Тозлы кәбестәнең файдасы турында белмәгән кеше сирәктер. Ул С витамины чыганагы. Салкын тиеп авырмас өчен, тозлы кәбестәдән дә файдалысы юк. Тозлы кәбестәнең файдалы үзлекләрен санап тормыйбыз, сайтыбызда ул хакта язма бар. Бу юлы кәбестәне дөрес тозлау турында сөйләшербез.
Тозлы кәбестәнең файдасы турында белмәгән кеше сирәктер. Ул – С витамины чыганагы. Салкын тиеп авырмас өчен, тозлы кәбестәдән дә файдалысы юк. Тозлы кәбестәнең файдалы үзлекләрен санап тормыйбыз, сайтыбызда ул хакта язма бар. Бу юлы кәбестәне дөрес тозлау турында сөйләшербез.
1 нче кагыйдә – сортны дөрес сайлау.
Тозлар өчен кәбестәнең сортын белеп сайлау бик мөһим. Моның өчен уртача өлгерешле сортлар яхшы. Алар сусыл, баллы һәм ак төстә була. Иртә һәм соң өлгерешлесе тозлар өчен яраксыз. Иртә өлгерешле кәбестәнең яфраклары бик йомшак, ә соң өлгерешлесенеке – коры. Шуңа күрә тозлар өчен икесе дә бармый.
Тозларга дигән кәбестә бер-ике тапкыр кырауга эләксә, тагын да яхшы. Бу очракта ул тагын да сусыллана һәм баллана.
2 нче кагыйдә – тозны күп салмау.
2,5 кг кәбестәгә 1 аш кашыгы тоз алына. Тозны күп салсаң, ул әчү процессын тоткарлый.
Кәбестәне тураганнан соң, тоз һәм бер чеметем генә шикәр комы салып, кул белән чак кына уарга кирәк. Бу вакытта ул бераз гына йомшарып, суын чыгара. Тик кәбестә артык йомшап бетмәсен, кетердәве калсын. Шикәр комы әчетү бактерияләре тизрәк ишәйсен өчен кирәк. Базардан сатып алган кәбестәләр, гадәттә, кырауга эләкми, аларда шикәр җитәрлек булмый. Кәбестәгә эре угычтан уган кишер кушалар. Кишерне дә күп кушарга кирәкми, ул кәбестәнең тәмен үзгәртә.
3 нче кагыйдә – савытны дөрес сайлау.
Кәбестәне элек имән мичкәләрдә тозлаганнар. Хәзер инде андый мичкәләр юк. Мичкә урынына эмаль кәстрүл бик кулай. Тик аның эмале чатнаган булмасын. Азык-төлек өчен махсус эшләнгән пластмасса чиләкләрдә дә тозларга ярый. Әгәр бер генә баш кәбестә тозласагыз, пыяла банка да кулланырга мөмкин. Туралган, тозы-шикәре салып уылган кәбестәне савытка тутырып, бик яхшылап тыгызлыйлар. Әгәр дә күп күләмдә тозласагыз, порцияләп эшләгез. Бер башны турап, тоз белән уганнан соң, савытка тыгызлап тутырыгыз, аннары икенчесен... Шулай чиратлаштырып тутырсаң, яхшырак. Арага түтәрәмләп туралган кәбестәләрне дә кыстырып калдырырга була.
4 нче кагыйдә – кәбестә үз суында тозланырга тиеш.
Менә шуның өчен дә тозлар өчен сусыл кәбестәләрне генә сайлыйлар. Суы җитәрлек булып, кәбестә өстенә чыгып тормаса, ул бозыла.. Кәбестәне савытка тутырып тыгызлаганнан соң, өстенә зур тәлинкә каплап, йөк бастырып куялар. Өченче көнгә суы ташыса, беразын алырга була. Өч көннән кәбестәне берничә урыннан тишкәләп, газларын чыгарырга кирәк, бу – мөһим.
5 нче кагыйдә – температура.
Кәбестә 18–20 градус җылылыкта яхшы тозлана. Әчетү бактерияләре өчен иң яхшы температура бу. Өч көннән авыз итә башларга була, ләкин бу вакытка әле ул тозланып җитми. Гадәттә, кәбестә тозланып җитсен өчен, атна-ун көн вакыт кирәк. Ләкин атна буена җылыда торса, кәбестә әчи. Өч-дүрт көннән кәбестәне базга яки идән астына – салкынга төшереп куялар. Суыткычка куярга да була. Ул шунда ахыргача тозланып җитә. Салкында ферментация акрыная, кәбестә әчеми. Дөрес тозланган кәбестә хуш исле, үтә күренмәле гәрәбә төсле, авызда кетерди, сусыл һәм бик тәмле була.
Искәрмә: кәбестә өстенә ак күгәрек чыгу аның бозылуын белдерми.
Тозланып беткәннән соң, суы кимеп, кәбестәнең өсте корыса, әчетүче бактерияләр үлә. Кәбестә өстендәге ак күгәрек әнә шул үлгән бактерияләр ул. Аның кәбестәгә бер зарары да юк. Салкын су белән чайкатсаң, ул күгәрек юыла, кәбестәне гадәттәгечә кулланырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк