдән кала, кофе дөньядагы иң популяр эчемлекләрнең берсе. Иртән йокыдан уянгач, күпләр бөтен бүлмәгә хуш ис чыгарып, кофе пешерә.

Кофены тәмле итеп әзерләү өчен, аның берничә серен белергә кирәк. 

Кофе сатып алганда, аның ничек тарттырылган булуына игътибар итегез. Бу бик мөһим, һәм кофеның тәменә беренче очракта шул тәэсир итә. 
Эре итеп тарттырылган кофе сыек була һәм тәме дә ул кадәр үк көчле булмый, чөнки эре бөртекләр аша су тизрәк төшеп бетә. Артык вак итеп тарттырылган кофе да тәмле түгел – ул куе һәм әче була. 

Нинди кофе сайларга кирәге аны ничек итеп пешерүгә бәйле. Әгәр френч-пресс икән, бу очракта эре тарттырылганы яхшы. Экспрессо өчен – вак бөртек кулай. Фильтр өчен – уртачасы, туркада пешерү өчен кофеның он хәленә китереп тарттырылганы әйбәт. 
Кофены үзегез тарттырсагыз, тегермәннең ташлысын (жерновой) алырга тырышыгыз. Ул бөртекләрне тигез тарта. Кофены күп итеп алдан тартып куймаска кирәк, болай эшләсәгез, аның исе очып бетә. 

Тәмле кофе пешерүнең икенче сере – суның температурасын дөрес сайлау. Суның температурасы кофеның тәменә бик нык йогынты ясый. Бик кайнар су кофены «яндыра», андый кофеның тәме әче була. Салкын суда исә кофеның тәме ачылмый. 
Кофе пешерү өчен суның иң оптималь температурасы 90–96 градус. Суның кайнарлыгын үлчи торган градуснигыгыз булмаса, кайнап чыкканнан соң 2-3 минут көтегез, шуннан соң гына кофе өстенә салыгыз. 

Кофены френч-пресс яки фильтр ысулы белән әзерләсәгез, суның температурасына аеруча игътибарлы булыгыз. Кофемашинада пешергән очракта, аның дөрес температураны тотуын тикшерегез. 

Кофе һәм суның дөрес пропорциясен саклау –  өченче сере. Суны азрак салсаң, кофе әче була, күбрәк салсаң – кофеның тәме югала. 
Стандарт пропорция – 1 гә 15 яки 1 гә 16 нисбәте. Ягъни 1 грамм кофега 15-16 мл су салып пешерү. Уңайлылык өчен, 1 литр суга 60 грамм кофе дип исәпләргә була. Төгәл исәпләр өчен кухня үлчәвен кулланыгыз. 

Дүртенче сере –  кофе бөртекләрен дөрес саклау. Кофеның исе һәм тәме бик тиз очып бетә. Яктылык һәм һава тәэсирендә ул окисьлаша. 
Кофены капкачы тыгыз ябыла һәм яктылык керми торган савытта сакларга кирәк. Салкынча урында сакласаң яхшырак. Ләкин кофены суыткычка куймагыз, суыткычта ул дымланырга мөмкин.

Кофе пешерә торган җиһазларны чиста тотарга кирәк. Монысы бишенче сере. Кофе бөртекләре майлы. Кофе пешерә торган машинаны, кофе тегермәнен, туркаларны әледән-әле юып тормасаң, кофедан калган утырым һәм аннан чыккан май аркасында кофеның тәме үзгәрәчәк. 

Кофе тәмле килеп чыксын өчен, суның сыйфаты мөһим. Монысы алтынчы сере. Каты суда пешерсәң, кофеның тәме ачылмый. Ә артык йомшак судан анда әче тәм барлыкка килә. Кофе өчен фильтрланган яки шешәләргә тутырып сатыла торган чиста су яхшы. Суның минеральләштерелүе 1 литрга 100–150 миллиграммнан артмасын. Кофе пешерү өчен хлорлы яки дистильләштерелгән су бармый. 

Кофеның саклану срогын карагыз. Бу –  җиденче сере. Кофе никадәр озаграк сакланган саен, исе һәм тәме дә шулкадәр үк зәгыйфьрәк була. Кыздырганнан соң кофеның тәме 1–3 айда бик яхшы була, аннары начарлана. Кофе бөртекләрен кулланыр алдыннан гына ваклагыз. Тиз арада кулланып бетерәсе булмасагыз, тарттырылган кофены күп итеп алмагыз, кечкенә капка тутырганын алыгыз.

Кыскача йомгак ясап әйтсәк:
кофеның дөрес итеп тарттырылганын сайлагыз,
суның температурасына игътибар итегез;
пропорцияне тотыгыз;
бөртекләрне дөрес саклагыз;
кофе пешерә торган җиһазларыгызны ешрак юыгыз;
һәрвакыт яңа гына тарттырылган кофе пешерегез. 
 

Теги: файдалы киңәш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар