Логотип
Белмәсәң бел

Хәйләсез дөнья файдасыз

Көндәлек тормышта көтелмәгән хәлләр килеп чыгып кына тора. Безнең бу киңәшләребез тормышыгызны җиңеләйтергә аз булса да ярдәм итәр дип уйлыйбыз.

Көндәлек тормышта көтелмәгән хәлләр килеп чыгып кына тора. Безнең бу киңәшләребез тормышыгызны җиңеләйтергә аз булса да ярдәм итәр дип уйлыйбыз.

  • Савытка тутырылган шәмне бераз яндыргач, фитиле чокырда кала. Икенче юлы аны кабызып җибәрүе шактый кыен. Шырпы белән кабызыйм дисәң, кулны пешерә. Бу очракта чи спагетти ярдәмгә килә ала. Ул чыра кебек, бик яхшы яна. Озын булгач, кулны да пешерми.
  • Әгәр китапны укыганда үзегезгә файдалы урыннарын маркер белән билгеләп, хәзер моның эзен ничек бетерим, дип баш ватсагыз, кибеттән лимон алып керегез. Мамык таякчыгын лимон согында чылатып, маркер эзләрен ышкыгыз. Бу киңәш яңарак эзләр өчен кулай. 
  • Яңа кием тартмасына гадәттә бәләкәй генә ак пакетлар салалар. Бу пакетлар эчендә – дымлылыкны сеңдерә торган шарчыклар – кремнезем. Сез аны ташламагыз, көндәлек тормышта кирәге чыгачак. Мәсәлән, яздан орлыкларыгыз калса, алар сакланган тартмага кремнезем салсаң, орлыклар дымланмый. 
  • Ванна бүлмәсендәге көзге дымланып интектерәме? Автомобильләрне ялтырату өчен махсус балавыз сатыла (автомобильный воск). Шуны көзгегә сөртеп, кипкәннән соң коры тукыма белән ялтыратсаң, көзге парланмас. 
  • Бала-чага өйдәге җиһазларга наклейкалар ябыштырырга ярата. Аларга бик матур күренсә дә, җиһазны бизәми шул. Баланы ачуланмагыз, җиһазны бик җайлы гына чистартырга була. Моның өчен пластмасса шпатель (пластилин пычагы да ярый) һәм чәч киптерә торган фен гына кирәк. Фен белән җылыткач, наклейканың җилеме җеби, шпатель белән кырып кына аласы кала. 
  • Бүген эшлисе эшләрнең исемлеге яки кибеттән ниләр алырга кирәге гел күз алдында торса, җайлы инде. Мондый тактаны биш минутта булдырып була. Пыялалы буш рамка (фоторамка) һәм маркер гына кирәк. Пыяла астына бер генә төсле кәгазь куегыз. Ул аксыл булса яхшы. Пыяла өстеннән маркер белән бүгенге планнарыгызны язасыз. Кирәге беткәч, чүпрәк белән бик җиңел генә сөртелә дә ул. 
  • Бу киңәш авыл җирендә яшәүчеләр өчен актуаль булыр. Кар көрәр вакытлар җитә. Юеш кар көрәккә сыланучан. Көрәгегезгә автомобиль балавызы сылап, шомартыгыз әле, кар ябышмас. Бу бигрәк дә тимер көрәкләр өчен кулай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар