Логотип
Белмәсәң бел

Яңа ел төнендә теләкне ничек дөрес теләргә?

Яңа ел – яңа тормыш башлау өчен менә дигән сәбәп: имиджны үзгәртү, ремонт башлау яки зур сатып алуларны планлаштыру өчен кулай вакыт. Яңа елны теләкләр теләп башлау да гадәткә кергән. Уенын-чынын кушып, чит дәүләтләрдәге теләк теләүләр буенча ырымнарны да барлыйк.

Теләкне яндырып ашау

Теләкне кәгазьгә язып, аны курантлар уникене сукканчы яндырып, көлен бокалдагы шәрабка яки газлы суга салып эчеп кую – Яңа ел төнендә иң таралган ысулларның берсе.

Теләкне мендәр астына яшерү

Бу ысул теләкне бәйрәм төгәлләнеп, кунаклар таралышып, ял итәргә яткан чакта теләргә тәкъдим итә. 12 кечкенә кәгазьгә үзегезнең иң мөһим 12 теләгегезне языгыз. Йоклар алдыннан аларның барысын да мендәр астына куегыз. Иртән (яки уянгач та) кулыгыз беренче тоткан кәгазьне тартып чыгарыгыз. Анда язылган теләк Яңа елда һичшиксез тормышка ашачак дип санала.

12 йөзем җиләге ашау

Бу – Испаниядән килгән Яңа ел традициясе. 12 йөзем җиләге елның 12 аен гәүдәләндерә – һәр айга берәр теләк туры килә.

Ничек теләргә?

1. Алдан ук йөзем җиләкләрен әзерләп куегыз, аларны тәлгәшләреннән аерыгыз.

2. Курантлар суга башлагач, һәр сугу саен берәр җиләк ашагыз.

3. Яңа ел килеп җиткәнче 12 йөземне ашап өлгергән кеше алдагы 12 айда бәхетле һәм уңышлы булачак дигән ышану бар.

Сигез әфлисун

Бу традиция Кытайдан килгән. Аларның мәдәниятендә «8» саны уңыш, иминлек һәм байлык символы булып тора. Ә «әфлисун» сүзе кытай теленең кантон диалектында «уңыш» яки «бәхет» сүзләренә аваздаш. Шуңа күрә Яңа елга әфлисун бүләк итү – якыннарыңа бәхет теләүнең кытайча ысулы.

Ничек эшләргә?

1. 31 декабрьдә кибеттән зур матур 8 әфлисун сайлап алыгыз.

2. Фатирга кергәнче, ишекне ачып, бусага аша чиратлап барлык әфлисуннарны өй эченә тәгәрәтегез.

3. Шуннан соң эчкә керегез, теләк теләгез, һәм ул теләк кабул булды дип үз-үзегезне котлагыз.

4. 1 гыйнвардан башлап, атна дәвамында якыннарыгызга берәр әфлисун бүләк итегез һәм барлык планнарның тормышка ашуын теләгез.

5. Сигезенче әфлисунны үзегезгә калдырып ашагыз – шулчак теләгегез төгәл үтәләчәк.

Киләчәккә сикерү

Бу – бик күңелле ритуал, тик ул тезләре сәламәт булган кешеләр өчен генә.

 Яңа ел җитәр алдыннан дусларыгыз белән диванга, караватка яки башка берәр биегрәк әйбер өстенә басыгыз. Курантлар 12 тапкыр сугып бетергәч, кулга-кул тотынышып, алга яки аска сикерегез. Аякка басуга ук теләк теләгез. Шул рәвешле сез «киләчәккә сикереш» ясыйсыз һәм үзегез белән иң изге теләгегезне дә алып кереп китәсез.

 

 Теләкне ничек дөрес теләргә?

 Теләк теләгәнче аны төгәл итеп формалаштырырга кирәк. Шул рәвешле сез чынлыкта нәрсә теләгәнегезне аңларсыз. Берничә киңәш:

Нәтиҗә ачык булсын. Теләкне ахыргы нәтиҗә аңлашылырлык итеп әйтергә кирәк. Мисал өчен, кыз бала кияүгә чыгарга теләсә, нәкъ менә шуны язып куярга яки әйтергә тиеш. Теләк дөрес формалаштырылмаса, ул сез теләгәнчә үк кабул булмаска мөмкин. «Яратучы ир-егет очратсам иде», дип язсагыз, сезне яратырлар, ә сез җавап бирә алмассыз.

Теләк башкаларга түгел, үзегезгә юнәлтелгән булсын. Мисал өчен, «Ирем эшендә күп акча алыр» дигән теләк дөрес түгел. Аны болайрак әйтергә кирәк: «Безнең гаиләнең кереме артыр».

Теләкне хәзерге заманда теләгез. «Мин бала табам» яки «Мин сәяхәт итәм».

Начарлык теләмәгез. Киләсе елда башка кешеләргә начарлык килүен теләргә ярамый.

Тискәре кисәкчәләрдән качыгыз. Теләктә «түгел», «юк» кебек сүзләрне, шулай ук «тиеш», «булыр» кебек фигыльләрне кулланмау яхшырак. «Мин зур хезмәт хакы алырга тиеш» дигәнне «Мин зур хезмәт хакы алам» дип үзгәртегез.

Һәм иң мөһиме: теләк чын күңелдән булсын. Шул чакта гына аны Галәм ишетер.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар