Логотип
Белмәсәң бел

Балаларны тыңлатуның 10 төрле ысулы

Балалар гел тыңлаулы гына булып үсми. Тәртип тә бозалар, киреләнеп тә куялар. Кайчагында аларны бераз тәрбияләп тә алырга туры килә. Җәза бирмичә дә булмый. Ләкин сүз һич кенә дә тән һәм күңел җәзасы турында түгел.

Балаларны тәртипкә чакыруның иң җайлы 10 ысулы турында сөйләшербез бүген. Бер яктан – алар балага тәртипсезлеге өчен җәза, икенче яктан – тәрбия чарасы. 

Бирем бирегез
Күпчелек ата-аналар үзләрен начар тотканнары өчен баланы почмакка бастыра. Бу әллә ни нәтиҗәле ысул түгел, чөнки балалар бик актив. Ләкин кайчагында артык шукланып киткән балагы җәза бирер өчен почмакка бастырмыйча да булмый. Почмакка бастырасыз икән, болай гына басып тормасын, сез аңа берәр бирем дә өстәгез. Мәсәлән, алфавитны кабатласын, берәр шигырь ятласын, тапкырлау таблицасын өйрәнсен. Шулай итеп, бу җәза аңа файдалы булачак. 

Физик күнегүләр ясатыгыз
Әлбәттә, бала моңа бик шат булмас, бигрәк тә спортны яратмаса. Ләкин ул үзен тәртипсез тотуның нинди нәтиҗәгә китергәнен аңлаячак. Әгәр сез аңа берәр эш кушып, ул моны йөз тапкыр әйткәннән соң да эшләп куймаса, аңа ун тапкыр чүгәләргә яки кулга таянып этелергә (отжимание ясарга) кушыгыз. Физик күнегү һәркем өчен дә бик файдалы. Иң мөһиме: чамасын белеп эш итү, баланың мускулларына артык көч килмәсен.

Өй эшләре кушыгыз
Чәчәкләргә су сибү, тузан сөртү, савыт-саба юу һәм башка шундый өй эшләреннән торган исемлек төзегез. Һәрберсенә билгеле бер балл билгеләгез. Бала тәртипсезләнә икән, аңа үз «иреген» кайтару өчен күпмедер балл җыярга туры киләчәген әйтегез.
Дуслары белән сугышып кайткан икән, кабат урамга уйнарга чыгар өчен 150 балл җыйсын. Шулай итеп, сез баланы тәртипкә генә түгел, өй эшләренә дә өйрәтәсез.

Таймер куегыз
Әгәр бала барысын да юри бик акрын эшли икән, таймер куегыз. Сигналга кадәр эшләп өлгермәсә, яраткан шөгыльләреннән мәхрүм калачагын әйтегез. Бу аны эшне вакытында башкарырга өйрәтәчәк һәм акрынлап гадәтенә керәчәк.

Балага тынычланырга вакыт бирегез
Әгәр бала истерика ясаса яки ниндидер начар эш кылса, тынычлану өчен аңа өй тирәли йөгереп килергә кушыгыз. Бу тынычланырга һәм үз тәртибе турында уйларга вакыт бирәчәк. Кайткач, тыныч кына аңа нәрсәне дөрес эшләмәвен һәм моны ничек төзәтергә кирәклеген аңлатыгыз. 

Уенчыкларын яшерегез
Балаларның күбесе үз артыннан җыештырырга, әйберләрен урынына куярга яратмый. Әлбәттә, әти-әниләрнең моңа ачуы килә. Берничә тапкыр әйтеп тә тыңламаса, баланың яраткан уенчыкларын яшерегез һәм ул башка уенчыкларын һәм әйберләрен үз урынына куймыйча торып, кире ала алмаячагын әйтегез.

Тыныч территория булдырыгыз
Өйдәге билгеле бер урыннарны «тыныч территория» итеп билгеләгез. Балага анда яраткан плакатларын һәм рәсемнәрен элеп куярга кушыгыз һәм кагыйдә кертегез – бу урында бәхәсләшмәскә, кычкырмаска, еламаска, тәртип бозмаска.
Бу конфликтлардан качарга ярдәм итәчәк. Әлеге кагыйдә бозылган очракта нинди җәза биреләсен дә әйтегез.

Иртәрәк йокларга яткырыгыз
Бу һәр яшьтә дә нәтиҗәле. Балалар уйнарга ярата һәм берсенең дә иртәрәк ятасы килми. Әгәр алар үзләрен начар тотса, уен вакытын кыскартып, иртәрәк йокларга яткырачагызны әйтегез. Ә яхшы тәртип өчен, киресенчә, озаграк уйнарга рөхсәт итегез.

Рольләрне алыштырыгыз
Рольле уеннар балаларга бик ошый. Әгәр сез уенны җәзага әйләндерергә телисез икән, балага үзегезнең эшләрегезне – өй җыештыру, тузан суырту, савыт-сабаны юуны йөкләгез, ә үзегез бала роленә күчегез. Алдан ук барлык кагыйдәләрне сөйләшеп куегыз, «олылар ролендә» булганда үзеннән нәрсә көтелгәнен белсен һәм эш башлангач ярсып китмәсен.

Шешәгә шарлар тутыру
Киң авызлы зуррак шешә яки графин табыгыз. Анда маркер белән һәр 5–6 см саен билгеләр ясагыз: һәр билге – бала тәртип бозгач очракта югалтачак бер өстенлек (уен, мультфильм карау). Шарлар шушы билгегә җиткәч, ул бу өстенлеген югалта. Иртәме-соңмы, моны булдырмас өчен, балага үз тәртибен төзәтергә туры киләчәк.


Балаларны тәрбияләү – әти-әнинең бурычы. Бер дә тәртип бозмыйча гына бала үсә алмый. Мондый вакытта балага кырыс җәза бирмичә, аңа үзенең тотышы турында уйларга һәм төзәлергә мөмкинлек бирергә кирәк. Җиңелчә җәзалар аның үзе өчен дә файдалы булырга тиеш. Бу киңәшләр менә шул максатны күздә тота. 

Теги: бала тәрбиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар