Логотип
Белмәсәң бел

Иске киемнәргә яңа гомер бүләк итик!

Киемне ташларга ашыкмыйк – аны яңадан файдалы әйбергә әйләндерү мөмкинлекләре бик күп.

Кеше тормышында киемнең әһәмияте зур. Ул безне салкыннан һәм эсседән саклый, тышкы кыяфәтебезне тулыландыра, үз-үзебезне тотышыбызга һәм кәефебезгә дә йогынты ясый. Шуңа күрә без кием-салым сайлауга, аны сатып алуга һәм куллануга зур игътибар бирәбез. Әмма вакыт узу белән кайбер киемнәр искерә, туза, модадан чыга яки, үлчәме туры килмәү сәбәпле, шкаф киштәләрендә урын алып ята башлый. Шундый чакта күпләребезне бер сорау борчый: кияргә яраксыз яки инде кирәк булмаган киемнәрне нишләтергә?

Күпчелек очракта без андый киемнәрне чүплеккә чыгарып ташларга күнеккәнбез. Ләкин бу иң дөрес һәм отышлы юлмы соң? Юк, әлбәттә! Чөнки безгә кирәк булмаган кием башка кеше өчен файдалы булырга, ә тузып беткән тукымалардан көнкүрештә кулланырлык төрле әйберләр ясарга мөмкин. Иң мөһиме – кулланылган киемгә башка күзлектән карый белү.

Әгәр киемнәр чиста, сәләмә һәм кияргә яраклы икән, аларны ташларга ашыкмаска кирәк. Бәлки, ул әйберләр кемгәдер нәкъ менә бүген бик кирәкледер? Мохтаҗ гаиләләргә, күп балалы ата-аналарга, авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә киемнәрне бүләк итү – игелекле һәм саваплы гамәл. Шулай ук аларны хәйрия оешмаларына, махсус кабул итү пунктларына тапшырырга мөмкин

.Кайбер шәһәрләрдә һәм торак пунктларда кием-салым җыю акцияләре оештырыла. Мондый чараларда катнашу һәркемгә дә башкаларга ярдәм итү мөмкинлеге бирә. Иң мөһиме – тапшырыла торган киемнәрнең чиста, пөхтә һәм куллануга яраклы булуы. Чөнки ярдәм итүнең дә үз әдәбе бар. Киемнең кияргә яраксыз хәлгә килүе аны тулысынча файдасыз итә дигән сүз түгел. Бераз фантазия, иҗади караш һәм кул эшенә осталык булса, иске тукымалардан бик күп файдалы әйберләр ясарга мөмкин.
Мәсәлән, иске футболка һәм күлмәкләрдән өй җыештыру өчен чүпрәкләр әзерләргә, тукыма кисәкләреннән келәмнәр, мендәр тышлыклары, сумкалар тегәргә була. Балалар белән бергә төрле уенчыклар, курчак киемнәре һәм кул эшләре ясау да кызыклы шөгыльгә әйләнә ала. Ә инде тегү-чигү белән кызыксынучылар иске киемнәрне үзгәртеп, аларга яңа төсмер бирә ала. Кайчакта кечкенә генә үзгәреш тә киемне яңадан киярлек итә.

Бүгенге көндә «апсайклинг» дип аталган юнәлеш тә популярлаша бара. Аның төп мәгънәсе – иске яки кулланылмый торган әйберләрне иҗади эшкәртеп, алардан яңаларын ясау. Бу ысул киемгә икенче гомер бирергә генә түгел, ә акчаны янга калдырырга да ярдәм итә.

Иске киемнәрне дөрес куллану – ул шәхси хуҗалык мәсьәләсе генә түгел, ә экологик яктан да мөһим проблема. Текстиль җитештерү өчен күп күләмдә су, энергия һәм чимал кирәк. Ә кулланылган киемнәрне чүплекләргә ташлау әйләнә-тирә мохиткә өстәмә йөкләнеш тудыра. Кайбер тукымалар табигатьтә бик озак таркала, синтетик материаллар исә вак пластик кисәкчәләр барлыкка китерергә мөмкин.

Шуңа күрә киемне мөмкин кадәр озаграк куллану, аны вакытында ремонтлау, башкаларга тапшыру яки махсус эшкәртү пунктларына илтү – табигатькә карата җаваплы мөнәсәбәтнең бер чагылышы. Без көндәлек тормышта кечкенә генә үзгәрешләр ясап та уртак экологик проблемаларны хәл итүгә үз өлешебезне кертә алабыз.

Моннан тыш, яңа кием сатып алганда да уйланырга кирәк. Чыннан да кирәк булган әйберне генә алу, сыйфатлы һәм озак хезмәт итә торган киемнәргә өстенлек бирү, мода артыннан куып, әле яхшы хәлдәге киемнәрне алыштырмау – акыллы куллануның төп принциплары. Иске киемнәр белән бәйле мәсьәләдә һәрберебезнең үз җаваплылыгы бар. Өйдә шкафларны тәртипкә китергәндә, кулланылмый торган киемнәрне берничә төркемгә аерырга мөмкин: кияргә яраклыларын башкаларга бирергә, төзәтеп була торганнарын ремонтларга, тузып беткәннәрен көнкүрештә файдаланырга яки махсус эшкәртүгә тапшырырга.
Балаларга да кечкенәдән үк әйберләрнең кадерен белергә, исраф итмәскә, табигатькә сакчыл карарга өйрәтү мөһим. Чөнки экологик культура гаиләдә, көндәлек гадәтләрдән башлана.

Кием – кешенең тышкы кыяфәтен бизәүче әйбер генә түгел, ул хезмәт, вакыт һәм табигый ресурслар сарыф итеп җитештерелә торган продукт та. Шуңа күрә аңа сакчыл караш кирәк. Әйдәгез, кулланылмый торган киемнәрне чүплеккә ташларга ашыкмыйк! Аларга икенче тормыш бүләк итик, мохтаҗларга ярдәм итик, иҗади мөмкинлекләребезне кулланыйк һәм табигатьне саклауга үз өлешебезне кертик. Онытмыйк: бүген без ясаган кечкенә генә игелекле гамәл иртәгә зур файда китерергә мөмкин. Иске кием – кирәксез әйбер түгел, ә яңадан файдалы булу мөмкинлеге!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар