Логотип
Белмәсәң бел

Каһвә түбен куллануның гадәти булмаган 3 ысулы

Сез каһвә яратасызмы? Һәр иртәне каһвәдән башлыйм, ансыз бер көн тора алмыйм дисезме? Ә түбен нишләтәсез?

Чын каһвә эчүчеләргә инде бу сорау... 
Көнгә берничә тапкыр эчсәң, шактый җыела бит ул. «Бернәрсә дә эшләтмим, чүп чиләгенә салам инде», – дисезме? 
Юкка алай эшлисез! 
Бу язманы укыгач, аңларсыз: җыеп барсагыз, аның сезгә, һичшиксез, кирәге чыгачак. 

Хуҗалыкта куллану
Каһвә түбе кәстрүл һәм таба өслекләрен бик йомшак чистарта.

Төелгән каһвә – иң яхшы абсорбент. Бер контейнерга каһвә түбе салып, өстен капламыйча суыткычка куйсагыз, ул андагы бөтен исләрне үзенә сеңдерәчәк. Чүп чиләге төбенә салсагыз да, чиләктәге авыр исләрне ул үзенә йотачак. 

Каһвә түбе ярдәмендә духовканы чистартып алырга мөмкин. Кухня өстәлен дә әледән-әле каһвә түбе белән чистарткалап алыгыз – нәтиҗәсе сезне сөендерми калмас. 
Ә менә каһвә түбе белән зәйтүн маен 1:1 микъдарында кушсагыз, йорт җиһазлары өстендәге тырналулардан котылырга була. Барлыкка килгән сыеклыкны җиһаз өстенә агызып, йомшак чүпрәк белән сөртергә һәм калган өлешен җыеп алырга кирәк. 

Каһвә исе бөҗәкләрне дә үзенә тарта. Әгәр өегездә тараканнар күренә икән, алар өчен тозак корып карагыз. Пыяла банканың өчтән бер өлешен каһвә түбе белән тутырыгыз, ә банка авызына эчке яктан ике яклы скотч ябыштырыгыз. 

Табигый косметика буларак куллану

Каһвә түбен кулларга скраб сыйфатында кулланып була – кул тиресенең шунда ук ничек йомшарып калуына шаккатарсыз. 
Кулдан сарымсак яки суган исен бетерү өчен дә каһвә түбеннән дә яхшысын тапмассыз. 

Тән тиресе кубакланса, каһвә түбе белән кокос маен кушып, барлыкка килгән сыеклыкны  тәнгә сөртегез. 

Чәчне ясаганда кулланган лак яки гельне ничек бетерергә белми азапланасызмы? Каһвә түбен әкрен генә юеш чәчкә сөртегез, ә аннан соң башыгызны шампунь белән юып алыгыз. 

Бакчада куллану
Бакчагызны кырмыска бастымы? Кырмыска өеме тирәли яки кырмыскалар күбрәк күренгән урыннарга каһвә түбен сибегез. Шикләнмәгез дә – алар шул көнне үк яшәү урыннарын алыштырачаклар. 

Каһвә түбе – ачы туфракны үз иткән үсемлекләр өчен менә дигән ашлама. Мәсәлән, азалия, роза, гортензия һәм башкалар өчен. Каһвә калдыкларын саламга кушып болгатыгыз да чәчәк куаклары төбенә салыгыз. 

Күрше мәчеләре сезнең чәчәк түтәленнән бәдрәф ясадылармы? Тавыш күтәреп, күршеләр белән араны бозып тормагыз: каһвә түбен вакланган әфлисун кабыгы белән кушыгыз һәм түтәлгә салыгыз – кунак мәчеләр сезгә юлны онытачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар