Логотип
Белмәсәң бел

Бу үләннәр экзаменнарны уңышлы бирергә булыша

Май-июнь айлары – укучылар һәм студентлар өчен сынау чоры.

Йокысыз төннәр, нерв киеренкелеге, акыл эшчәнлеге организм өчен дә зур сынау. Бу вакытта аңа көч бирә, тынычландыра, акыл эшчәнлеген яхшырта торган үләннәр ярдәмгә килә ала. 

Сезгә менә бу биш төрле үсемлек кирәк булачак. Алар даруханәләрдә һәм азык-төлек кибетләрендә сатыла торган үсемлекләр. 

Ромашка
Мелисса
Шалфей
Розмарин
Солы

Ромашка үзе генә баш миенең эшчәнлегенә тәэсир итми, ләкин ул күңелдәге хәвеф хисен баса, тынычландыра. Нәкъ менә хәвеф хисе һәм борчылу аркасында без материалны авыррак үзләштерәбез. 

Мелисса – иң көчле нейропротектор. Ул хәтта йокысызлык, борчылу, стресс шартларында да баш миенең эшчәнлеген яхшыртырга булыша торган үләннәрнең берсе. Стресс вакытында салкынканлылыкны һәм уйлау сәләтен сакларга ярдәм итә. 

Шалфей шулай ук баш миенең эшчәнлеген һәм материалны кабул итүен яхшырта. Шалфейны розмарин белән бергә төнәтеп эчәргә киңәш ителә. 

Борынгы Грециядә розмаринны укучылар гел үзләре белән йөрткән. Ул хәтерне яхшырта, эпифизның эшчәнлеген активлаштыра. Моннан тыш, розмарин тынычландыра һәм йокыны да яхшырта, ләкин көндез йокыны китерми, зиһенне ача, игътибарны тупларга ярдәм итә. 

Солы. Ул иң яхшы нейропротекторларның берсе булып санала. Нерв системасы өчен менә дигән тоник. Солы бик туклыклы, баш миен кирәкле калорияләр белән тәэмин итә. Солы боткасы ашаганнан соң ачлык хисе тиз генә барлыкка килми, көч күп була. Баш миен эшләтергә кирәк булганда солы ашарга киңәш ителә. 

Болардан тыш, даруханәдән менә бу майларның берәрсен яки берничәсен алыгыз:
Лимон
Лемонграсс
Лайм
Бөтнек
Розмарин

Сынауларга әзерләнгән вакытта шушы майларның үзегезгә бик ошаганын 5-7 тамчы аромалампага тамызыгыз. Сез әзерләнгәндә әлеге хуш ис гел килеп торсын. Сынауга барганда үзегез белән майның флаконын алыгыз яки аны кулъяулыкка тамызыгыз. Билетны алып, сорауларга җавап биргәндә флаконны ачып яки кулъяулыкны чыгарып бер-ике тапкыр тирән итеп иснәгез. Бу ис баш мие өчен сигнал, ул укыганыгызны тизрәк искә төшерергә ярдәм итәчәк. 

Болардан тыш, сынауларга әзерләнгән вакытта баш миенә кислород кирәген дә онытмагыз. Моның өчен һавада йөреп керегез, спорт белән шөгыльләнеп алыгыз. 

40–90 минут (яшькә карап) әзерләнгәннән соң тәнәфес ясап алыгыз. 40–90 минут – баш мие өчен иң оптималь вакыт. Аннары ул арый һәм материалны кабул итүе кыенлаша. 

Сынауларга язып әзерләнергә киңәш ителә. Кул һәм баш мие бик тыгыз бәйләнештә. Язганны истә калдыруы җиңелрәк. 

Без сезгә уңышлар телибез. Һәркем үз сынауларын уңышлы тапшырсын. 

Теги: файдалы киңәш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар