Күп белүне, бәхәсләшкәндә өстен чыгуны, сорауларга тоткарлыксыз җавап бирүне, үз фикерен раслый алуны без акыллылык дип санарга күнеккән.
Акыллылыкның башка төрле билгеләре дә була. Андыйлар артык кычкырып һәм күп сөйләшми, үз фикерен яклап бәхәсләшми, кемгәдер басым ясамый, бернәрсәне дә расламый.
Кешенең күп белүе, оста сөйләшүе, төгәл фикерләве генә әле акыллылыкны күрсәтми. Акыллылыкны гамәлләр күрсәтә.
Чын-чынлап акыллы хатын-кыз үзен бөтен нәрсәне дә беләм дип санамый. Бәхәсле очрак килеп чыга икән, ул тыныч кына әйтә: «Мин үземнең белемемә тулысынча ышанып бетмим. Әйдәгез, тикшереп карыйк», – ди.
Үзенең белемендә шикләнү көчсезлек түгел. Киресенчә, бу эчке ныклык билгесе. Чөнки иң җиңеле – «мин хаклы» дип әйтү. Ә ялгышуны тану күпкә авыррак. Акыллы хатын-кыз: «Мин белмим» дип әйтүдән курыкмый.
Сөйләшкәндә үзенә сөйләргә чират җиткәнен генә көтеп тормый. Ул тыңлый. Һәм сүзләрне генә түгел, мәгънәне дә ишетә.
Кайчак гади генә сораулар бирә: « Сез нәрсәне күздә тотасыз? Ни өчен сез шулай уйлыйсыз?»
Болай сөйләшү әңгәмәне тирәнрәк, тынычрак, ихласрак итә. Акыллы хатын-кыз бәхәсләшми, ул аңларга тырыша. Акыллы кеше һәрвакыт башта тыңлый.
Акыл ул – фикерләр генә түгел, ул гамәлләр дә. Кайбер хатын-кызлар берьюлы берничә эшкә тотына, ләкин азын гына ахыргача тәмамлый.
Ә кайберләре ашыкмыйча гына бер эшкә керешә. Аны төгәллек белән ахырына кадәр җиткерә. Аның өчен процессы түгел, нәтиҗәсе мөһим. Әгәр кешенең дисциплинасы юк икән, аның тырышлыгы идеядән узмый.
Чынлап акыллы хатын-кыз үзен акыллы итеп күрсәтергә тырышмый. Аңа моны исбатлау кирәкми, чөнки аның акыллы булуы гамәлләреннән болай да күренә. Нәрсәдәнме?
Ул сүзне бүлдерми.
Кешене кимсетми.
Җиңү өчен генә бәхәсләшми.
Һәм хатын-кыз никадәр акыллырак булса, аның янында шулкадәр җиңелрәк һәм тынычрак.
Кайчак шундый кешеләрне очратасың: алар белән сөйләшкәннән соң күңелдә тынычлык урнаша. Артык эмоцияләр үзеннән-үзе юкка чыга, буталчык уйлар бер тәртипкә тезелә. Менә бу акыллы кеше белән аралашуның нәтиҗәсе инде.
Әлбәттә! Үзегездән тирәнрәк уйлый белгән кешеләр белән күбрәк аралашыгыз.
Андыйлар белән аралашу шәхесне үстерә.
Акыл ул сүзләргә осталык та, белемнең күплеге дә түгел. Ул – уйлый белү, тыңлый белү, эшне тәмамлау һәм бәхәсләшми кала белү сәләте.
Һәм кайчак янәшәдәге иң акыллы хатын-кыз — үзенең акыллы булуын исбатларга тырышмаган хатын-кыз була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк