Логотип
Белмәсәң бел

Депрессияне җиңәбезме?

Ни өчен кайберәүләр уңышсызлыкны җиңел кичерә, ә икенчеләре дөнья беткәндәй авыр эмоциональ халәткә чума? Кайчак депрессия вакыйгалардан түгел, ә күңелдәге уйлардан башлана, бу үзе үк тозак инде.

Башта әле ару гына күзәтелә, аннары – үзеңне гаепле саныйсың, ахырдан инде миннән булмый дип кул селтисең. Алай да бер яхшы яңалык бар: депрессия халәтен башлангыч чорында сизелерлек җиңеләйтеп була. Фикер йөртүдәге хаталарны – дөньяны сәбәпсез дә ямьсез итеп «чалыш көзгеләрдә» күрүне – сизеп алып, төзәтү ягын карарга кирәк.

Баш мие ни өчен шулай эшли?

Бу ялгыш күрүләр – шәхеснең хатасы да, йомшаклыгы да түгел, бары баш мие энергиясен экономияләү юлы гына. Ул тизрәк карарлар кабул итү өчен чынбарлыкны гадиләштерә. Ләкин кайчакта гадиләштерү тагын да караңгырак итеп күрсәтә аны. Мәсәлән, иртән уянуга ук кеше бер сәбәпсез ниндидер гаеп яки шомлану тоя. Ә аннары бу хәлне эштәге ыгы-зыгыга яки транспорттагы талашка сылтый, ә чын сәбәбе исә – йокыдан торганчы ук баш миендә туган автоматик уйлар.

Автоматик уйларны никадәр иртәрәк сизсәгез, шулкадәр яхшырак: шулардан котылып, тормыштан тәм табып яши башлаячаксыз. Аеруча еш күзәтелә торган когнитив дөрес күрсәтмәүләрне өйрәнеп, депрессиягә каршы тора алачаксыз. 

Депрессияне җиңәбезме

Депрессия механизмы ничек тәэсир итә?

1. Аклы-каралы фикер йөртү

Сез ике генә төсне күрәсез: ак һәм кара. Зур уңыш яки тулысынча түбән тәгәрәү. Бернинди урталык юк.

Тормыштан мисал. «Әгәр менә дигән пост язмасам – бүтән бу эшкә тотынырга да кирәкми».

Ничек төзәтергә. Үзегезгә шуны искәртегез, «ярыйсы яхшы» – бу әйбәт дигән сүз. Теләсә нинди эш нәрсәгә дә булса өйрәтә. Идеаль нәтиҗә килеп чыкмаса да, аны катастрофа итеп кабул итмәскә кирәк.

2. Чамасыз гомумиләштерү

Бер уңышсызлыкны бөтен тормыш өчен хөкем карары сыман кабул итәргә кирәкми.

Мисал. Отчёттагы хата – һәм шунда ук: «Гел бөтен нәрсә аркылы килеп тора, мин бәхетсез кеше».

Ничек төзәтергә. Үзегезгә гел кабатлап йөрегез: «Бөтен кеше дә ялгыша. Бер хатага карап кына бәя бирмиләр».

3. Негатив фильтры

Сез гел начарны гына күрәсез, яхшысы күзегезгә дә күренми. Бу иң мәкерле «алдавыч көзге».

Бер очрак. Хезмәттәшегез докладыгызны мактады, ләкин акрынрак сөйләргә киңәш итте. Ә сез: «Мин беттем, бар да начар булган», – дип уйлап куйдыгыз.

Чишелеш. Кире кайтып, махсус өч плюсны табыгыз. Объектив яктан караганда, бәя бирү, нигездә, уңай булган бит.

4. Уйларны уку

Бер нигезсез: «Башкалар минем турында начар фикердә», – дип инангансыз. Һәм ул тәшвишегезне бик нык арттыра гына.

Ачык мисал. «Алия иртән исәнләшмәде. Ул мине чынлап та күралмый». Гәрчә, Алия бары тик ашыккан гына иде.

Ничек бу хәлдән чыгарга. Нәтиҗәләр ясаганчы, фактлар җыегыз. 95% очракта сез хаксыз булганыгызны аңларсыз.

5. Чебеннән фил ясау

Вак бер проблемадан зур трагедия ясыйсыз. Баш мие коточкыч куркыныч сценарий төзи һәм шуңа ышанырга мәҗбүр итә.

Мисал. Ирегез белән кычкырыштыгыз – һәм сез инде ул мине ташлый дип йөрисез.

Нәрсә эшләргә. Әйткәләшүләр бөтен кешедә дә була. Аңа карап дөнья бетми, киресенчә, ул мөһим сөйләшүләргә юл ача.

Депрессияне җиңәбезме

6. Ашыгып нәтиҗәләр ясау

Сез карарларны җитәрлек булмаган мәгълүматка таянып кабул итәсез.

Көнкүреш очрагы. Ирегез кич шалтыратмады – һәм сез: «Мин бар ни дә, юк ни», – дип нәтиҗә ясадыгыз. Ә бит сәбәпләр бик күп булырга мөмкин: телефонның батареясы утырган, җыелышта булган, бик арыган, транспортта сөйләшә алмаган...

Нәрсә эшләргә. Туктап торыгыз һәм бер өч альтернатив аңлатма табыгыз.

7. Үзеңә кабул итү

Үзегезгә катнашы булмаган әйберләр өчен дә җаваплылык аласыз.

Мисал. Проект барып чыкмады – ә сез: «Мин генә гаепле», – дип кайгырасыз. Чынлыкта анда катнашучылар унау булса да.

Төзәтү. «Шәхсән мин нәрсә өчен җаваплы идем?» – дигән сорауны куегыз әле үзегезгә. Сезнең гаеп бик нык күпертелгән.

Үз-үзеңә ярдәм итү юлы

Еш очрый торган хаталар

Күпләр «негатив уйларны үзләренә тыярга тырыша», ләкин бу киеренкелекне көчәйтә генә. Тыймаска, ә бәлки күрергә һәм тикшерергә кирәк.

Караңгы уйларга бирелгәнегезне тойсагыз, үзегезгә ике сорау бирегез:

  1. Минем реаль дәлилләр бармы?
  2. Минем якын дустым бу ситуациядән ничек чыгар иде?

Еш кына икенче караш объективрак, яхшырак килеп чыга. Ул старттагы депрессия халәтен җиңеләйтә торган когнитив үзгәртеп кору дип атала.

Үзең генә хәл итә алмасаң, нәрсә эшләргә?

Автоматик уйлар шулкадәр көчле була ки, берүзең генә очына да чыга алмыйсың. Бу гадәти хәл – димәк, баш мие тозакка эләккән.

Фикерне җыеп сүтәр һәм эмоциональ ныклык булдырыр өчен берничә очрашу да җитә. Төртелеп калган булсагыз, хәлнең тагын да начараюын көтәргә кирәкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар