Белмәсәң бел
Бал турында берничә кызыклы факт
Бал чоры башланды. Арабызда бал яратмаучы бик аздыр.
Ә менә бу бал турындагы мәгълүматны белә идегезме?
- Балда тере ферментлар бар. Тимер кашык тисә, ул ферментлар үлә. Шуңа күрә балны агач йә пластик кашык белән ашарга кирә.
- Балда баш миенең эшчәнлеген яхшырта торган матдә бар.
- Бал составында 300 файдалы матдә булганы билгеле.
- Кортлар җитештергән прополис иң көчле табигый антибиотик исәпләнә.
- Балның саклану срогы чикләнмәгән.
- Императорларын җирләгәндә гәүдәләре черемәсен өчен бал сылаганнар.
- Элек эссе илләрдә бал «суыткыч» хезмәтен үтәгән. Ит бозылмасын өчен бал сылап, аны җиргә күмгәннәр.
- Бал корты 40 көн яши, шул вакыт эчендә кимендә 1000 чәчәккә куна, шулардан бер чәй кашыгыннан азрак бал ясый, әмма ул аның өчен тулы бер гомер.
Фото: Изображение от freepik">Изображение от freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк