Биек үкчәләр, кыска итәк, «кычкырып» торган макияж, әлбәттә, ирләр игътибарын җәлеп итә. Ләкин андыйлар белән аралашу кыска вакытлы була, ир-ат аннан тизрәк качу ягын карый. Ә нинди хатын-кыз үзенә гашыйк итә ала? Әгәр дә сездә менә бу 7 сыйфат булса, ошаткан кешегезне яулый аласыз!
1. Сездән табигый хуш исләр килеп торсын!
Кыйммәтле, затлы парфюм бик яхшы, әлбәттә. Ләкин ул аромат табигый исләрдән һич тә өстен була алмый. Кемгәдер кунакка баргач, сез бары шул фатирда гына була торган исләрне тоясыз бит. Бу очракта да шул ук хәл: кыздан килә торган үзенә бер хуш ис әсир итә егет халкын.
2. Чын-чынлап кызыксыну белдерегез!
Хатын-кыз ир-ат сөйләгәннәрне чын күңелдән кабул итә белсен. Күзгә төтен җибәреп, миңа кызык, дигән булып алдашып утырмагыз. Кыланып, ярарга тырышып кына әйтелгән сүзләр ихлас түгеллекне, ясалма кызыксыну белән генә ошарга тырышуыгызны барыбер сизәчәк ул.
3. Сез аның якын кешеләренә охшасагыз...
Егет кеше әнисенә, әбисенә, апасына охшаган хатын-кызга гашыйк була гадәттә. Чөнки без барыбыз да – балачактан. Ир-атның балачак тәэсирләре белән бәйле ул. Баланы бит күп очракта әниләр, әбиләр, апалар яратып, иркәләп үстерә. Алар – ир-ат күңеленә кереп калган беренче хатын-кызлар. Менә ни өчен шул кадерле кешеләрнең йөз чалымнары кабатланган кыз идеаль булып күренә икән.
4. Уен-көлке белән сөйләшегез!
Шаяртуны аңламый торган бәйләнчек, гел зарланып йөрүче хатын-кыз белән коточкыч күңелсез булачак. Андый ханымнар белән уен-көлкене иләк аша уздырып, үпкәләтмәдем микән дип кат-кат уйлап, һәр сүзеңне үлчәп сөйләшергә кирәк була. Ә ирләр, гомумән, шаяртып сөйләшергә ярата. Шаяртудан бигрәк, хатын-кызның, бу юмор гына бит, дигән җавап реакциясеннән алар канәгатьлек ала.
5. Җиңел, рәхәт атмосфера тудыра белегез!
Хатын-кыз туктаусыз кайгырып, үзен үзе ашап йөрсә, аның янәшәсендәге ир-атка бер дә рәхәт булмаячак, ул дискомфорт ясаучы киеренкелек халәтендә калачак. Андый хатыннан тизрәк чыгып качасы килә икән, гаҗәп түгел. Теләсә нинди хәлдә дә җиңел һәм тыныч атмосфера тудыра белгән хатын-кыз янында ир-ат рәхәтлек кичерә.
6. Бар кешегә дә тигез карагыз!
Әгәр хатын-кыз ир-атка сөйкемле елмая, аның белән ягымлы сөйләшә, ә башкалар белән үзен тупас тота, ямьсез аралаша икән – бу чып-чын икейөзлелек. Андыйга ир-ат түзеп тора алмый. Теләсә нинди очракта да яхшы мөгамәлә саклый белергә кирәк. Нервылар чама хисен узса да, үзеңдәге агрессияне башкаларга чыгарырга ярамый! Үз эмоцияләреңне тыя белергә, бар кешегә дә бертөрле хөрмәт күрсәтергә кирәк. Бу абзый – зур түрә, бу хатын – идән юучы гына дип карарга ярамый.
7. Бер уйда, бер сүздә булыгыз!
Ир кеше хатын-кызның да үзе белән бер дулкында булуын тели. Фатир, машина алырга тели икән, хатынында да шундый омтылыш күрәсе килә. Максатлар уртак булырга тиеш. Үзара килешеп эшләсәң, күбрәккә ирешеп була. Шуңа да ир-атның хатын-кызда үзенә терәк һәм таяныч күрәсе килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк