Мода үзгәрә, ә шәхси стиль кала. Шуңа күрә быелгы көздә иң матур тенденция – үзеңә уңайлы, үзеңне матур һәм ышанычлы хис иттерә торган кием сайлау.
Көз – гардеробны яңартып, катламлап киенү серләрен искә төшерә торган иң матур фасылларның берсе. Быел дизайнерлар да уңайлылык белән нәфислекне берләштерергә тәкъдим итә. Көзге образларда табигый төсләр, йомшак тукымалар, иркен силуэтлар һәм классик детальләр аеруча актуаль.
Бу көздә гардеробта тыныч һәм табигый төсләргә урын бирергә була. Көрәннең төрле төсмерләре, сөтле ак, беж, куе яшел, соры һәм бордо төсләре көзге кәефкә бик тә туры килә.
Бер образда берничә якын төсне куллану да матур нәтиҗә бирә. Әйтик, сөтле төстәге свитерны шоколад төсендәге чалбар һәм көрән күн сумка белән тулыландырырга мөмкин.
Катламлап киенү быел да үзенең актуальлеген югалтмый. Күлмәк, водолазка, кардиган һәм пиджакны бер образда уңышлы берләштереп була. Салкын көннәрдә озын пальто һәм зур, йомшак шарф образны җылы да, зәвыклы да итә.
Иң мөһиме – катламнар арасында төсләр һәм фактуралар бер-берсен тулыландырсын. Уңайлылыкка омтылыш көзге модада да ачык күренә. Киң балаклы чалбарлар, иркен жакетлар һәм артык кысмый торган күлмәкләр көндәлек образлар өчен уңайлы.
Мондый силуэтны җыйнак аяк киеме яки билне ассызыклаган каеш белән балансларга мөмкин. Нәтиҗәдә образ иркен, әмма җыйнак булып күренә. Көзне йомшак трикотажсыз күз алдына китерүе кыен. Быел күләмле свитерлар, кардиганнар, трикотаж күлмәкләр аеруча урынлы.
Гади трикотаж киемне кызыклырак итү өчен аксессуарлар ярдәмгә килә: озын муенса, ефәк яулык, каеш яки матур брошка образга үзенчәлек өсти.

Күн куртка, озын күн пальто, итәк яки сумка – көзге гардеробта аларга һәрвакыт урын бар. Күн әйберләрне баштанаяк кию мәҗбүри түгел: бер генә деталь дә образга характер бирә. Мәсәлән, гади трикотаж күлмәккә күн каеш һәм кечкенә күн сумка өстәү җитә.
Көзге образның кәефен еш кына нәкъ менә аксессуарлар билгели. Киң шарф, зур сумка, озын итек, көзге яулык яки винтаж рухындагы брошка гади киемне дә үзенчәлекле итә ала.
Модада иң мөһим кагыйдә исә үзгәрми: тенденцияләрне сукыр рәвештә кабатлау түгел, ә үзеңә туры килгәнен сайлау.
Көзге гардеробны яңартканда яңа әйберләрнең санына түгел, аларның бер-берсе белән ничек ярашуына игътибар итәргә кирәк. Сыйфатлы пальто, уңайлы аяк киеме, зәвыклы аксессуарлар ярдәмендә бик күптөрле образлар тудырырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк