Белмәсәң бел
Чәй содасының сез белмәгән 10 үзлеге
Чәй содасы (кемдер аш содасы дип тә әйтә) һәркемнең кухнясында бардыр. Күпләр аны камыр көпшәкләндергеч һәм чәй чокырларын агарту чарасы буларак кына куллана. Моннан тыш, ул әле бик күп чирләрдән шифа да.
Ялкынсынуны баса
- Тамагыгыз авыртса, чәй содасы эремәсе белән чайкатып карагыз әле. Булышачак! Моның өчен 1 стакан җылы суга 1 чәй кагышы чәй содасы салып болгатырга һәм җылы килеш, көнгә 5-7 тапкыр тамак төбен чайкатырга кирәк.
- Борын томауласа да чәй содасы булыша. Сыек кына итеп ясалган сода эремәсе белән борынны юдырырга кирәк.
- Кайчагында бармакка чыккан «эт тырнагы» кызарып шешә, бик сызлый. Бу очракта бармагыгызны чәй содасы эремәсенә тыгып торыгыз. ярты стакан җылы суга 2 чәй кашыгы чәй содасы салына.
Сызлауны бетерә
- Теш сызлый башласа, авызыгызны чәй содасы салган җылы су белән чайкатыгыз. Моны көнгә 5-6 тапкыр кабатлыйлар.
- Кичкә аякларыгыз шешенсә, сызласа, ятар алдыннан аларны чәй содасы салган җылы суга тыгып торыгыз.
Исләрне бетерә
- Бик нык тирләсәгез, һәм тирдән ис килсә, иртән юынгач, култык асларына чәй содасын юешләп ышкыгыз. Көне буена тәнегездән тир исе килмәячәк. Бу ысул дезодорантларга аллергия булган кешеләр өчен дә файдалы.
Тән тиресен дәвалый
- Черки яки кигәвен тешләп, ул урын кызарса, кычытса, шешсә, мамык кисәген сода эремәсендә чылатып, бөҗәк тешләгән урынга каплагыз. Моны көн дәвамында берничә тапкыр кабатласагыз, кычытуы тиз бетәр.
- Терсәк тиресе каралып, тупасланып торса, ул урынны сабынлы суга салынган сода эремәсенә тыгып торыгыз һәм соңыннан сак кына пемза белән ышкып шомартыгыз. 1 литр сабынлы суга 2 аш кашыгы чәй содасы алына. Иң ахырдан терсәк тиресенә майлы крем тидерегез.
Агуланганда булыша
- Җәй көне агуланулар күп була. Агуланганда күңел болгана, костыра һәм организмнан күп су чыга. Сыеклыкны тулыландыру өчен, коры су урынына чәй содасы салган су эчегез. 1 литр кайнаган суга ярты чәй кашыгы чәй содасы алына. Бу эремәне һәр 10 минут саен бер аш кашыгы кабып куярга кирәк.
Бу мөһим: чәй содасы эремәсен ашказаны авырткан, йөрәк зәгыйфьлеге булган кешеләргә эчәргә ярамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк