Син авылдан күптән чыгып китсәң дә, авыллыгың барыбер кала, диләр бит. Ярлы кешеләр белән дә шул ук хәл. Күп кенә хәлле кешеләрнең кичәге ярлылыгы һаман үзен сиздерә – күңелләре ярлы килеш кала, аларда шул мокытлык ярылып ята. Андыйларны ничек танырга?
Син авылдан күптән чыгып китсәң дә, авыллыгың барыбер кала, диләр бит. Ярлы кешеләр белән дә шул ук хәл. Күп кенә хәлле кешеләрнең кичәге ярлылыгы һаман үзен сиздерә – күңелләре ярлы килеш кала, аларда шул мокытлык ярылып ята. Андыйларны ничек танырга?
1. Патологик саранлык һәм акчаны чамасыз пыран-заран китерү.
Бу ике сыйфат һич тә бер кешедә берьюлы булырга тиеш түгел кебек инде. Ә менә фәкыйрьлектә үскән кешенең психологиясе бер дә үзгәрми, гомеренең соңгы көннәренә кадәр ярлы булып кала, акчасы да тотрыклы булмый, ди психологлар. Ул йә арзанлы әйберләр сатып алып, һәр тиенен экономияли, йә акчасын кирәксез әйберләргә исраф итә. Күңеле ярлы кешеләргә хас бу сыйфатлар.
2. Акчаны «суга салу».
Миллионнар, зур инвестицияләр турында күпме генә авыз суларын корытып сөйләмәсеннәр, алар күп акчага әзер түгелләр. Акча куркыта аларны. «Акча – куркыныч», «Акча өчен үтерергә дә мөмкиннәр», «Акча кешене рәхимсез итә» дигән фикер аңнарын томалап алган. Шуңа да хәерче кулына акча керсә, ул тизрәк котылу ягын карый: җыен юк-барга тотып, акчасын «суга сала». Акча булмаса, проблема да юк алар өчен.
3. Хәерчегә җил каршы!
Мохтаҗлыкта үскән кешегә бөтен дөнья аңа каршы кебек тоела. Һәркайда көндәшләр, конкурентлар, аяк чалучыларкүрә. Аңа гына гел көнләшеп карыйлар, аны гына төп башына утыртырга мөмкиннәр... аны гына тәнкыйтьлиләр, аны гына сүгәләр... Андыйлар үзен яклачысыз, кыерсытылган итеп хис итә. Күңеле ярлы кеше читтән һәрвакыт берәр этлек көтә, теләсә нинди проблеманы катастрофа сыман кабул итә.
4. Яман гадәтләр.
Үзен ярлы итеп тойган кеше гадәттә гайбәт сөйләргә, башкаларны тәнкыйтьләргә ярата. Бүтәннәрне каралтып, үзен өстен итеп күрсәтергә омтыла. Андый кешене җәнҗалга тарту да җиңел. Чөнки ул табигате белән үк ярышка, көндәшлеккә көйләнгән. Сөйләме хаталы, эрудициясе түбән, үзеннән түбәнрәк статустагыларга, әйтик, хезмәт күрсәтүче персоналга масаеп, югарыдан карый. Көн күрмәгән көн күрсә, көндез чыра яндыра, дигән мәкаль бик туры килә андыйларга. Башкалар акчасын белем алуга керткәндә, ул акчасын купшы әйберләргә тота. Әмма яман гадәтләрне кыйммәтле кием дә, зиннәтле сарайга тиң йорт та яшерә алмый.
5. Фейкларга табыну.
Күп танылган кешеләрнең исемле брендлар дип исе китә. Chanel фирмасы сумкасын ярты миллионга сатып алганчы, шуның күчермәсен арзанга да сатып алып була бит! Башкалар аның аермасын барыбер тоймый! Менә шул сыйфатлары бай кешеләрне дә «сата» инде. «Кыйммәтлерәк» булып күренәсе килү, көндәшләренең борынына чиертү – шәп акча алучыларны, кыйбатлы машиналарда йөрүчеләрне кемнең кем икәнен бик яхшы күрсәтә инде!
6. «Мин күбрәккә лаек!»
Мондый тормыш позициясе аны башкалардан читләштерә. Чөнки ул һәрвакыт үзенә күбрәкне таләп итеп тора, ә үзеннән берни алып булмый. Бөтенесе аңа гына тиеш, дип карый. Аз хезмәт хакына эшләргә риза түгел, тиеннәр өчен тир түккәнче, акчасыз утыру яхшырак, бип карый. Аныңча, тирә-яктагылар аннан баерак, аларга гел уңай килеп тора. Ул гына бу тормышта барысыннан мәхрүм...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк