Безгә, хатын-кызларга ир-ат чын ир булырга тиеш. Чын ир нинди була соң, дип сорасаң, барыбыз да бер авыздан: тәвәккәл, акыллы, сүзендә тора торган, карарларны үзе кабул иткән һәм әлбәттә, үз гаиләсен яклый белгән, дип әйтәчәкбез.
Чын ирнең нинди булырга тиешлеген ачыкладык дип уйлыйк. Инде хәзер «әни малайлары»ның нинди булуын белешик. Ул: үзе генә карар кабул итәргә курка, күп нәрсәдә әнисенең хуплавына мохтаҗ, үз фикерен дә, башкаларныкын да әнисенеке белән чагыштырып кына нәтиҗә ясый, гаиләсен яклый белми, һәрвакыт үзе өчен кемнеңдер уйлаганын һәм хәл итеп биргәнен көтә.
Безнең беребезгә дә андый ирләр кирәкми, шулай бит? Моны алданрак, әле очраша башлаган вакытта ук берәр ничек ачыклап буламы? Була, ди психологлар. Һәм алар берничә «кызыл флаг»ларны күрсәтә.
Беренче генә очрашуда егетнең «әнинекеме» «әнинеке түгелме» икәнен ачыклавы кыен. Чөнки беренче очрашуда һәркем үзенең бары яхшы ягын гына күрсәтеп калырга омтыла. Беренче очрашуда без беркайчан да үзебез утырмыйбыз, ул безнең «демо-версия» күргәзмәсе генә. Беренче очрашуда ир-ат – амбицияле, җитди, акыллы, кайгыртучан һәм акча эшли белән торган мачо, ә без – нәфис, нечкә, ак мамыктай йомшак серле муза.
«Демо-версия»нең вакыты икенче яки өченче очрашуга бетә. Уяулык кими һәм акрынлап кына кешенең чын гадәтләре күренгәли башлый. Бу вакытка инде үзегез дә «алсу күзлек»ләрегезне аз гына күтәрә төшкән буласыз. Егетегезгә игътибар беләнрәк карагыз әле. «Кычкырып» тора торган менә бу биш билге юкмы? Әлеге билгеләр аның тәгаен әле әнисе итәгеннән төшмәве турында сөйли.
«Әни малае»ның беренче билгесе «без» феномены
Әгәр аның сөйләмендә «без» сүзе сезнең икегезне түгел, ә аны һәм аның әнисен аңлатса, бу – беренче кыңгырау. Ничегрәк ишетелә ул:
«Без быел дачаның түбәсен алмаштырырга булдык».
«Әни шушы ресторанны мактый».
«Әнинең иң яраткан җыры бу»...
Бу җөмләләр – хәтәр җөмләләр. Бу егетнең үз чикләре әнисенеке белән кушылып беткән һәм сез анда, мөгаен артык кеше булачаксыз – чикне бозган дошман шикелле.
Ул – әнисенең «белешмәләр хезмәте»ндә эшли кебек. Бу – «әни малае»ның икенче билгесе.
Аның телефоны еш шалтырый һәм ул һәрвакыт әнисенә ниндидер киңәшләр бирә, нәрсәдер ачыклый. Телефоны берничә тапкыр шалтырап та, алмый түзә һәм соңыннан: «Гафу ит, әни шалтырата. Берәр ашыгыч сүзе бар ахрысы», – дип, телефонын ала икән, сагаегыз. Күп очракта әнисенең бернинди ашыгыч хәбәре дә юк, ул бары тик улын контрольдә тотарга гына күнеккән һәм монсыз яши алмый. Игътибар белән тыңлагыз, әнисе белән ничегрәк сөйләшә ул: «Әйе, әни, ашадым. Бар да яхшы, борчылма. Әйе, акчам җитә. Ярый, такси чакыртырмын... Юк, соңга калмыйм...» – ише сүзләре аның шушы моментта әнисенә отчет бирүен аңлата.
Өченче билге – «әни малае» сине әнисе белән чагыштыра
Ул һәрвакыт ачык чагыштыру булмаска да мөмкин. «Бу ашны минем әни кебек пешерүче юк». «Әни кешене бер күрүдә таный». «Бу хушбуең әнинекенә охшаган»...
Бу чагыштыруларның берсе дә башкалар файдасына түгел. Монда җиңүче – һәрвакыт әни. Әни – пьедасталга куелган идеал. Аның белән ярышу – бушка көч кенә сарыф итү. Ә бу сезгә кирәкме?
Дүртенче билге – ул «алтын малай» һәм аңа бар да тиеш
«Әни малае»н ачыклыйсың килсә, аның башкалар белән сөйләшүен генә тыңларга кирәк. Ресторанда официант бераз тоткарлануга көйсезләнәме? Кофе ул теләгәнчә тәмле түгелме? Десерт артык баллы булганмы? Һава торышы начармы? Гадәттә, кечкенә балалар әниләре янында шулай көйсезләнә. «Әни малай»лары кечкенә генә проблеманы да көйсезләнмичә генә чишә белми, аларга башта «елап алырга» кирәк. «Елагач» кемдер килеп, аның проблемаларын хәл итәргә булышачак. Аңа бар да тиеш. Бу билгегә күз йомасыз икән, коткаручы роле – сезгә, рәхим итегез!
Бишенче билге – финанс «кендек бавы»
Финанслар турында сүз чыкса, ул гел әнисен телгә ала. «Әнинең танышының фирмасында эшлим». «Фатирны алырга әниләр булышты». «Әти-әни белән яңа машина карап кайттык»... Бу сүзләр аның финанс ягыннан әти-әнисенә бәйле булуын сөйли. Бәлки, болар вакытлыча гынадыр (мәсәлән, яшь егет әле барлык финанс проблемаларын да үзе генә хәл итеп бетермәскә мөмкин. Ләкин 30 дан арткан кешенең финансларга әти-әнисен катнаштыруы сезне сагайтырга тиеш).
Нишләргә, дип сорарсыз. Бу егеттән качаргамы? Бер-ике генә билгесе аның «әни малае» икәнлегенә ишарәләсә, әллә ни куркыныч юк. Ләкин билгеләр күбәйгәй саен, хәлләр хөрти.
Һәрберебез дә бала чакта әти-әнигә физик ятан да, матди яктан да, психологик яктан да бәйле булабыз. Ләкин үсә-үсә, бу бәйлелекләр кими. Аны хәзер модалы сүз белән «сепарация» дип атыйлар. Ниндидер бер сәбәпләр аркасында үз вакытында кеше әти-әнисеннән аерыла алмый калган икән, бу – психологик сценарий.
Үз-үзегезгә ышанып, мин аннан чын ир ясыйм, дип, мондый «әни малай»ларын үз канатыгыз астына алырга була. Ләкин аңа кияүгә чыгу – контроль пакет акцияләре әнисе кулында булган «гаилә акционерлары» составына керү дигән сүз. Синең фикер һәрвакыт хөрмәтле өченче урында булачак. Беренче сүзне әнисе әйтәчәк, әнисенең сүзеннән чыгып, ирегез бернинди дә карар кабул итмәячәк. Иткән очракта да гаилә советы сезгә каршы байкот игълан итәчәк. Барлык финанслар, мөстәкыйль кабул ителгән барлык карарлар өчен әнисе каршында җавап тотарга туры киләчәк. Әйе, тора-бара үз дигәнегезгә бәлки ирешерсез дә. Ләкин моның өчен бик күп сабырлык, тырышлык һәм нерв күзәнәкләре сарыф итәргә туры киләчәк. Үзегез уйлагыз...
фото ясалма интеллект ярдәмендә әзерләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк