Логотип
Сәламәтлек

​Юкә чәчәге дәвалый!

Медицина максатларында юкә чәчәген июльдә җыярга кирәк. Аны марля яисә тукыма тарттырылган рамга җәеп, яхшы җилләнә торган бүлмәдә киптерәләр. Кипкән чәчәкләрне кәгазь пакетта яисә юкә ага­чыннан ясалган тартмачыкта саклау кулай санала.

Медицина максатларында юкә чәчәген июльдә җыярга кирәк. Аны марля яисә тукыма тарттырылган рамга җәеп, яхшы җилләнә торган бүлмәдә киптерәләр. Кипкән чәчәкләрне кәгазь пакетта яисә юкә ага­чыннан ясалган тартмачыкта саклау кулай санала.
Юкә чәчәге кеше организмына һәрьяклап файдалы. Мәсәлән, ул төрле ялкынсынуларга каршы бик үтемле чара, температураны төшерә, тирләтә һәм ютәлне йомшарта. Шулай ук йөрәк эшчәнлеген көйләргә, ор­ганизмнан сидек һәм үт кудыртырга ярдәм итә. Тынычландыру сыйфатына ия буларак, күптөрле авыртуларны баса.
Юкә чәчәге чәе яисә төнәтмәсе аеруча салкын тигәндә файдалы. Төнәтмә 2 аш кашыгы чәчәккә 2 стакан кайнар су салып ясала. Тик шуны истә тоту зарур: юкә чәе көн яктысында төсен һәм сыйфатын югалта. Шунлыктан дәва чәен һәр көн яңаны ясарга һәм аны караңгы пыялалы савытта сакларга киңәш ителә.

- Салкын тиюдән менә мондый төнәтмә дә яхшы. Аны стакан ярым юкә чәчәге төнәтмәсенә 1 чәй кашыгы камыр агачы (боярышник аптечный) төнәтмәсе салып ясыйлар.
- Тонзиллит булганда тамакны 2 аш кашыгы юкә чәчәгенә 1 стакан кайнар су салып ясалган төнәтмә белән чайкарга кирәк.
- Нефрологиядә юкә чәчәге төнәтмәсе сидек юлларыннан ком, таш кудыр­ту өчен киң кулланыла. Бу очракта 2 стакан төнәтмәне яртышар стаканлап, һәр ашау алдыннан көнгә 4 тапкыр эчәргә кирәк.
- Юкә чәчәге төнәтмәсе янган тирене һәм дерматозны дәвалый.
- Парланган юкә чәчәге компрессы (марляга төрелгән) подагра, артроз, ревматик артрит авыртуларын баса.
- Баш авыртканда, ваклап туралган юкә яфрагы компрессы куярга кирәк.
- Юкә чәчәге ваннасы нервыларны тынычландыра.
- Ә көндәлек тормышта юкә чәчәге искиткеч шифа санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар