Кыш көне иң популяр спорт төрләренең берсе – чаңгыда шуy. Ул физик яктан файдалы гына түгел, ә кәефне дә күтәрә.
Яңа ел каникуллары – кышкы табигатьтән ләззәт алу, сәламәтлекне ныгыту һәм гаилә белән бергәләп ял итү өчен иң яхшы вакыт. Кыш көне иң популяр спорт төрләренең берсе – чаңгыда шуy. Ул физик яктан файдалы гына түгел, ә кәефне дә күтәрә. Әмма ял күңелле генә түгел, куркынычсыз да булсын өчен, чаңгыда шуганда билгеле бер кагыйдәләрне үтәү мөһим.
Бүгенге көндә шәһәр шартларында яшәүчеләр өчен дә чаңгыда шуy мөмкинлекләре җитәрлек:
Парклар һәм ял зоналарында махсус чаңгы юллары ясала.
Урман-парк массивларында һава чиста, юллар тигезрәк була.
Спорт базалары һәм чаңгы трассалары – башлап йөрүчеләр өчен дә, тәҗрибәлеләр өчен дә уңайлы.
Мәктәп, стадион тирәләре – кыска арага йөреп алу өчен кулай урын.
Шәһәрдә чаңгыды шуганда кешеләр күп булуын истә тотарга кирәк: бер-береңә комачауламаска, куркыныч хәрәкәтләр ясамаска.
Авыл җирендә чаңгыда шуy өчен мөмкинлекләр тагын да киңрәк:
Болыннар һәм басулар – киң, иркен урыннар.
Урман юллары– тәҗрибәле чаңгычылар өчен бик яхшы.
Елга, күл буйлары(боз нык булганда гына).
Авыл читендәге тау битләрендә чаңгыды шуганда аеруча сак булу кирәк.
Авыл шартларында табигый киртәләр (чокырлар, кар астындагы ташлар, агач ботаклары) булырга мөмкин, шуңа күрә маршрутны алдан карап алу мөһим.
Яңа чаңгылар алганда нәрсәгә игътибар итәргә?
Яңа чаңгылар сайлау – куркынычсыз һәм уңайлы ялның нигезе.
Игътибар итәргә:
Чаңгы озынлыгы – кешенең буена һәм авырлыгына туры килергә тиеш.
Максатка туры килүе – ял итү яисә спорт өченме?
Беркеткечләрнең сыйфаты – нык һәм ышанычлы булсын.
Таяклар буегызга туры килсен, артык озын да, кыска да булмасын.
Аяк киеме җылы, уңайлы һәм чаңгыга туры килә торган булырга тиеш.
Яңа башлаучыларга катлаулы спорт чаңгыларын алу мәҗбүри түгел гади, киңрәк чаңгылар иминрәк була.
Ничә сәгать чаңгыда шуарга мөмкин?
Чаңгыда шуy вакыты кешенең яшенә, әзерлек дәрәҗәсенә һәм һава торышына бәйле.
Балалар өчен – 30–60 минут җитә.
Яңа башлаучыларга –1 сәгатьтән башлап, вакытны әкренләп арттырырга мәмкин.
Өлкәннәр өчен – 1,5–2 сәгать чаңгыда йөрү оптималь санала.
Салкын һавада вакытны кыскартырга кирәк.
Арып китү, өшү билгеләре сизелсә, шунда ук ял итәргә яки кайтырга кирәк.
Гомуми куркынычсызлык кагыйдәләре.
Кием җылы, әмма артык калын булмасын.
Баш киеме һәм бияләй мәҗбүри.
Үз көчегездән артык таләп итмәгез.
Ялгыз гына еракка китмәгез.
Балалар һәрвакыт олылар күзәтүендә булсын.
Яңа ел каникуллары һәркемгә сәламәтлек, шатлык һәм күңелле хис-тойгылар алып килсен
Чаңгыда шуy – табигать белән дуслашу, актив ял итү һәм гаилә традицияләрен ныгыту өчен менә дигән мөмкинлек. Кагыйдәләрне үтәп, кышкы ялларны имин һәм файдалы итеп уздырыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк