Логотип
Белмәсәң бел

Биек үкчә яратсагыз, 5 хәйлә

Без, хатын-кызлар биек үкчәле аяк киемнәре кияргә яратабыз инде. Алай буй-сын зифарак, аяклар төзрәк күренә шул. Биек күчәле туфли кисәң, аяк атлап йөрешләре үк үзгәрә.

Ләкин... бер ләкин бар – аяклар арый, табаннардагы буыннарга авырлык килә. 
Биек күчәле туфлиләр кияргә яратучылар өчен безнең бу киңәшләр бик файдалы булачак. Аяклар арымасын өчен, биш хәйлә өйрәтәбез. 

Бармакларны лейкопластырь белән чорнау
Бу хәйләне супермодель Мари Хелвин уйлап тапкан. Ул Мортон невромасыннан интеккән булган, биек үкчәле аяк киеме кисә, аяк бармакларын көзән җыерган. Моннан котылыр өчен, ул аягының өченче һәм дүртенче бармакларын бер-берсенә лейкопластырь белән ябыштырып куйган һәм бу аңа ярдәм иткән. Мортон невромасы булганда, әлеге бармаклар арасындагы нерв калыная һәм үкчәле аяк киеме кигәндә ул нервка басым арта. Лейкопластырь әнә шул басымны киметә. 

Нык үкчәле аяк киеме сайлау
Биек һәм нечкә үкчәле аяк киемендә йөрүгә караганда, биек, әмма калын үкчәле аяк киеме белән йөрүе күпкә уңайлырак. Нык үкчәдә тигезлекне саклавы да җайлы. Күп очракта аякны нәкъ менә без үкчәле туфлиләр аркасында көзән җыера да, чөнки тигезлекне саклар өчен мускулларга артык көчәнергә туры килә. Ә нык үкчә, биек булса да, мускулларга артык көч китерми. 

Аяк киемен ярты размерга зурракны алу
Әйе, һәр җитештерүче дә яртылаш размерлы аяк киемнәре текми, моны гадәттә кыйммәтле брендлар гына тәкъдим итә. Гадәттә, кичкә таба аяклар бүртә, шешенә һәм иртән генә бушрак сыман тоелган туфлиләр дә кичкә кыса башлый.    Шуңа күрә яңа аяк киемен иртән түгел, ә кичке якта алырга кирәк, кичен алган аяк киеме кысан булмый. 

Калынрак табанлы туфлиләргә өстенлек бирү
Аякларга басымны киметү өчен, үкчәсе биек биек булса да, табаны калынрак булган аяк киемнәре сайлау отышлы. Биек табан хисабына, үкчәсенең биеклеге артык сизелми. Өстәвенә, андый аяк киемнәре кабаттан модага кереп бара. 

Туфли эченә силикон олтырак салу
Силикон олтыраклар, бигрәк тә алар ортопедик та булса, табанга физиологик дөрес формада булырга булыша: туфли эчендә аяк шумый, бармаклар туфли очына төшеп терәлми. Табан астында сөялләр булса, мондый олтыраклар гомумән дә алыштыргысыз. 

Нинди генә хәйләләр булмасын, биек без үкчәле аяк киемнәрен бары ара-тирә, бик тантаналы очракларда гына кияргә тырышырга кирәк. Анда да көненә максимум 2 генә сәгать. Матурлык мөһим булса да, сәламәтлек мөһимрәк. 

фото ясалма интеллект ярдәмендә ясалды.
 

Теги: файдалы киңәш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар