Логотип
Белмәсәң бел

Йокы бүлмәсендә күп гөлләр тоту зыянлы?!

Үсемлекләр – кислород чыганагы, димәк, йокы бүлмәсендә, алар күп булырга тиеш кебек. Әмма белгечләр моның белән килешми. Кайвакыт артык күп гөлләр безнең йокыны «урларга» да мөмкин. Ни өченме?


Агу һәм гөмбәләр
Кайбер гөлләр төнлә генә түгел, көндез дә зыянлы матдәләр бүлеп чыгара.Туфракта гөмбә споралары, күгәрекләр булырга мөмкин, ә кибеттән яңа сатып алып кайткан гөлләрдә еш кына химик матдәләр була. 


Кислород сере
Үсемлекләр төнлә дә кислород бирә дип уйлау – ялгыш фикер. Фотосинтез бары тик көндез, кояш нуры төшкәндә генә бара. Ә төнлә күпчелек үсемлекләр, кеше кебек сулый, ягъни кислородны куллана һәм углекислый газ чыгара. Бигрәк тә абага һәм фикусның кайбер төрләре төнлә актив «сулаучылар». 


Көчле  ис
Йокы бүлмәсендә көчле ис чыгара торган гөлләрне дә куймау хәерле. Лилия, гортензия, олеандр, примула кебек гөлләр баш авыртуына китерергә мөмкин. 


Фэншуй буенча киңәшләр
«Һәр гөлнең энергетикасы бар», – дип әйтәләр. Фэншуй фәлсәфәсе Һәрбер кешегә үзенчә тәэсир итә, әлеге фәлсәфә буенча йокы бүлмәсендә энәле һәм очлы яфраклы үсемлекләр булырга тиеш түгел. Алар хуҗасын кырыс, «энә»ле итә дип санала. Фэншуй тарафдарлары йокы бүлмәсе өчен иң кулай вариант дип түгәрәк яфраклы, акрын үсүче гөлләрне саный. Алар тынычлык һәм гармония алып килә.


Йокы бүлмәсе өчен файдалы  гөлләр
* мирт,
* хлорофитум,
* яран гөл,
* спатифиллум,
* гардения,
* камелия,
* драцена,
* каланхоэ,
* бегония,
* лавр,
* сөмбел гөле.


Бу үсемлекләр һаваны чистарта, микроклиматны яхшырта һәм йокыны тынычландыра. Әмма алар 3–7 чүлмәктән дә күп булмаска  тиеш. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар