Табигый ефәк әйберләрнең бәясен күздә тотып, пычрангач, аларны химчисткага тапшыруың хәерле.
Ефәк җепселләре химик эшкәртүне яхшы кичерә, ә өйдә температура режимын үтәми генә юсаң, тукыма утырырга йә төсен югалтырга мөмкин (табигый җепселләр буяуны начар тота). Химик чистартулар тарафдары булмасагыз, ефәк тукымалар белән эш иткәндә кайбер киңәшләргә игътибар итегез:
Ефәк әйберне «сулый» торган киндер яки мамык тышлык эчендә тотыгыз. Озак яткырганда көядән саклау чараларын күрегез.
Ефәк әйберләрне кер юу машинасында юмаска киңәш итәбез. Иң яхшысы – алдан чылатып тормыйча, салкын суда махсус чыгарылган сыекчалар кулланып,
кулдан юу. Аларда агартучы матдәләр булмаска тиеш.
Чайкаганда да су температурасы шул ук кала, төрле су йомшарткычлар кушарга була. Чайкый торган суга бераз серкә өстәсәң, тукыманың төсе ачылып китә.
Сөлгегә җәеп салып киптерергә кирәк – ул дымны тиз сеңдерә. Әмма кояш нурларыннан, җылыткыч приборлардан ерактарак булсын, тукыманың куырылуы мөмкин.
Тәмам шакраеп кибеп бетүен көтмәгез, үтүкләгәндә тигезсез урыннарны шомарту кыенлаша. Дымлы әйберне тискәр ягыннан җылымса үтүк белән үтүклиләр. Коры ефәкне һич тә су сиптереп чылатырга ярамый – су тамчылары күзгә күренерлек тап калдырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк