Камыр басарга күпләрегезне өйрәтәсе юк. Шуңа күрә бу киңәшләр яшь хуҗабикәләр өчен файдалы булыр. Камыр уңсын өчен берничә хәйлә өйрәтәбез аларга.
Камырның иң зур дошманы – артык күп он. Рецептта күрсәтелгән күләмне төгәл салсаң да, камыр кайчак артык тыгыз килеп чыгарга мөмкин. Чөнки онның дымлылыгы, сыйфаты һәм сыеклыкны үзенә сеңдерү сәләте төрле була.
Шуңа күрә онның бер өлешен башта калдырып торыгыз. Камырны баса-баса, кирәк булган саен өстәгез. Ул йомшак, үзле булырга тиеш. Бераз кулга ябышуы он җитмәүне аңлатмый.
Басып бетергәннән соң камырга 10–15 минут ял итәргә мөмкинлек бирегез. Бу вакыт эчендә онның җилемсәсе арта, камыр тыгызлана һәм аны җәю җиңеләя.
Чүпрәле камыр өчен сөт, су, йомырка һәм май салкын булмаска тиеш. Аларның бүлмә температурасында булуы яхшырак.
Сөт яки су артык кайнар булса, чүпрәнең күпертү үзлеге бетәргә мөмкин. Чүпрәле камыр өчен сыеклыкның якынча 35–38 градус булуы уңайлы.
Сөтне бармак белән тикшереп карагыз. Ул җылы, ләкин бармак пешерерлек булырга тиеш түгел.
Камырның кабармавы кайчак хуҗабикәнең хатасы түгел, ә чүпрәнең активлыгын югалтуы белән бәйле.
Моны тикшерү өчен:
• 100 мл җылы су яки сөт алыгыз;
• 1 чәй кашыгы шикәр комы кушыгыз;
• Рецепта билгеләнгәнчә чүпрәне салыгыз;
• 10–15 минут җылы урында тотыгыз.
Өстендә күбекле «бүрек» барлыкка килсә, чүпрә эшли дигән сүз. Күбекләнмәсә, яңа чүпрә алырга кирәк.
Тиз күперә торган коры чүпрәне алдан суда эретү таләп ителми. Аны онга турыдан-туры кушарга мөмкин. Куллану тәртибен кабындагы язудан карагыз.
Басып бетергәндә камыр әле кулга ябышырга мөмкин. Күпләр шунда ук он өсти башлый. Нәтиҗәдә ул тыгыз, авыр була, аннан пешкән ризык тиз искерә.
Басып бетерер алдыннан кулларыгызга аз гына үсемлек мае тамызыгыз. Камырны җәйгәндә дә кунага он урынына май тамызсаң яхшырак. Бу бигрәк тә йомшак камыр белән эшләгәндә уңайлы.
Бу киңәш аеруча майлы, йомырка һәм шикәр күп булган чүпрәле камырга кагыла.
Башта он, сыеклык һәм чүпрәне кушып, камырның баса башлагыз. Аннары йомшартылган яки эретелгән майны аз-азлап өстәгез. Майны башта кушу он аксымнарының су белән бәйләнешен һәм глютен челтәренең формалашуын акрынайтырга мөмкин. Аннары, май чүпрәнең активлыгын да киметә.
Камыр җитәрлек басылганмы, юкмы икәнен белүнең бер сере бар. Камырдан кечкенә генә кисәк алыгыз да, бармакларыгыз белән әкрен генә ике якка таба тартып җәегез. Әгәр ул өзелмичә, үтә күренмәле юка элпә хасил итеп сузылса, глютен челтәре яхшы формалашкан дигән сүз. Әгәр шунда ук өзелсә, камырны тагын бераз басарга кирәк.
Бу ысул бигрәк тә бодай оныннан гына басылган чүпрәле камыр өчен файдалы.
Чүпрәле камыр җылы урында тизрәк күтәрелә. Температура якынча 24–26 градус кирәк. Әгәр кухня салкын булса, камыр салынган савытны бераз җылы су тутырылган зуррак савыт эченә урнаштырырга мөмкин.
Тагын бер ысул: мичтә күпертү. Мичне бераз гына җылытып, сүндерегез. Камырны мичкә куяр алдыннан мичнең артык эссе булмавын тикшерегез. Камырның өсте кипмәсен өчен, савытны капкач яки чиста сөлге белән каплагыз.
Чүпрәле камыр беренче тапкыр күтәрелгәч, аны җиңелчә басып, эчендәге артык газны чыгаралар. Бу – камырны төшерү түгел, ә аның структурасын яхшырту өчен кирәк.
Аннары камырга кабат күтәрелергә бирегез. Болай берничә кат баскан камырдан пешерелгән ризык бик йомшак булы, тиз искерми.
Барлык камырны да бертөрле итеп басарга ярамый. Берсенә озак басу кирәк булса, икенчесен, киресенчә, мөмкин кадәр азрак тотарга кирәк.
Йомшак, үзле булсын өчен яхшылап басарга кирәк. Май һәм шикәре күп булган камыр гадәттә әкренрәк күтәрелә. Аңа күбрәк вакыт таләп ителергә мөмкин.
Мондый камырны озак басарга ярамый. Май салкын булырга, ингредиентлар тиз генә кушылырга тиеш. Әзер камырны суыткычта ял иттерү яхшы нәтиҗә бирә.
Май белән камырның температурасы якынча бертөрле булырга тиеш. Камырны җәеп, катлап төргәннән соң суыткычка кую мөһим. Шулай иткәндә май эреп бетми, пешкәндә матур катламнар барлыкка килә.
Бу камыр тыгызрак булырга тиеш. Басканнан соң, кимендә 20–30 минут каплап ял иттерегез. Шул вакыт эчендә камыр йомшара һәм җәю җиңеләя.
• Тозны онытмагыз. Ул камырга тәм бирү белән бергә, аның структурасына да йогынты ясый.
• Шикәрне арттырмагыз. Күп шикәр чүпрәле камыр авыр күтәрелә, мичтә тиз кызара. Ә эче әле пешеп өлгермәскә мөмкин.
• Йомырканы касәгә сытып салыгыз. Болай эшләгәндә ул камырга тигезрәк тарала.
• Камырны сакларга мөмкин.. Әзер камырны туңдырып та саклыйлар. Ләкин эреткәннән соң аңа кабат күтәрелергә вакыт бирергә кирәк.
Фото ясалма фәһем генерациясе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк