«Нигә мин шундый кыюсыз?», «Нигә үземне яратырга өйрәнә алмыйм?», «Мине бәяләмиләр – ни өчен икәнен аңлата алмыйм»...
Үз-үзеңне түбән бәяләү тик торганнан гына барлыкка килми. Кызганыч, еш кына ул тирә-юньдәгеләрнең – кайчакта хәтта иң якын кешеләребезнең дә безне кимсетүе нәтиҗәсе. Үзеңә карата түбән бәя, кыюсызлык, хаталанудан курку формалаштыра торган һәм даими рәвештә үз-үзебездән шикләнергә мәҗбүр итүче манипуляцияләр бик күп. Бүген аларның алтысы турында сөйләшербез. Болары иң киң кулланыла торганнары.
Гадәттә, без бу алым белән әле балачакта ук очрашабыз. Кызганыч, күп кенә ата-аналар, укытучылар һәм тренерлар баланы азрак мактарга кирәк дип саный. Мактаганчы, күбрәк тәнкыйтьләсәң, ул уңышлы һәм көчле булып үсәчәк.
«Кызыл кара» ысулы менә шушы инде: безнең уңышларыбыз һәм казанышларыбыз игътибарсыз кала, «тиешле хәл» кебек кабул ителә, ә кечкенә генә хатаның да астына сызып, аны күрсәтеп, ул зур уңышсызлык кебек кабул ителә (мәктәптә укытучылар дәфтәрләрне шулай тикшерә бит).
Барлык фәннәрдән дә «биш»ле алгансың, анысы әйбәт… Ә бу нинди «өч»ле соң? Тырышырга кирәк иде бит!
«Кызыл кара» ысулын яраткан кешеләребез, туганнарыбыз, дусларыбыз, хезмәттәшләребез дә куллана ала. Һәм кайчакта бу «очраклы гына», сүз арасында гына кебек тоела.
Нигә минем күлмәкне үтүкләп куймадың? (Без көне буе эштә булдык, кич кайткач ашарга әзерләдек, балалар белән дәресләр карадык, ә иребез ул эшләрне күрмәде, бары эшләнмәгәнен генә абайлап алды.)
Проблемаларың бар дип ишеттем. Ә, ярар, әйдә ул хакта сөйләшмик...
Без бу «кызыл каләм» ысулын үз-үзебезгә карата да куллана башлыйбыз, уңышларыбыз өчен сөенмибез, ә менә хаталарыбыз күзгә кылчык булып кадала да тора.
Тирә-юньдәгеләр тарафыннан кимсетелүнең тагын бер ысулы – кирәкмәгәндә әйтелгән фикер. Аның белән эш итү аеруча кыен: әңгәмәдәш үзенең фикерен ихлас ярдәм һәм кайгырту, игътибар күрсәтү маскасы артына яшерә.
«Файдага тәнкыйтьләү». Кеше, янәсе, безгә «яхшылык эшли»: кыяфәтебезне, үз-үзебезне тотышыбызны, карарларыбызны, уңыш һәм уңышсызлыкларыбызны шәрехли.
Син аңла, моны сиңа беркем дә дөрес итеп әйтмәс, ә менә мин әйтәм! Син тазаргансың, һәм бу төс сиңа килешми…
Мин синең өчен бик борчылам… Балаңны бөтенләй башкача тәрбияләргә кирәктер, дип уйлыйм!
Беләсеңме, моның белән артык горурланырга кирәкми, бу синең казаныш түгел, командаң яхшы туры килгән генә… Үпкәләмә, мин бары тик синең күзеңне ачарга гына телим, синең турында кайгыртам…
Сораусыз ярдәм. Зыянлы элемтәнең тагын бер төре – кирәкмәгән, көчләп тагылган ярдәм. Әңгәмәдәш берьюлы тәнкыйтьли һәм «ярдәм» тәкъдим итә – янәсе, хәлне төзәтә.
Һай, бу сиңа һич тә килешми, картайта… Хәзер бераз тышкы кыяфәтеңне «матурлыйбыз», барысын да үзем сайлап бирәм!
Мин синең урыныңда бөтенләй башкача эшләр идем, дусларча гына киңәш бирәм, моны бәялә!
Мондый «ярдәм» безгә мизгел эчендә генә тәэсир итми – ул әкренләп безне үз-үзебездән шикләнергә өйрәтә: һәр адымыбызда, нәрсәнедер сайлавыбызда, карарыбызда. Һәм без «үз-үзебезне цензуралау» белән шөгыльләнә башлыйбыз: үзебез теләгәнчә түгел, ә «абруйлы кеше» ничек киңәш бирер иде – шуныңча эшлибез.
Әни моны белгәч, ни дияр?.. Ул хупларлык итеп эшлим инде!
Ирем ничек кабул итәр? Аңа ошаганын сайларга кирәк…
Һай, мине тагын үз-үзен генә уйлаучы эгоист дип гаепләрләр… Алар теләгәнчә булсын инде.
Кимсетүнең тагын да нечкә ысулы бар. Болай үзе мактау кебек ишетелә, ләкин асылына кимсетү салынган «комплимент» ул. Бу агулы пирожный кебек: матур сүзләр эчендә тәнкыйть, ышанмау, көлү, өстенлек күрсәтү яшеренгән.
Менә булдыргансың! Беркайчан да синең кулдан килер дип уйламаган идем.
Хатын-кыз өчен ярыйсы эшлисең!
Бүген син шундый матур, хәтта танымадым! Менә бизәндең дә – кеше төсле булдың!
Мондый «мыскыллы мәдхияләр» форма ягыннан чынлап та мактауга охшаган, агрессор һәрчак шуның белән аклана ала. Әмма ул безне кимсетә, безнең өчен бик әһәмиятле булган уңышларыбызга күләгә төшерә. Үзебез белән горурланасы урынына, без борчылу, оят, гаеп хисе, ярсу тоябыз.
Моннан тыш, «мыскыллы мәдхияләр» әкренләп бездә агрессор фикеренә бәйлелек тудыра: аңа үз кыйммәтебезне «исбатлау», чын комплиментка «лаек булу» теләге барлыкка килә. Нәтиҗәдә, без үзебез кирәк дип санаганны түгел, ә хуплауга ирешү өчен файдалы булганны эшлибез.
Үзбәябезгә эмоцияләребезне, хисләребезне, ихтыяҗларыбызны һәм теләкләребезне кимсетү дә йогынты ясый ала. Еш кына бу да «кайгырту» һәм игътибар крсәтү битлеге астында яшерелә.
Хисләрне һәм кичерешләрне кимсетү:
Кайгырма, елмай гына! Оптимист булырга кирәк!
Ай, вак-төяк өчен борчылма, барысы да үтеп китәчәк! Син үзеңне юкка гына болай бетерәсең…
Арттырып җибәрәсең, барысы да яхшы бит, борчылма!
Ихтыяҗларны, теләкләрне, физик халәтне кимсетү:
Без һәрвакыт теләгәнне генә ала алмыйбыз. Бер елдан моны хәтта искә дә төшермәячәксең!
Туйга кадәр төзәлер, болар барысы да вак-төяк!
Мондый нечкә кимсетү бездә һәрвакыт катнаш хисләр уята: без яшерен тискәре мөнәсәбәтне, игътибарсызлыкны тоябыз, ләкин берни дә әйтә алмыйбыз – чөнки кеше «кайгырту» артына яшеренә. Әгәр мондый «юату»га тискәре җавап бирсәк, ул безне оялта, гаепләү хисе аша манипуляцияли башлый.
Мин бит сине якларга теләдем, мин синең турында кайгыртам!
Нәтиҗәдә, мондый «юатучы» белән аралашуны киметү урынына, без үзебезне гаепли башлыйбыз һәм үзебезне ышандырырга тырышабыз: янәсе, безнең хисләр һәм ихтыяҗлар «ул кадәр үк мөһим түгел». Шулай итеп, үз-үзеңне кимсетү гадәте формалаша.
Шәхесне кимсетүнең тагын бер ысулы – безгә карата гомумиләштерелгән ярлыклар куллану.
Әңгәмәдәш безнең һәр сүзебезне, гадәтләребезне, карарларыбызны арттырып күрсәтә. Шул рәвешле, тулы канлы шәхес урынына, аның сүзләрендә без «чамадан тыш» сыйфатлары булган «персонаж»га әйләнәбез. Кирәкле мизгелдә ул бу ярлыклар аша безнең аерым «кимчелекләрне» ассызыклый, аларны зурайтып күрсәтә.
Һай, син һәрвакыт шулай эшлисең! Син шундый инде…
Һай, тагын башланды… Син үзеңне гел шулай тотасың, барысына да артык кискен карыйсың…
Син беркайчан да кешеләр белән уртак тел таба алмадың инде...
Сез хатын-кызлар барыгыз да бертөрле.
Әгәр бу ярлыклар даими кабатлана икән, без әкренләп аларга ышана башлыйбыз, үзебезне дә шул «катыргы персонаж» итеп кабул итәбез. Нәтиҗәдә, без үзебезне чиклибез, бу ярлыкларны үзебезгә каршы кулланабыз.
Мин бу тәкъдимгә бик теләп ризалашыр идем, ләкин булдыра алмам. Анда коллективта эшләргә кирәк, ә мин кешеләр белән уртак тел таба алмыйм…
Ул мине бик рәнҗетте… Бәлки, бу хакта үзе белән сөйләшергәдер?.. Юк, кирәкми. Мин бит һәрвакыт барысын да йөрәгемә артык якын алам, ул тагын шулай дип әйтәчәк. Яхшысы, дәшмим генә.
Ниһаять, үзбәяне иң нык төшерә торган манипуляцияләрнең берсе – эмоциональ тирбәлешләр: кеше безне даими рәвештә капма-каршы хисләр кичерергә мәҗбүр итә.
Якынаю – читләшү. Башта кеше безнең белән бик якын, ышанычлы мөнәсәбәтләр кора, даими игътибар һәм терәк хисе тудыра. Ә аннары кинәт кенә, сәбәпләрен аңлатмыйча, читләшә. Берникадәр вакыттан соң кабат пәйда була, ышанычны яңадан торгыза – һәм бу боҗра кабатлана. Ә без һәрвакыт үз гаебебезне эзлибез.
Нигә ул кинәт язмый, шалтыратмый башлады? Без бит шундый яхшы аралаша идек! Бәлки, мин нәрсәдер дөрес әйтмәгәнмендер? Ничек үпкәләттем икән?
Күтәрү – бәреп төшерү. Башта соклану, комплиментлар, арттырып мактау – аннары кимсетү. Кеше бездән идеаль образ ясый, ә соңыннан чынбарлык аңа туры килмәгәч, безне гаепли башлый.
Кызым, син минем шундый акыллы, сәләтле! / Эх, син бит бик өметле бала идең… Күңелемне кайтардың...
Син искиткеч! / Мин сине башкалардан үзгә дип уйлаган идем… Ә син башкалар кебек үк икәнсең.
Мондый эмоциональ тирбәлешләр бездә сәбәпсезгә оялу һәм гаеп хисе уята, үзбәяне киметә, үз-үзеңне битәрләү гадәтен формалаштыра. Шулай ук ышанычлы мөнәсәбәтләр коруга комачаулый.
Мин һәр сүземне контрольдә тотам, камил булырга тырышам, хәтта якыннарым белән дә иркенләшә алмыйм…
Ни өчен кешеләр, бигрәк тә якын, кадерле кешеләр, мондый манипуляцияләргә бара соң? Алар безгә начарлык теләми дә кебек…
Ләкин еш кына проблема бездә түгел, ә яшерен агрессорда. Кимсетү – бик нәтиҗәле һәм күп очракта аңсыз кулланыла торган манипуляция. Аның ике төп максаты бар:
• Контроль. Үзбәяне төшерү безне агрессор өчен «уңайлырак» итә: без аңа бәйлерәк булабыз, ул безнең белән җиңелрәк идарә итә.
• Үзен раслау. Агрессорның үз үзбәясе тотрыксыз, һәм ул аны башкаларны кимсетеп кенә күтәрә ала.
Манипуляциянең бу ысулларын белеп тору һәм аны тормышта танырга өйрәнү бик тә мөһим. Шул очракта сез минипуляторның сүзләрен чын-чынлап кабул итмәскә һәм аларга бирешмәскә өйрәнә аласыз.
Фото: ясалма интеллект ярдәмендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк