Логотип
Белмәсәң бел

Бала белән дөрес сөйләшәсезме?

Балалар белән сөйләшкәндә без, гадәттә, сүзләргә артык игътибар биреп бетермибез. Тәрбия өлкәсендә һәр әйткән сүз мөһим. Сүзне әйттең дә бетте түгел, һәрбер сүзнең үз энергетикасы бар. Берсе – тискәре хисләр уятса, икенчесе – дөньяны танып белергә чакыра. Югыйсә икесенең дә мәгънәсе бер үк. 

Балага болай әйтү дөрес түгел: 
1. Күлдәвеккә кермә! 
2. Кычкырма! 
3. Кая ашыгасың? (Ашаганда.)
4. Тагын тәртипсезлек! 
5. Сине күпме көтәсе?
6. Кая үрмәлисең?
7. Егыласың!
8. Аннары син елыйсың!
9. Таясың!
10. Чыланасың!
11. Чапма!
12. Ашыкма!
13. Җиттеме, юкмы?
14. Син чукракмы әллә?
15. Син күрмисеңме?
16. Сиңа оят түгелме?
17. Болай сөйләшергә кем рөхсәт бирде әле?
18. Әйттем бит!
19. Синең кулдан килми ул!

Әлеге җөмләләр урынына болай дип әйтү дөресрәк. 
1. Күлдәвекне читләп уз!
2. Бераз шыпыртрак сөйләш.
3. Яхшылап чәйнә.
4. Җыештыр әле, зинһар.
5. Безгә китәргә кирәк, саубуллаш.
6. Анда менәргә кирәкми.
7. Сак бул!
8. Башта ныгытып уйла. 
9. Аяк астыңа карап бар.
10. Зонтик ал, аягыңа бутый ки. 
11. Акрынрак атла. 
12. Син өлгерәсең.
13. Вакыт чыкты, төгәлләргә кирәк. 
14. Мине тыңла әле. 
15. Игътибар ит әле. 
16. Бу гамәлең мине борчуга сала. 
17. Безнең өйдә болай сөйләшмиләр.
18. Нәтиҗә яса да, бу хаталарны башка кабатлама. 
19. Эшләп кара. Эшләмичә генә өйрәнеп булмый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар