Кер порошогы һәм отбеливатель кебек кер юарга кирәкле чаралар исемлегенә 9% лы серкәне дә (уксус) өстәгез дисәк, шаккатарсызмы икән?
Бу арзан һәм универсаль чараны бөтен нәрсәне юганда кулланырга мөмкин: урын-җир әйберләреннән, сөлгеләрдән башлап, эчке кием-салымнарга һәм бала киемнәренә кадәр.
Кер яхшырак юылсын өчен, кер юу машинасына ярты стакан серкә салыгыз. Кер юу порошогының тәэсире күпкә артачак һәм ул кием-салымны чистарак юачак. Серкә тукымаларны төсе чыгудан да саклаячак. Бик еш юу һәм кер юу порошогын дөрес күләмдә кушмау аркасында тукымаларда барлыкка килүче сабын куныгын эретергә дә ярдәм итәчәк.
Әгәр ½ стакан серкәне кер юу машинасының кондиционерны сала торган бүлегенә салсагыз, ул киемгә кондиционер кебек үк тәэсир итә: йомшарта. Серкәне бигрәк тә сөлгеләр юганда кулланырга кирәк.
Әгәр юган кием-салым бертуктаусыз тәнгә ябыша икән, моңардан котылу өчен кер юган вакытта ½ стакан серкә кушыгыз. Нинди нәтиҗәгә ирешергә теләсәгез дә (әйтик, статик электр корылмасыннан котылу, кием-салымны йомшарту яки кер машинасының үзен юу), серкәне кер юу машинасының теләсә кайсы бүлегенә сала һәм кер юу порошогы белән бергә дә куллана аласыз.
Юганнан юганга кием-салымда җыелып килә торган сабын куныгын да серкә юкка чыгара. Сөлгеләрдә, урын җәймәләрендә, юрган тышларында сабын куныгы җыелу тән тиресен (бигрәк тә кечкенә балаларныкын) ялкынсындырырга һәм аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Сабын куныгыннан котылу өчен кер юган вакытта бер стакан серкә кушыгыз.
Мәчегез бар һәм сез аның кием-салымга ябышкан йоныннан ничек арынырга белмисезме? Керне чайкаган вакытта ½ стакан серкә кушарга онытмагыз: кием-салымыгыздагы мәче йонын берәмтекләп чүпләп утыруны, ниһаять, онытырсыз.
Ак киемнәрнең аклыгын саклау һәм алардагы сары тапларны бетерү өчен шулай ук серкә кулланырга була. Кием-салымны чайкаганда суга кушкан ½ стакан серкә сары таплардан котылырга ярдәм итәчәк.
Әгәр яраткан блузкагызга каһвә тамызган икәнсез, борчылмагыз. Мондый очраклар өчен өегездә серкәле спрей-шешә тотарга гадәтләнегез. Аның белән каһвә генә түгел, шоколад, кайнатма тапларын да эшкәртергә мөмкин. Моның өчен әлеге тапка серкә сибегез һәм 10 минутка калдырыгыз. Аннары киемне әлеге таптан эзләр калудан курыкмыйча – гадәттәгечә юарга мөмкин. Серкә мамык һәм полиэстердан тегелгән кием-салымнар өчен дә куркынычсыз.
Әгәр ялгыш кына киемегезгә дезодорант тидергәнсез икән, берәр чиста чүпрәккә азрак серкә агызыгыз да шуның белән тапны сөртегез.
Серкә – тәмәке һәм күгәрек исләрен бик яхшы «йота». Моның өчен керне чайкаганда суга 1 стакан серкә кушырга онытмагыз – әлеге исләрнең эзе дә калмаячак. Әгәр бүлмәдә кемдер тәмәке тарткан һәм аның исе тәрәзә пәрдәләренә, дивандагы мендәрләргә сеңгән икән, аларны шулай ук серкәле суда чайкарга кирәк.
Кер юу машинасының детальләрендә сабын күныгы һәм кальций калдыклары җыелмасын өчен, серкә кулланыгыз. Кер юу машинасы әйбәт кенә эшләп торсын дисәгез, айга бер мәртәбә 1 стакан серкәны кер порошогы сала торган бүлеккә салыгыз һәм стандарт режимда керсез юу програмасын кабызыгыз.
Кайбер кием-салым тукымасының төсе бик чыга. Әмма кайчак күрмичә яки игътибарсызлык белән шундый бер кызыл сөлгене башка керләр белән юарга салган чаклар була. Кер юу машинасын кабызып җибәргәч ялгышканыңны аңлап аласың алуын, әмма инде соң була... Нәтиҗәсе билгеле инде – юарга салган бөтен керләр (футболка, күлмәкләр, носкилар) кып-кызыл төслегә әйләнә.
Әгәр сез яңа алган нинди дә булса киемегезне беренче тапкыр юасыз һәм аның төсе чыгып, калган керләрне бозар дип куркасыз икән, юарга салыр алдыннан аны серкә белән чылатып 15–20 минут тотыгыз.
Серкәне эчке кием-салымнарны һәм су коену костюмнарын юганда да куллана аласыз. Җылы суга ¼ стакан серкә өстәгез һәм юасы әйберләрне 15−30 минутка җебетергә салыгыз. Аннан бик яхшы итеп чайкагыз һәм кибәргә элегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк