Яңгыр суын дөрес итеп җыю да әһәмиятле. Савытлар чиста булырга тиеш, өстен каплап кую хәерле. Белгечләр тагын бер хәйлә әйтә: яңгырның беренче агымын җыймаска кирәк. Чөнки түбәдә айлар буе яткан тузан-пычрак иң элек шул су белән «сәяхәткә чыга».
Яңгыр суының файдасы нидә?
Элек-электән авыл кешесе яңгыр суының кадерен белгән. Өй түбәләреннән аккан тамчыларны мичкәгә, зур савытларга җыеп куйганнар. Бүген дә бу гадәт яңадан популярлаша бара. Белгечләр әйтүенчә, яңгыр суы – табигый һәм файдалы ресурс.
Хуҗалыкларда суны экономияләү мәсьәләсе дә мөһим. Бүген коммуналь хезмәтләргә бәяләр арта, ә чиста су запасы елдан-ел кими. Яңгыр суын хуҗалыкта куллану гаилә бюджетын сакларга ярдәм итә. Мәсәлән, аны бакчага сибү, ишегалды юу, хәтта кайбер техник эшләр өчен дә файдаланырга мөмкин.
Чәч һәм тире өчен дә яңгыр суының файдасын әйтүчеләр бар. Элек әбиләребез чәчне яңгыр суы белән чайкаган. «Чәч йомшак була, ялтырый», – дип искә ала өлкәннәр. Яңгыр ява башласа, табигатьнең «буш шампуне» килгән кебек сөенә торган булганнар. Чәчне яңгыр суы белән чайкагач, «ефәк кебек йомшак булды», дип мактанганнар. Хәзерге тел белән әйтсәң, бернинди кыйммәтле кондиционерсыз да «табигый SPA» килеп чыккан инде!
Әлбәттә, бүген экология мәсьәләсе катлаулырак, шуңа күрә шәһәр шартларында җыелган суны сак кулланырга киңәш итәләр. Әмма бүген һава элеккеге кебек чиста түгел. Шуңа күрә түбәдән аккан һәр тамчыны «матурлык эликсиры» дип кулланырга ашыкмагыз.
Яңгыр суын дөрес итеп җыю да әһәмиятле. Савытлар чиста булырга тиеш, өстен каплап кую хәерле. Белгечләр тагын бер хәйлә әйтә: яңгырның беренче агымын җыймаска кирәк. Чөнки түбәдә айлар буе яткан тузан-пычрак иң элек шул су белән «сәяхәткә чыга». Кыскасы, яңгыр суы файдалы, тик аны да акыл белән «тотарга» өйрәнегез.
Табигать биргән байлыкны әрәм итмәү – һәркемнең үзеннән тора. Бәлки, яңгыр тамчыларына яңача карарга вакыт җиткәндер?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк