Логотип
Белмәсәң бел

Яшелчәләрне дөрес катырасызмы?

Бакчаларда муллык чоры башланды. Кызарып пешкән тәмле помидорлар, борыч, баклажаннар хәзер базарда да шалкан бәясе генә тора. Ә кышын аларның бәясе «айга менеп китә». Шуңа күрә арзан вакытта бу яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне кышка әзерләп, катырып куйсаң яхшы.

Тәмен һәм тусен саклар өчен, моны дөрес итеп эшләргә кирәк. Башта аларның кайсын катырырга ярый, кайсын ярамый икәнен ачыклыйк.

Кайсы яшелчәләрне катырырга ярамый

  • Кыярны катырмыйлар. Җебегәч, ул яраксыз хәлгә килә.
  • Редиска, шалкан, торманы да кышка катыру отышсыз. 
  • Яфраклы салатны да кышка катырып куеп булмый.
  • Сабаклы сельдерей җебегәннән соң боламык хәленә килә.
  • Чи бәрәңге. Кыздырган яки пешкән бәрәңгене катырырга була, ләкин чи бәрәңгене катырсаң, ул баллана, сусыл һәм тәмсез була. 
  • Помидорны да бары тик кыздырган вакытта ризыкка кушар өчен генә катырырга мөмкин. Ул үзенең структурасын һәм тәмен югалта, салатларга кушарлык булмый. 
  • Кызыл чөгендер. Пешкәнен яки кыздырганын катыралар, ләкин чи чөгендерне катырсаң, җебегәннән соң агач кайрысына әверелә. 

Кайсы яшелчәләрне катырырга була

  • Баллы борычны. Аны орлыкларыннан чистартып, бөтен килеш тә (тутырылган борыч әзерләү өчен), рагуларга кушарга шакмаклап яки саламлап та катырырга мөмкин. Яшеленә караганда кызылы яки сарысы отышлырак. 
  • Кабакны. Кабакны шакмаклап турап, бер генә пешерерлек итеп пакетларга тутырып катыралар. Тәмен дә, стурктурасын да югалтмый. 
  • Ташкабакны. Кыздырыр өчен тәгәрмәчләп, ә рагуга кушарга шакмаклап катыралар. 
  • Баклажанны. Катырыр алдыннан баклажанны 2 минут кайнар суда бланшировать итеп алсаң яхшы. Болай туңдырганда аны әчелеге бетә. Чи килеш кенә туңдырган очракта баклажан әче булырга мөмкин. 
  • Яшел борчак. Туңдыру өчен идеаль яшелчәләрнең берсе. Тик туңдырган борчак җебеткәч төсен югалтмасын өчен, аны да башта 1 минут бланшировать итәргә кирәк. 
  • Кукуруза. Шулай ук туңдыруны яхшы кичерә. Бөтен килеш туңдырырга булсагыз, аны башта пешереп алыгыз. Бөртекле кукурузаны чи килеш тә туңдырып була. 
  • Брокколи, чәчәк кәбестәне дә башта 2 минут бланшировать итәләр, аннары гына туңдыралар.
  • Кузаклы фасоль. Төсен югалтмасын өчен 3 минут бланшировакалау таләп ителә. 
  • Петрушка, укроп, базилик, кинза. Башта үләннәрне юып, тастамыл өстендә суын саркытырга, кипшертергә кирәк. Аннары вак итеп турап, пакетларга тутырырга яисә боз катыра торган контейнерга салып, өстеннән үсемлек мае тамызырга һәм шакмаклы килеш катырырга мөмкин. Соңыннан бу шакмакларны контейнердан пакетларга күчерәләр. 
  • Яшел суганны да турап катырырга була. 
  • Шпинат. Кышын кулланыр өчен шпинатны да турап, 30 секунд кына бланшировкалап туңдыралар.

Ничек дөрес бланшировкаларга?

Яшелчәләрнең төсе һәм тәме үзгәрмәсен өчен, аларны катырырга дөрес итеп әзерләү мөһим. 

  • Бланшировкалар алдыннан яшелчәләрне юалар, кирәкле зурлыкта һәм кирәкле формада турыйлар.
  • Кайнап торган суга бераз тоз салалар. Яшелчәләрне өлешләп-өлешләп, берничә минутка кайнап торган суда бланшировкалыйлар. Бу бары берничә генә минут дәвам итә. Яшелчәләр изелеп пешәргә тиеш түгел. 
  • Кайнар судан алуга аларны бозлы салкын суга салып, тиз арада суыталар. 
  • Суыннан саркытып, яшелчәләрне тастамыл өстенә җәеп кипшертәләр. Бары шуннан соң гына контейнер яки пакетларга салып, туңдыру камерасына озатырга була.

Катырылган яшелчәләрне ничек кулланырга

Туңдырылган яшелчәләрне җебетмичә генә пешерәләр яки кыздыралар. Аларны кайнар суга яки кызган майга туңдырылган килеш салалар. Мондый яшелчәләр бик тиз әзерләнә. 

Салатка кушарга теләсәгез, яшечләләрне акрын гына суыткычта җебетегез.

Ә туңдырылган үләннәрне исә ризык әзер булгач кына кушалар. 


 

Теги: файдалы киңәш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар