Бала белән үткәргән вакыт бәяләп бетергесез: андый мизгелләр гомер буена күңелдә истәлек булып калачак. Әмма гадәти генә көннәрне тагын да яктырак, ә ял көннәреннән чын-чынлап ничек бәйрәм ясарга? Бигрәк һава торышы да гел урамга чакырып торганда?
1. Кулинар сәяхәт
Яңа пешкән камыр исе, битләрдәге он, бик үк төерсез булмаган беленнәрне мактый-мактый чәй эчү һәр ялның матур традициясе булырга тиеш. Аш бүлмәсендә балалар белән бергә пицца, өчпочмак пешерү чын маҗарага әйләнергә мөмкин. Алар эчлекне әзерләүдә, камыр басуда ярдәм итсен. Беренче вакытларда бик үк идеаль килеп чыкмаса да, бу ризыклар сезнең мәхәббәт белән тулыландырылган оригиналь рецепт белән пешереләчәк.
2. Гадәти булмаган урында пикник
Ник иртәнге ашны... кунак бүлмәсендә идәндә оештырмаска икән? Әллә якындагы паркка барып утырыргамы? Җиләк-җимешләр, бутербродлар һәм яраткан тәм-томнар алыгыз да, гаиләгез белән үзенчәлекле иртәнге аш оештырыгыз.
3. Палаткада төн (хәтта өйдә дә!)
Әгәр табигатькә чыгу мөмкинлеге булмаса, бүлмәдә палатка урнаштырыгыз! Идәнгә мендәрләр куеыгыз, фонарьлар кабызып, серлелек өстәгез, телефонда урман авазларын кабызыгыз һәм бер-берегезгә кызыклы тарихлар сөйләгез. Әгәр урамда җылы икән – йолдызлар яктысы астында йоклап китү өчен, елга буена барыгыз.
4. Иҗат остаханәсе
Пластилин, төсле кәгазьләр, фломастерлар – фантазиягә ирек бирегез! Бер-берегезне рәсемгә төшерегез, журналлардан коллажлар җыеп, хыял картасы ясагыз яки гаилә агачын төзегез, балчыктан төрле сыннар әвәләгез. Пычранудан да курыкмагыз, үзегез дә балалар кебек чын күңелдән иҗат итегез. Истә калдырыгыз: сәнгать ул идеаль нәтиҗә түгел, ә процессның үзе.
5. Хәзинәләр эзләү
Өйдә яки ишегалдында «хәзинәләр» яшерегез (бу кечкенә уенчыклар, наклейкалар яки тәм-томнар булырга мөмкин) һәм аларны табуны җиңелләштергән сүзләр белән карта төзегез. Бала үзен чын маҗаралар эзләүче итеп хис итсен! Ә инде квест элементларын (табышмаклар, шифрлар) өстәсәк, уен тагын да мавыктыргычрак булачак.
6. Кире көн
Балага бер көн генә булса да өлкәннәр урынында булырга рөхсәт итегез: нәрсә белән шөгыльләнергә, хәтта кичке ашка нәрсә әзерләргә икәнен дә үзләре хәл итсен (әлбәттә, сезнең ярдәм белән). Ә сез беразга «бала»га әйләнерсез – уйнагыз, алардан киңәш сорагыз. Бу күңелле генә түгел, җаваплылыкка да өйрәтә.
7. Кинотеатр – өйдә
Шторларны ябып куегыз, попкорн әзерләгез, пледка төренегез һәм матур гаилә фильмын карагыз. Хәтта билетлар да ясарга мөмкин. Ә аннары – фильм турында фикер алышыгыз.
8. Саф һавада файдалы ял
Паркка яки урманга болай гына йөрү өчен түгел, ә чын натуралистлар буларак барыгыз. Матур яфраклар җыегыз, бөҗәкләрне карагыз, кошларны фотога төшерегез. Матурлык, табигатьне саклау турында сөйләшегез.
9. Яхшы эшләр
Уртак ял күңелле генә түгел, ә мәгънәле дә булырга тиеш. Кошларга җимлек әзерләгез, күрше әби өчен берәр тәмле ризык пешерегез яки приют өчен уенчыклар җыегыз. Мондый мизгелләр балаларны яхшылыкка һәм изгелеккә өйрәтә.
10. Вакыт капсуласы
Матур тартма алыгыз да, аңа бер-берегезгә язган теләк-хатларны (димәк, бер кичегезне хат язуга багышлыйсыз), рәсемнәрне, фотосурәтләрне салыгыз. Берничә елдан соң ачарга килешегез. Бу – хатирәләрне яңарту һәм бер мизгелгә булса да үткәнгә кайтып килү өчен бки яхшы мөмкинлек!
Иң бәхетле хатирәләр вак-төяктән: бәлеш исеннән, караңгыда, фонарь яктысында, куллар пычранудан көлгән рәхәт мизгелләрдән җыела. Буш вакытта нәрсә белән шөгыльләнү мөһим түгел – иң мөһиме, бу вакыт бергә узсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк