Алар беренче карашка гына королевалар, дәрәҗәле ханымнар. Чынлыкта үзләренең кансызлыклары, кешеләрне садистларча җәзалаулары белән даннары таралган...
Алар беренче карашка гына королевалар, дәрәҗәле ханымнар. Чынлыкта үзләренең кансызлыклары, кешеләрне садистларча җәзалаулары белән даннары таралган.
Мария I Тюдор (Мария Кровавая)
Англиядә тир эпидемиясе котырган елны туган. Урта гасырлар Британиясе тарихында ямьсез эз калдырган. Явызлык символы дип йөртәләр аны. Тәхеткә дәгъва итмичә, королева таҗына очраклы гына ия булса да, Мария-католичка (сарайда шулай йөрткәннәр үзен) дәүләт белән идарә итүдән бик ерак булган. Буш вакытларында христиан изгеләре турында китаплар укыган, атка атланып йөргән, лачыннар ауларга яраткан. Ирләрдән уттан курыккандай курыккан. Шуңа күрә протестант бунтчыларына каршы рәхимсез һәм кансыз сугышлар алып барыр дип башка да китермисең. 16 яшьлек кардәше Джейн Грей Мариянең беренче корбаны була: кызның башын чаптыра. Палач кулына Джейнның ире һәм кайнатасы да эләгә. Англия буйлап учаклар кабына, йөзләгән чиркәү әһелләре католиклыкны кабул итәргә теләмәгәнгә генә утта яна. Халык аны Канлы Мария (Мария Кровавая) дип йөртә башлый.
Елизавета Батори
Үз күз алдында крестьян кызларын иң куркыныч җәзага тартуны кансыз графиня Елизавета Батори аерым бер канәгатьлек белән күзәткән. Венгрия Корольлегендәге Чейде замогының тирән һәм караңгы подваллары дворянканың караңгы эшләрен яшергән. Үз корбаннары каны тутырылган ваннада ул юынырга яраткан дип тә сөйлиләр. Җинаятьләре ачылгач, графиняның йөздән артык кызны җәзалавы һәм үтерүе мәгълүм булган. Тугры хезмәтчеләре (арада өчесе – хатын-кызлар) аңа кызларны ерткычларча җәзаларга булышкан. Тормышының соңгы көннәрен замогында, кояш нурлары да төшми торган иң караңгы бүлмәдә үткәреп үлгән.
Дарья Салтыкова
Җаннарны кыючы алпавыт Дарья Салтыкова укый да, яза да белмәгән. Бу надан хатын Мусин-Пушкиннар, Давыдовлар, Толстойлар даирәсенә ничек эләгә алды икән дип гаҗәпкә каласың. Мөгаен, аларның Салтыковлар имениесенә аяк басканы да булмагандыр. Күршеләре алар йортын урап уза торган булган. Ә авыл зиратында яңадан-яңа каберләр барлыкка килә торган. Җирле халык куркып дәшмәгән. Ләкин 1762 елда Дарья Салтыкова утарындагы яшерен сер тишелә. Крепостной крестьяннар Савелий Мартынов һәм Ермолай Ильин тормышларын куркыныч астына куеп, Петербургка барып җитәләр, Екатерина патшага палач Салтычиха турында җиткерәләр. Императрица шундук Дарья Салтыковага карата җинаять эше кузгатырга боера. Тикшерүләр барышында явыз хатынның 100 дән артык кешене үтерүе ачыклана. Корбаны битенә кайнап торган су җибәрү, чәчләрен яндыру берни тормый аңарга. Салтычихага җәза бирүгә императрица үзе алына. Фамилиясе урынына «урод рода человеческого», «бесчеловечная вдова» дигән сүзләр язылган була. Суд карары буенча Салтыкова калган гомерен Донской монастыре төрмәсендә уздырырга тиеш була.
Ильза Кох
Ул плацка чыгуга бөтенесенең коты алына. Концлагерьда аннан да зәһәррәк, явызрак палач булмый, хәтта ире Карл Кохны уздыра. Бухенвальд концлагере комендантының җәза алымнары да аның ерткычлыкларына җитә алмый: үлгән һәм исән әсирләрнең авызыннан алтын коронкаларын йолкып алу белән чикләнә ире. Ильзега Фрау Абажур дигән кушамат тагалар. Кеше тиреләреннән сумкалар, хәтта эчке киемнәр тегүгә кадәр уйлап чыгара! Аеруча абажурлар ясау белән мавыга ул. Ирле-хатынлы бу палачларның ерткычлыгы гитлерчыларның югары чиннарында да ризасызлык тудыра. Бу, мөгаен, Карл Кохның талаган әйберләре белән бүлешмәүдән дә килеп чыккандыр. Суд карары буенча, Бухенвальд комендатын аталар, ә Ильза качып котыла. Американнар кулына эләккән авырлы садистканы, гуманлылык күрсәтеп, иреккә җибәрәләр. Ләкин немец полициясе эләктерә: гомеренең ахырына кадәр төрмәгә ябалар. 1967 елның 1 сентябрендә камерада, простынядан бау ишеп, асылынып үлә.
Антонина Макарова
Брянск территориясендә нацистлар тарафыннан оештырылган Локоть җирендә Антонина Макарованы Тонька-пулеметчица кушаматы белән яхшырак беләләр. Бу палач партизаннарны һәм аларның туганнарын атып үтерә. Көнгә 27 шәр кеше ата. Кайбер көннәрне өчәр тапкыр үлем җәзасын үти. Атып үтергәннән соң, корбаннарының үзенә ошаган киемнәрен салдырып ала. Партизаннар аңа ау оештырып карый, ләкин тота алмыйлар.
Сугыштан соң эзсез югала. Локоть фашистлардан азат ителгәч, Дәүләт куркынычсызлыгы хезмәткәрләренең махсус төркеме коллаборационистканы эзләүгә керешә. Үтерелгән йә немецлар белән чит илгә качкан дигән фаразлар йөри. Ә ул сержант Виктор Гинзбургка кияүгә чыгып, аның фамилиясендә Белоруссиянең Лепель шәһәрендә тыныч кына яшәп ята, тегү фабрикасында контролер булып эшли, сугыш ветераны льготаларыннан файдалана.
1976 елда Брянскида Локоть төрмәсенең элеккеге начальнигын кулга алалар. Сорау алу вакытында ул Антонина Макарованың сугышка кадәр Мәскәүдә яшәгәнен әйтә. КГБ офицеры башкаланың Макаров фамилияле кешесенең анкетасын тикшергәндә, аның бертуган апасы Белоруссиядә яшәвенә төртелә. Шикле хатынны күзәтү астына алалар. Локоть төрмәсендә утырган берничә кеше исә Тонька-пулеметчицаны таный. Макарованы кулга алалар. Ул кылган җинаятьләре өчен үкенми, үзен гаепле санамый. 1979 елда аңа карата атып үтерү җәзасы кулланыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк