Логотип
Белмәсәң бел

Фатиры нинди – хуҗасы шундый

Ир-ат белән хатын-кыз мөнәсәбәтләре проблемалары белән шөгыльләнүче немец психологлары фатирның торышы аның хуҗасы турында күп нәрсә сөйли ала дигән нәтиҗә ясаган. Белгечләр хатын-кызларга киңәш итә: дустыгыз сезне беренче тапкыр үз өенә кунакка чакыа икән, аның яшәү урынын «дүрт» күз белән тикшерегез.. Бу сезне күп кенә иллюзияләрдән һәм өметегез өзелүдән саклап калачак.

Фатир хуҗаларының яшәү рәвешенә һәм өйдәге җиһазларга карап, аларны шартлы рәвештә биш төргә бүләләр.

Рационалист ир-ат

Аның өендә барысы да ялтырап тора. Шкафлары күп һәм шәхси әйберләрен ул һәрвакыт шкафка урнаштыра. Бернәрсәсе дә идәндә яки креслода өелеп тормый. Аның яраткан төсләре – кара һәм соры. Белеп торыгыз: мондый «чисталыкка мөкәббән җанлы» кеше мәхәббәт өлкәсендә дә, фатиры кебек үк, салкын һәм хисләрдән азат була.

Максатчан ир-ат

Аның фатирында дизайнер кулы сизелеп тора. Ул моңа зур игътибар бирә. Аның өе антиквариат кибетен хәтерләтә. Гадәттә, ул бай була, әмма аның белән сезнең бәхетле булуыгыз шикле. Мондый кеше өчен сез үзегез дә аның антиквариатлар белән тулы фатирындагы чираттагы бер экспонат кына.

Таркау индивидуалист

Кагыйдә буларак, ул – интеллектуал. Аның фатиры китапханәне хәтерләтә. Эш өстәле газеталар һәм кәгазьләр белән тулган. Вазаларда – кибеп беткән чәчәкләр, фатирда – тәртипсезлек.
Мондый ир-атлар хатын-кызларга ошый, әмма үзләре, гадәттә, җавап хисләренә омтылмый.

Хаослы индивидуалист

Аның киемнәре фатир буйлап сибелгән: урындыкларга өелгән, хәтта идәндә дә аунап ята. Карават урынына – тузган диван. Ул өйдә сирәк була. Фатирын бәйрәмнәрдә генә җыештыра. Ни гаҗәп, мондый кеше дус һәм гашыйк буларак бик ышанычлы.

Практик

Аның суыткычы һәрвакыт азык-төлек белән тулы. Фатиры йомшак җиһазлар белән җиһазланган. Ул тормышта барыннан да бигрәк мәхәббәтне һәм тәмле ризыкны кадерли. Ызгыш-талашлардан качарга тырыша.
Аннан зур карьера көтәргә кирәкми, әмма гашыйк җын буларак ул – иң кулай тип.

Ә менә АКШтагы Тьюлен университеты психологлары кешенең холкы белән фатирдагы тәртипнең үзара бәйләнешен тагын да җентекләбрәк тикшергән. Алар кешенең (ир-атның да, хатын-кызның да) холкы турында аның әйберләрен саклый торган шкафына күз салу белән шактый төгәл фикер йөртергә мөмкин, дип раслый. Күпьеллык тикшеренүләрдән соң алар түбәндәге нәтиҗәләргә килгән.

Шкафларында идеаль тәртип хөкем сөргән кешеләр (ягъни көндәлек һәм бәйрәм киемнәре бер-берсеннән аерып урнаштырылган, киемнәр чистартылган һәм үтүкләнгән) – гаять рациональ кешеләр. Алар еш кына башкалар өчен үрнәк булып тора, вакытларын бушка сарыф итми һәм һәр нәрсәне алдан уйлап эш итә.

Шкафлары кәгазьләр, иске хатлар, мәктәп дәфтәрләре һәм төрле истәлекле вак-төякләр белән тулы кешеләр – бик ябык холыклы. Алар үзләренең күңелле хатирәләре белән беркайчан да уртаклашмый, бик сизгер һәм күңелләре тиз яралана торган булалар.

Әгәр шкаф иске әйберләр белән тулы икән, бу аның хуҗасының хыялый булуын күрсәтә. Иске әйберләрне барлап утырып, мондый кешеләр планнар корырга бик ярата... әмма аларны сирәк кенә тормышка ашыра.

Психологларның нәтиҗәсе белән килешәсезме? Сезгә туры киләме алар?
 

Теги: мөнәсәбәтләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар